Резеда Бодрова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Резеда Бодрова latin yazuında])
Резеда Бодрова
Туган телдә исем Резеда Әхмәт кызы Бодрова
Туган 7 июнь 1967(1967-06-07) (56 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре табиб
Бүләк һәм премияләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
ТР атказанган табибы - 2017ТР Дәүләт премиясе – 2020РФ атказанган табибы - 2023

Резеда Бодрова, Резеда Әхмәт кызы Бодрова (1967 елның 7 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― югары категорияле табиб, «Россия өзлексез һөнәри белем бирү медицина академиясе» ФДБО филиалы – Казан дәүләт медицина академиясенең (КДМА) реабилитология һәм спорт медицинасы кафедрасы мөдире (2012 елдан), медицина фәннәре докторы (2017), доцент (2009). Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2020), Татарстанның (2017) һәм Россиянең (2023) атказанган табибы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1967 елның 7 июнендә Казан шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туган. Мәктәптә укыган вакытта Казан дәүләт медицина институты каршындагы яшь медиклар клубына йөри.[1] 1990 елда С. В. Курашов исемендәге Казан дәүләт медицина институтының педиатрия факультетын «бик яхшы»га тәмамлый. Уку вакытында факультет һәм төркемнең уку эше өчен җаваплы була. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, 1990―1992 елларда «Физиотерапия» белгечлеге буенча КДМУның 1нче балалар авырулары кафедрасында клиник ординатура үтә. 1992 елдан 2005 елга кадәр КДМУның физиотерапия курсы булган госпиталь терапиясе кафедрасында ассистент булып эшли. Аның җитәкчелегендә дәвалау, педиатрия һәм стоматология факультеты студентлары 20дән артык фәнни хезмәт бастырган; халыкара, бөтенроссия һәм төбәк студентлар фәнни конференцияләрендә I һәм II дәрәҗә 7 диплом белән бүләкләнгән.

2005 елның сентябреннән КДМА реабилитология һәм спорт медицинасы кафедрасында эшли, 2012 елның февраленнән ― кафедра мөдире. [2]

«Системалы склеродермиядә ксимедон куллану» темасына кандидатлык (2003), «Арка миенең травматик авыруы булган авыруларны актив медицина реабилитациясе» темасына докторлык (2017) диссертацияләре яклаган.

1993―2010 елларда дәвалау эшен ТР сәламәтлек саклау министрлыгының (ТР ССМ) тернәкләндерү РКБсы базасында үткәрә. 2010 елдан ― ТР ССМ Казан шәһәренең «Сугыш ветераннары өчен госпитале» реабилитация үзәгенең фәнни җитәкчесе.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

400дән артык публикациясе бар (шуларның 136сы үзәк матбугатта мәкаләләр, 3 монографиядә 5 бүлек), 4 монография, 37 уку-методик әсбап, уйлап табуга 9 патент, 11 рационализаторлык тәкъдиме авторы. «Международная медицина», «Медицинский» журналының редакция коллегиясе әгъзасы.

Иҗтимагый эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ТР сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча баш штаттан тыш белгече.
  • Россия реабилитологларының Татарстан Республикасындагы берлеге президенты.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]