Фән һәм мәктәп (журнал)
«Фән һәм мәктәп» | |
«Наука и школа» | |
![]() | |
Tөр |
фәнни-методик |
---|---|
Формат |
А4, 64 бит |
| |
Гамәлгә куючы |
Яр Чаллы НИСПТР |
Нәшер итүче |
Яр Чаллы НИСПТР |
Штат корреспондентлары |
4 |
Нигезләнде | |
Тел | |
Публикацияләр туктату | |
Төп офис |
73961, Яр Чаллы ш., Низаметдинов ур., 28 |
Тиражы | |
| |
язылу индексы |
73 961 |
Веб-сайт: http://tatngpi.ru/index.php/zhurnal-nauka-i-shkola |
«Фән һәм мәктәп» ( рус. «Наука и школа») — 1996 елның октябреннан 2015 елның февраленә кадәр Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен нәшер ителгән фәнни-педагогик һәм методик айлык журнал. 2015 елның февралендә чыгудан туктый.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1996 елның октябреннән татар һәм рус телләрендә нәшер ителә. Беренче мөхәррир — Г. Х. Сәмигуллин, биология фәннәре кандидаты, Яр Чаллы өзлексез белем бирү институты ректоры. Журналны нәшер итә башлаган чорда язучы Факил Сафинның хезмәте зур була.
Нәшир һәм гамәлгә куючы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- I — Өзлексез белем бирү институты (Яр Чаллы).[1]
- II — Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты (НИСПТР).
Темалары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Укытучыларның, галимнәрнең һәм уку-укыту йортлары җитәкчеләренең гамәли юнәлешле булган һәм укытучыларга–тәрбиячеләргә көндәлек эшләрендә ярдәм итәрдәй фәнни-методик темага язылган мәкаләләре.
- Мәгариф оешмаларының инновацион һәм алдынгы эш тәҗрибәсен тирәнтен яктыртуга багышланган аерым (махсус) саннар.
Таралуы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Беренче елларда Россия өлкәләрендә, соңгы вакытта Татарстан җөмһүрияте (нигездә, Чулман аръягы) шәһәрләре һәм районнары буенча абүнәчеләргә айга 1 мәртәбә таратыла. 64 биттән тора.
Басмаханә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Яр Чаллы басмаханәсе» ААҖ (Яр Чаллы, Низаметдинов урамы, 28).
- «Печатная Галерея» ҖЧҖ (Яр Чаллы, Тимер юлчылар урамы,73).

Ябылу сәбәбе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Икътисад кыенлыклары аркасында ябыла.[2]
Мөхәрририят
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Баш мөхәррир — Ф. З. Мостафина, ректор.
- Баш мөхәррир урынбасары — И. И. Баһавиев
- Җаваплы сәркатип — Р. В. Маслова
- Техник мөхәррир — Г. М. Шәрәфетдинова
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Журнал «Наука и школа». Яр Чаллы НИСПТР сайты(рус.)(тат.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Яр Чаллы ИНПО сайтында
- ↑ Фән һәм мәктәп, 2015, № 2, 63- биттә.