Габделбәр Галләмов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габделбәр Галләмов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Габделбәр Галләмов
Г.Г.Галләмов.jpg
Туган телдә исем Габделбәр Галләм улы Галләмов
Туган 8 август 1942(1942-08-08) (79 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Тәкәнеш районы, Бурсыкъелга
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Русия байрагы РФ
Һөнәре табиб
Җефет Флера
Балалар икәү, сәламәтлек саклау өлкәсендә эшлиләр
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган табибы
Татарстанның мактаулы сәламәтлек саклау ветераны [1]

Габделбәр Галләм улы Галләмов — табиб, мактаулы сәламәтлек саклау ветераны.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1970 елда Казан Дәүләт медицина институ­тын тәмамлагач, Арча үзәк район хаста­ ханәсендә дәвалаучы табиб булып эшли башлый. 1971 елда аңа сырхауханә бүлеге мөдире вазыйфасын тапшыралар. Шул ук елда ул сәламәтлек саклау министр­ лыгы юлламасы белән Казан шәһәрендә хәрби кыр хирургиясе циклы буенча 4 айлык курсларда укый. Район үзәге Ка­ заннан ерак булмаганлыкпган, мөмкинлек туганда Арчага кайтып йөри һәм үзәк хастаханәдә табиблар җитмәү сәбәпле ял көннәрендә район сырхауханәсендә авырулар кабул итә. Шул ук вакытта аңа хастаханәдә дежур табиб булып эшләргә дә туры килә. 1974 елда аны Казандагы табибларны камилләштерү институ­ тына (ГИДУВ) сәламәтлек саклауны оештыру һәм социаль гиги­ ена юнәлешендә укырга җибәрәләр. Укуын уңышлы тәмамлагач, Габделбәр Галләмов Арча районы халкына сәләтен, көчен кызганмыйча медицина ярдәме күрсәтә һәм сәламәтлек саклау белән бәйле пробле­ маларны хәл итү өстендә эшли. Тырышлыгы, хезмәте нәтиҗәсез калмый, халык сәламәтлеген саклау өлкәсендә ирешкән уңышлары да күренә башлый. 1975 елда Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы оештырган республика конференциясендә аңа тәҗрибә белән уртаклашу максатыннан «Яшүсмерләрнең сәламәтлеген саклауны оештыру» дигән ; темага доклад әзерләүне тапшыралар.

Татарстанда медицина ярдәмен күрсәтү оешмаларының эшенә анализ ясалгач, Арча сырхауханәсенең эше югары бәяләнә һәм 1976 елда анда республикакүләм киңәшмә оештыру планлаштырыш. Киңәшмәдә Габделбәр Галләмов «Сырхауханә эшен оештыру» дигән темага төп доклад белән чыгыш ясый. 1977 елның август аенда Сәламәтлек саклау министрлыгы Габделбәр Галләм улын Алексеевск районына үзәк хастаханәнең баш табибы итеп күчерә. Нигездә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә торган бу районның медицина ярдәме күрсәтү объектларының гомуми базасы бик начар булмаса да, район хастаханәсендә табиблар җитмәү сәламәтлек саклауны тиешле дәрәҗәгә күтәрергә комачаулый. Яшь табиблар, институт бетереп берничә ел эшләгәннән соң, үзләренә уңайрак урыннарга китеп баралар. Төрле сәбәпләр аркасында үзәк . район хастаханәсенең баш табиблары да бик еш алышынып тора.

Район үзәгеннән 75 км ераклыкта булган авылларда юллар мәсьәләсе хәл ителми, алар яз-көз айларында транспорт йөри алмаслык хәлгә килә. Авыруларны бу айларда хастаханәгә К-700 тракторлары белән генә алып килә алган очраклар да аз булмый. Кама елгасы аркылы яз- көз айларында юл өзелеп торганлыктан, район үзәк хастаханәсендә дәвалап булмый торган авыруларны Казан клиникаларына җибәрү дә кыенлаша. Төрле авырлыкларга карамастан, медицина хезмәткәрләре ; районда яшәүче халыкның сәламәтлеген саклау өлкәсендә яхшы уңышларга ирешеп баралар. Районда авырулар саны кими башлый, балалар туу күрсәткече арта.

Бу районда хезмәт итү чорында баш табиб хастаханәләрнең халык­ ка медицина ярдәмен күрсәтүне яхшырту, хастаханәләрне табиблар белән комплектлау, медицина хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү, хастаханәләрнең материалъ-техник базасын яхшырту буенча шактый зур эш башкара. Район үзәгендә яңа сырхауханә ачыла.

Яңа аш өе, кер юу йорты, яшелчәләр саклау склады, 12 машиналык 1 гараж, физиотерапия бүлегенә яңа янкорма, 22 фелъдшер-акушерлык пункты капиталь ремонтлана һәм яңалары төзелә. Медицина хезмәткәрләренең торыш-көнкүреш хәлләрен яхшырту йөзеннән чыгып, район үзәгендә 3-8 фатирлы йортлар кулланышка тапшырыла.

Габделбәр Галләм улы җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша.

Ул 4 чакырылышта район советының халык депутаты булып сай­ лана һәм сайлаучыларның наказларын үтәү йөзеннән, урта мәктәп, ; фелъдшер-акушерлык пунктлары салуда, мәдәният йортын капиталь төзекләндерүдә актив эш алып бара. Болар өстенә КПССрайкомының йөкләмәсен үтәп, авыл советына беркетелгән райком вәкиле буларак, төрле мәсьәләләрне чишәргә булыша. Медицина хезмәткәрләре яз, җәй, көз көннәрендә колхоз-совхозлар өчен печән әзерләүдә, бәрәңге, чөгендер алу эшләрендә актив катнашалар.

Габделбәр әфәнде бу елларда ике тапкыр эш квалификациясен күтәрү өчен ГИДУВ курсларында укып кайта, тәҗрибә уртаклашу буларак, республика киңәшмәләрендә чыгышлар ясый. Хезмәтендә ирешкән уңышлары өчен аңа Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының мак­ тау грамотасы, 1982 елда СССР Сәламәтлек саклау министрлыгының «Сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк тамгасы бирелә. 1987 елда табибның үз үтенече белән министрлык Габделбәр Галләмовны Алабуга үзәк хастаханәсенә яңа төзелә торган балалар тудыру йорты комплексына баш табиб итеп күчерә.

Алабуга үзәк хастаханәсендә Габделбәр Галләмовның авыруларга ме­дицина ярдәме күрсәтү һәм оештыру эшләрендә яхшы белгеч икәнлеге ачык күренә. Ул авыруларга җылы мөнәсәбәте белән хезмәттәшләре арасында да абруй казана. Төп эшен башкару белән беррәттән Габделбәр әфәнде республиканың төньяк-көнчыгыш зонасына билгеләнгән урта махсус белемле медицина хезмәткәрләренең аттестация комиссиясенең ; рәисе булып куп еллар эш алып бара. Хастаханәдә эшчәнлеге белән ; бергә Габделбәр Галләм улы берничә ел Алабуга медицина көллиятендә студентларга дәресләр бирә.

1994 елда аны Татарстаннан Мәскәугә Пирогов съезды делегаты итеп җибәрәләр. Ул бу чорда да җәмәгать эшләрендә актив катна-ьша. Берничә ел шәһәр халык судында халык утырышчысы вазыйфасын р башкара. [; Хезмәттәге уңышлары өчен Габделбәр Галләмовка 1997 елда Та­ тарстан президенты указы белән Татарстанның атказанган табибы исеме бирелә. Шул ук елда медицина фәнни журналында аның өч фәнни мәкаләсе басылып чыга (Соңрак та журналларда аның берничә фәнни мәкаләсе дөнья курә). Алабуга хастаханәсендә эшләу дәве­ рендә табиб биш тапкыр эш квалификациясен кутәру буенча Казан медицина академиясендә ике айлык курсларда укып кайта. Ул 1998 елда югары категорияле табиб булу дәрәҗәсенә ирешә. Габделбәр әфәнде остаз буларак, узенең эш тәҗрибәсе белән уртаклаша. Аңа мөрәҗәгать иткән медицина хезмәткәрләре — кирәкле киңәшне, авырулар медицина ярдәмен уз вакытында алалар. 2002 елда президент указы нигезендә Татарстанның мактау гра­ мотасы белән буләкләнә. Ул — хезмәт ветераны, дәуләтебезнең өч медале кавалеры. Габделбәр Галләмов медицина учреждениесе җитәкчесе булуына карамастан, лаеклы ялга киткәнче, дәвалаучы табиб хезмәтен ташламый, авырулар кабул итә.

Татар халкын медицина өлкәсендә агартуга керткән өлеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүген дә, лаеклы ялга чыгуына карамастан, Габделбәр Галләм улы халыкка хезмәттә. 2010 елда аның «Йолдызлар югалган чакта» дигән китабы басылып чыкты. Хәзер ул татар телендә басылып килуче газета-журналлар өчен мәкаләләр әзерли, татар халкын медицина өлкәсендә агартуны узенең бурычы дип саный.

Габделбәр Галләм улы 146 мәкалә һәм 8 китап язган һәм ирешелгәннәрдә тукталып калырга җыенмый. Аның ярдәме белән Алабуга хастаханәсендәге китапханә «Азбука здоровья», «Исповедь врача», «Һәркемнең үз язмышы» дигән өч кыйммәтле китап белән тулыланды.

«Раннур» нәшрияты белән «Сәламәтлек энциклопедиясе» сәламәтлеккә кагылышлы бихисап мәгълүматны үз эченә алган энциклопедияне төзүче. Мондый энциклопедия татар телендә беренче тапкыр басыла.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]