Очкыч

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Aileron pitch.gif

Очкычатмосферада очу өчен кулланылган һавадан авыррак очучы машина. Очыш машинаның һаваны этүче көчен тудырган моторы һәм күтәрү көчен тудыручы канаты нигизендә оештырыла. Очкыч канаты башка өлешләренә карата хәрәкәтсез була[1][2].

Очкычның төп өлеше — аның канатлары. Алар очкычны һавада тотып торалар. Реактив двигательнең этәрү көче очкычны гаять зур тизлек белән алга таба алып бара. Канат хәрәкәт юнәлешенә таба почмак ясап урнаштырылса, ул каршы һава агымын аска таба ташлап бара. Шулай итеп, очкычны һавада тотып тора торган күтәрү көче барлыкка килә.

Очкычның койрыгына стабилизатор куела. Стабилизатор уртасында — вертикаль киль. Болар барысы бергә (ягъни очкычның койрык өлешендәге горизонталь һәм вертикаль яссылыклар) койрык канаты дип атала. Стабилизатор һавада очкычның тигезлеген тотрыклы саклау өчен кирәк.

Стабилизаторга һәм кильгә биеклек рульләрен һәм юнәлеш рулен беркетәләр. Мәсәлән, очучы биек¬лек рульләрен түбән төшерә икән, аларга шунда ук һава агымы көч¬ле басым ясый башлый һәм очкычның койрыгы өскә таба күтәрелә. Очкыч түбәнгә төшә башлый. Әгәр очу юнәлешен үзгәртергә, мәсәлән, очкычны уңга таба борырга кирәк булса, очучы юнәлеш рулен уңга таба бора. Рульгә һава агымы басым ясый, һәм машина унга борыла.

Канатны да, койрык канатларын да очкычның корпусына — фюзеляжга беркетәләр. Аның эчендә очучылар кабинасы, очкычны идарә итү механизмнары, пассажирлар салоны, йөк төйи торган бүлекләр урнашкан. Әгәр очкыч бер генә моторлы булса, двигательне дә фюзеляж эченә куялар. Двигательләр күбрәк булса, аларны канатларга урнаштыралар. Ләкин кайбер очкычларның двигательләре фюзеляжның арткы өлешендә була, мәсәлән, Ил-62 пассажир очкычында шулай.

Шасси — сыгылмалы тыгыз шин куелган арбалар — очкычның бик әһәмиятле өлеше. Алардан башка очкыч очып та китә алмый, җиргә дә төшә алмый, һаваның каршылыгын киметү өчен, очкан вакытта шасси фюзеляж яисә канат эченә жыеп алына. Куәтле реактив двигательләр очкычларны 20—25 километрга кадәр биеклеккә күтәрәләр, гаять зур тизлек белән — сәгатенә 2000 км дан да артыгракка очыралар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Никитин Г. А., Баканов Е. А. Основы авиации: Учебник для вузов гражданской авиации. — М.: Транспорт, 1984. — 261 с.
  2. Энциклопедия "Авиация". — М.: Научное издательство "Большая Российская Энциклопедия", 1994. — 736 с.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кем ул? Нәрсә ул? : балалар энцикл.: 3 т.: кече яшьтәге мәкт. балалары өчен / СССР ПФА; редкол.: А. А. Дорохов, Т. А. Куценко, С. В. Михалков һ. б.; русчадан С. С. Гайфуллина, С. К. Хәкимов, Г. М. Ханов һ. б. тәрҗ. – Казан : Татар. кит. нәшр., Т. 3 : Р – Я. – 1987. – 224 б. – 11800 д.
  • Blatner, David. The Flying Book: Everything You've Ever Wondered About Flying On Airplanes. ISBN 0-8027-7691-4

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Логотип Викисловаря
Викисүзлектә мәкалә бар «aircraft»