Виктор Демидов
Виктор Демидов | |
---|---|
Туган | 6 июнь 1961 (63 яшь) Алабуга, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Яшәгән урын | Калинин урамы[1] |
Ватандашлыгы | Россия |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | хокук белгече, хөкемче, дәүләт эшлеклесе |
Эш бирүче | РФ ЭЭМ Казан юридик институты |
Хәрби дәрәҗә | полковник |
Гыйльми дәрәҗә: | юридик фәннәр докторы[d] |
Гыйльми исем: | профессор[d] |
Виктор Николаевич Демидов (1961 елның 6 июне, Алабуга, Алабуга районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия дәүләт эшлеклесе, хокукчы, судья, ЭЭМ органнары хезмәткәре, отставкадагы милиция полковнигы. Юридик фәннәр докторы (2017). Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе (2004—2014).
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Виктор Николаевич Демидов 1961 елның 6 июнендә Татарстан АССРның Алабуга шәһәрендә туа[2]. Әтисе — Николай Демидов, Эчке эшләр министрлыгы ветераны, әнисе — Елизавета Ильинична, тарих фәннәре кандидаты. Эне — Юрий (1963), полиция генерал-лейтенанты[3]. 1983 елда «хокук белеме» белгечлеге буенча В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый.
Педагогик, фәнни эш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1983 елда ССРБ ЭЭМ академиясе каршындагы Мәскәү юридик читтән торып уку филиалы Казан бүлегенә (хәзер Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты) укырга керә. Анда укытучы һәм җитәкче вазыйфаларын биләгән. 1983—1997 елларда укытучы, өлкән укытучы, җинаять хокукы, җинаять процессы һәм башкару-хезмәт хокукы кафедрасының җитәкчесе, 1997—1999 елларда криминология һәм җинаять-башкару хокукы кафедрасы башлыгы, ә 1999—2004 елларда институтның фәнни эшләр буенча урынбасары булып эшли. 1995 елда «Җинаять суд эшчәнлеге һәм матди чыгымнар» темасы буенча диссертация яклап, юридик фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсен ала[4]. 2004 елда профессор исемен ала. Шул ук елны милиция полковнигы дәрәҗәсе белән отставкага чыга[5].
200дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән монографияләр, дәреслекләр һәм уку әсбаплары авторы булып тора[6]. конституциячел хокукта, җинаять һәм җинаять-процессуаль хокукта махсуслаша.
2017 елда «Кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауның гомумдәүләт системасында Россия Федерациясе субъектларының конституциячел хөкеме» темасына юридик фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.
2004 елның 24 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы итеп сайлана[7], шул ук көнне, беренче суд рәисе С. Х. Нәфиевнең вафатыннан соң[8], аның рәисе итеп билгеләнә[9]. 2010 елның 24 июнендә Татарстан Республикасы иминлек советы әгъзаларына кертелә. 2014 елның 30 ноябрендә, вәкаләтләр срогы тәмамлануга бәйле рәвештә, вазыйфадан азат ителә, шуннан соң Ф. Г. Хөснетдинов судның яңа рәисе итеп билгеләнә[10].
2015 елның 19 мартында Россия Федерациясе юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы вазыйфасына биләнә[11]. 2020 елның 23 мартында Идел буе федераль округында Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле аппаратының Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор вазыйфасына билгеләнә[12]. 2020 елның 30 июнендә Татарстан Республикасы судьяларының квалификация коллегиясендә Россия Федерациясе президенты вәкиле була[13].
Бүләкләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Россия Федерациясенең атказанган юристы» мактаулы исеме (2013) — актив закон чыгару эшчәнлеге, законлылыкны ныгытудагы казанышлары, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауда һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен;
- «Татарстан Республикасының Атказанган юристы» мактаулы исеме (2006).
- Дуслык ордены (2020) — законлылыкны ныгытудагы, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклаудагы казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәте өчен;
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2006);
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2010);
- Татарстан Республикасы Президенты рәхмәте (2014);
- «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале (2021);
- Державин премиясе (2019) — «Кеше һәм граждан хокукларының һәм ирекләренең гомумдәүләт системасында РФ субъектларының конституциячел хөкеме» монографиясе өчен[14];
- В. А. Туманов исемендәге Премия (2015) — конституциячел хокук һәм хокук белеме өлкәсендә аерым казанышлары өчен.
Шәхси тормыш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хатыны — Нина Георгиевна, лаборатория диагностикасы өлкәсендә табиб-белгеч[15]. Кызы — Елизавета, Россия ЭЭМ Казан юридик институтының җинаять процессы кафедрасы башлыгы, полиция полковнигы, юридик фәннәр докторы[16].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ бирелмәләр нигезе
- ↑ Демидов Виктор Николаевич. Правительство Республики Татарстан. 20 декабря 2021 тикшерелгән.
- ↑ Максим Кирилов, Александр Гавриленко, Елена Колебакина-Усманова (6 октября 2021). «В нем жила душа комсомольского вожака»: не стало легендарного генерала Николая Демидова. Бизнес Online. 8 октября 2021 тикшерелгән.
- ↑ Демидов В. Н. Уголовное судопроизводство и материальные затраты: диссертация кандидата юридических наук. — Казань: Казанский государственный университет имени В. И. Ульянова-Ленина, 1995. — 213 с.
- ↑ Начальником главка МВД России стал представитель клана Демидовых из Татарстана. Регнум (15 июня 2011). 20 декабря 2021 тикшерелгән.
- ↑ Демидов Виктор Николаевич. Ассоциация юристов России (9 декабря 2015). 20 декабря 2021 тикшерелгән.
- ↑ Постановление Государственного Совета Республики Татарстан от 24 ноября 2004 г. № 593-III ГС «Об избрании Демидова Виктора Николаевича на должность судьи Конституционного суда Республики Татарстан». Газета «Республика Татарстан» (25 ноября 2004). 20 декабря 2021 тикшерелгән.
- ↑ Андрей Смирнов (1 сентября 2004). Умер самый главный татарстанский судья. Коммерсантъ. 20 декабря 2021 тикшерелгән.
- ↑ Постановление Государственного Совета Республики Татарстан от 24 ноября 2004 г. № 595-III ГС «О назначении Демидова Виктора Николаевича Председателем Конституционного суда Республики Татарстан». Газета «Республика Татарстан» (25 ноября 2004). 20 декабря 2021 тикшерелгән.
- ↑ Постановление Государственного Совета Республики Татарстан от 26 ноября 2014 г. № 159-V ГС «О прекращении полномочий судьи Конституционного суда Республики Татарстан и председателя Конституционного суда Республики Татарстан Демидова Виктора Николаевича». Газета «Республика Татарстан» (27 ноября 2014). 20 декабря 2021 тикшерелгән.
- ↑ Люция Камалова (19 марта 2015). Управление Министерства юстиции РФ по РТ возглавит Виктор Демидов. Татар-информ. 20 декабря 2021 тикшерелгән.
- ↑ Хорошо известен в республике. Газета «Республика Татарстан» (23 марта 2020). 20 декабря 2021 тикшерелгән.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 30.06.2020 г. № 432 «О назначении судей федеральных судов и о представителях Президента Российской Федерации в квалификационных коллегиях судей субъектов Российской Федерации». Президент Российской Федерации (30 июня 2020). 20 декабря 2021 тикшерелгән.
- ↑ Ольга Кручина (3 октября 2019). Мыслить как Державин. Газета «Республика Татарстан». 20 декабря 2021 тикшерелгән.
- ↑ Соболезнование в связи с кончиной Демидовой Нины Георгиевны. Газета «Республика Татарстан» (11 января 2021). 20 декабря 2021 тикшерелгән.
- ↑ Рустам Минниханов вручил высшую государственную награду Республики Татарстан генерал-лейтенанту Николаю Демидову. Полномочное представительство Республики Татарстан в Российской Федерации (5 апреля 2018). әлеге чыганактан 2021-12-20 архивланды. 20 декабря 2021 тикшерелгән.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Виктор Николаевич Демидов. Правительство Республики Татарстан.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 6 июнь көнне туганнар
- 1961 елда туганнар
- Алабугада туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр
- «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр
- Криминологлар
- Державин премиясе лауреатлары
- РФ атказанган юристлары
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- Дуслык ордены (Русия) кавалерлары
- Россия юристлары
- Әлифба буенча юристлар
- Юридик фәннәр докторлары
- Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар