Эчтәлеккә күчү

Мәхмүт Рәфыйков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәхмүт Рәфыйков latin yazuında])
Мәхмүт Рәфыйков
Туган телдә исем Мәхмүт Мөхәммәтҗан улы Рәфыйков
Туган 1 март 1924(1924-03-01) (100 яшь)
Уфа
Үлгән 4 октябрь 2018(2018-10-04) (94 яшь)
Мәскәү, Россия
Милләт татар
Ватандашлыгы РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Россия Россия
Әлма-матер С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институты[d]
Һөнәре кино операторы
Балалар улы Марат, кинооператор
Бүләк һәм премияләре «Ника» премиясе (2011)
«Хезмәттәге батырлык өчен» медале (Татарстан, 2010)

Мәхмүт Рәфыйков (Мәхмүт Мөхәммәтҗан улы Рәфыйков) – кинооператор, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе (1992), «Ника» премиясе лауреаты (2011). Юрий Гагаринның 1961 елның 12 апрелендә җиһаннан җиргә әйләнеп кайтуын кинога төшергән.

М. Рәфыйков «Ника» премиясе белән. 2011

1924 елның 1 мартында Уфада туган. Татар. Бөек Ватан сугышы елларында авиация заводында эретеп ябыштыручы булып эшли. Кичке мәктәпне тәмамлагач, Уфа авиация институтына укырга керә. Озакламый Мәскәү авиация институтына күчеп, башкалага китеп бара.

Бервакыт М. Рәфыйковны «Весна» фильмында массовкада катнашырга чакыралар. Егет киләчәген кинематография белән бәйли – ВГИКка укырга керә, операторлар әзерләү факультетын тәмамлый (1951). Аны Мәскәүнең фәнни-популяр фильмнар студиясенә («Центрнаучфильм», 2003 елдан «Моснаучфильм»), эш өчен кирәкле фильмнар төшерүче яшерен кинотөркемгә эшкә билгелиләр.

«Үтә яшерен» тамгасы салынган эшләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Конструктор Сергей Королёв ракета җитештерүнең һәрбер баскычын кинотасмага төшереп бару аеруча мөһим эш дип исәпли.
  • Авиабомбалар белән шөгыльләнүче академик Игорь Курчатовка да авиация турында фильм төшерергә кирәк булгач, М. Рәфыйковны, берничә оператор белән бергә, 1954 елда Симәйгә (Казакъстан) төш полигонына җибәрәләр.
  • 1955 елда «Яңа җир» полигонында су астында беренче атом шартлавын да М. Рәфыйков төшереп ала.
  • Атом-төш коралларын сынау белән бәйле манзараларны 1960 елга кадәр төшерә.

Данлыклы инженер белән якыннан таныш булуы М. Рәфыйковка дөньядагы иң беренче җиһангир Юрий Гагаринның җиргә аяк басу мизгелен мәңгеләштерергә – кинога төшерүне уңышлы үтәп чыгарга юл ача. Бердәнбер оператор буларак, ул космонавтика тарихына һәм совет кинематографиясенең алтын фондына кереп калачак уникаль – дөньяда тиңе булмаган киноматериаллар төшерә. Гагарин космостан җиргә төшкән урында ул чагында М. Рәфыйковтан башка бер генә журналист та, бер фотограф та һәм оператор да булмый. Ул төшергән кинотасмаларны карап-өйрәнеп, Сергей Королёв командасы беренче космонавтның психик һәм физик халәтен чагылдырган портретын булдыра.

Гагаринны каршылау, аның белән күп санлы очрашу вакытларын М. Рәфыйков төшергән кадрлар язылган тасмалар 180 м тәшкил итә. Экраннарга чыккан «Йолдызларга беренче рейс» фильмына шуның бер өлеше кергән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1992 елга кадәр, эшенең яшерен үзенчәлеге аркасында, бер тапкыр да бер генә дәүләт бүләгенә дә тәкъдим ителмәгән.

  • Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе (1992).
  • «Хезмәттәге батырлык өчен» медале (Татарстан, 2010).
  • «Ника» (Россия кинематографиясенең абруйлы бүләге) — «Россия космонавтикасына лаеклы өлеш керткәне өчен» (2011).

М. Рәфыйков төшергән мөһим эшләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Беренче «Р 2» ракеталары һәм аларның үзгәртелгән төрләре. 19511954.
  • Атом шартлавын самолеттан беренче тапкыр кинога төшерү. 1954.
  • Беренче су асты атом шартлавы («Яңа Җир утравы» атом төш полигонында төш боеголовкалы торпеда шартлый). 1955.
  • Беренче авиаводород бомбасы. 1955.
  • Очып барганда самолетка төш боеголовкалы ракета тиюне сынау. 1957.
  • Беренче тапкыр кешенең космоска очуы. (Юрий Гагаринның җиргә төшүе). 1961.
  • Космоска беренче мәртәбә төркемләп очу. (А. Николаев, П. Попович). 1962.
  • Космоста беренче хатын-кыз. (В. Терешкованың очуы). 1963.
  • Беренче тапкыр күп урынлы «Восход» кораблендә очу. (Б. Егоров, К. Феоктистов. В. Комаров). 1964.
  • Космос киңлегенә беренче мәртәбә чыгу. (А. Беляев, А. Леонов). 1965.
  1. Д. Аләутдинова. Мәхмүт Рәфыйков. Дубльгә хокуксыз. «Татарстан» [1] 2016 елның 6 март көнендә архивланган.