Эчтәлеккә күчү

Илдус Заһидуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илдус Заһидуллин latin yazuında])
Илдус Заһидуллин
Туган телендәге исеме Илдус Котдус улы Заһидуллин
Туган 1 гыйнвар 1963(1963-01-01) (63 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Балтач районы, Яңгул
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты
Һөнәре тарихчы галим, мөхәррир
Эш бирүче Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татар дәүләт гуманитар институты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Россия ислам институты, Мирас һәм Гасырлар авазы
Җефет Дания Заһидуллина
Балалар Рөстәм Заһидуллин
Бүләк һәм премияләре «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале - 2021«Фидакарь хезмәт өчен» медале
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d] (2007)
Гыйльми исем: доцент[d]

Илдус Заһидуллин, Илдус Котдус улы Заһидуллин (1963 елның 1 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Балтач районы, Яңгул) — тарихчы галим, тарих фәннәре докторы (2007), доцент (2008); Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында өлкән фәнни хезмәткәр һәм урта гасыр тарихы (1998-2014), яңа тарих (2014-2021) бүлекләре мөдире. 2021 елдан «Гасырлар авазы» фәнни журналыгың баш мөхәррире [1].

Заһидуллин Илдус Котдус улы 1963 елда туган. 1985 елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый.

1992 елда «Казан губернасының татар крестьяннары XIX гасырның икенче яртысында (60-90 нчы елларда)» дигән темага диссертация яклап тарих фәннәре кандидаты дәрәҗәсен ала.

2007 елдан ― тарих фәннәре докторы.[2] Диссертация темасы: «Россиянең һәм Себернең Европа өлешендә исламның хәле XVIII гасыр урталарында - XX гасыр башында: ислам гыйбадәте һәм мәчетләр»

1992—1998 елларда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында фәнни хезмәткәр булып эшли.

1998―2014 елларда ― Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тарих институтында урта гасыр тарихы бүлеге мөдире.

2006 елдан Россия ислам университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы.[3]

2014―2021 елларда ― Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының яңа тарих бүлеге мөдире.

2021 елдан ― «Гасырлар авазы» фәнни журналының баш мөхәррире.

Фәнни мәнфәгатьләр өлкәсе

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урта Идел буеның аграр тарихы, татар милли-азатлык хәрәкәте, Идел-Урал төбәгендә православие-ислам мөнәсәбәтләре, Россия империясендә ислам институтлары, Казан тарихы, Россия империясендә татарларның хокукый хәле, туган якны өйрәнү, татар-мөселман мәдәнияте архитектурасы тарихы, инкыйлабка кадәрге Россиядә мөселман мәхәлләләренең һәм башка ислам институтларының эшчәнлеге.

Татарстан Республикасы Президентының 2016 елның 05 февралендәге ПУ-103 номерлы Указы белән «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале белән бүләкләнде.

Фәнни мәктәбе бар, 9 аспирант диссертация яклаган.[4]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Татар энциклопедиясе. Т.2. Г-Й. Казан: татар энциклопедиясе институты, 2010. 420 б.
  • Народы Волго-Уралья в зеркале российской истории. Сборник научных статей, посвященный юбилею доктора исторических наук И.К.Загидуллина / под общ. ред. Р. Р. Аминова. Казань: Институт истории им.Ш.Марджани АН РТ, 2017. 184 с. + 8 с. цв. вкл. ISBN 978-5-94981-265-5.

Тышкы сылтамалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]