Өлфәт Мәганов
Өлфәт Мәганов | |
---|---|
Туган телдә исем | Өлфәт Мәган улы Мәганов |
Туган | 13 ноябрь 1928 ССРБ, РСФСР, БАССР, Шаран районы |
Үлгән | 15 октябрь 2018 (89 яшь) РФ, ТР, Әлмәт |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | И. М. Губкин исемендә Россия дәүләт нефть һәм газ университеты |
Һөнәре | нефтьче |
Җефет | Роза Фатих кызы |
Балалар | уллары Равил, Наил, кызы Энҗе |
Бүләк һәм премияләре | |
Өлфәт Мәганов, Өлфәт Мәган улы Мәганов (1928 елның 13 ноябре, ССРБ, РСФСР, БАССР, Шаран районы — 2018 елның 15 октябре, РФ, ТР, Әлмәт) — Татарстан геофизикасына нигез салучыларның берсе, ССРБ һәм РФ нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре, Татарстан АССРның атказанган нефтьчесе.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1928 елның 13 ноябрендә БАССР Шаран районында туган. Уфада геология техникумын тәмамлаганнан соң, 1947 елда Шөгер авылында урнашкан геофизик экспедициягә җибәрелә. 1953 елдан «Татнефтегеофизика» трестының Әлмәт конторасында өлкән инженер булып эшли, 1978—1998 елларда Әлмәт геофизика хезмәтләре идарәсен җитәкли[1].
1955—1957 елларда ВЛКСМ Әлмәт шәһәр комитетының беренче сәркатибе. 1958 елда Әлмәтнең геофизика хезмәтләре идарәсенә әйләнеп кайта. И. М. Губкин исемендәге Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтын тәмамлый. 58 ел әлеге идарәдә эшли, шуларның 20 елын җитәкче булып тора. Татарстан геофизикасына нигез салучыларның, «Татнефть»не башлап җибәрүчеләрнең берсе. Татарстанда каротаж тикшеренүләрен торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш кертә, 1970-еллар уртасында борауланган җиде горизонталь скважинада тикшеренүләр үткәрә, үтә тирән скважиналарда тикшеренүләр оештыра һәм тәэмин итә. Татарстан геофизикасы елъязмасына Ө. М. Мәганов нефть катламнарын ачуның һәм насос-компрессор торбаларын парафиннан электр белән җылыту методы белән чистартуның яңа ысулын үстерү инициаторларының берсе буларак керде. Аның җитәкчелегендә һәм турыдан-туры катнашы белән промыселларда нефть ятмаларын эшкәртүгә геофизик контроль системасы методикасы һәм аппаратурасы кертелде, төзелә торган скважиналарның геофизик тикшеренүләре материаллары цифрлы теркәүгә күчте[2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Хөрмәт Билгесе ордены
- Халыклар дуслыгы ордены
- ССРБ нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре
- РФ нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре
- ТАССРның атказанган нефтьчесе
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хатыны Роза Фатыйх кызы, мәктәптә укытучы булып эшләгән, «Халык мәгарифе отличнигы».
- уллары Равил, Наил — нефть табу һәм чыгару өлкәсендә топ-менеджерлар, кызы Энҗе
- 4 онык һәм 2 оныкчык
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Маганов Ульфат Маганович. 2019 елның 7 октябрь көнендә архивланган. «Республика Татарстан», 16.10.2018
- ↑ Умер один из основоположников татарстанской геофизики, отец двух выдающихся нефтяников Ульфат Маганов. ИА «Девон», 16.10.2018 (рус.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Әлмәт районы җитәкчесе А. Р. Хәйруллин Мәгановлар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырды(үле сылтама). Әлмәт районы сайты
- Умер один из основоположников татарстанской геофизики, отец двух выдающихся нефтяников Ульфат Маганов. ИА «Девон», 16.10.2018 (рус.)
- Мәганов Өлфәт Мәган улы. 2019 елның 7 октябрь көнендә архивланган. «Республика Татарстан»
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 13 ноябрь көнне туганнар
- 1928 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Шаран районында туганнар
- 15 октябрь көнне вафатлар
- 2018 елда вафатлар
- Әлмәттә вафатлар
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- Халыклар дуслыгы ордены кавалерлары
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр
- Шәхесләр:Татнефть
- Татарстан нефтьчеләре
- И.М. Губкин исемендәге Россия нефть һәм газ университетын тәмамлаучылар
- Россия Федерациясе нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәрләре
- ССРБ нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәрләре
- Татарстан АССР атказанган нефтьчеләре