Минсәгыйть Шакиров
Минсәгыйть Шакиров | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Минсәгыйть Закир улы Шакиров |
Туган | 1 июнь 1948 ТАССР Чирмешән районы Лашман авылы |
Үлгән | 15 гыйнвар 2023 (74 яшь) РФ, ТР, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | |
Әлма-матер | Казан дәүләт аграр университеты |
Һөнәре | җәмәгать эшлеклесе, депутат |
Балалар | ![]() |
Бүләк һәм премияләре | «Дуслык» ордены (1999). (2005). |
Минсәгыйть Шакиров (Минсәгыйть Закир улы Шакиров, 1948―2023) – Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр шурасы рәисе. Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Шурасы әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1948 елның 1 июнендә ТАССР Чирмешән районы Лашман авылында туган. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын (1976), Саратовта югары фирка мәктәбен (1983) тәмамлаган.
Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1966-1978 ТАССР Октябрь районы «Дуслык» газетасы әдәби хезмәткәре.
- 1968-1978 ТАССР Чирмешән районы машина-сугару станциясе өлкән белгече, баш инженеры, ТАССР су хуҗалыгы министрлыгы ПМК башлыгы.
- 1978-1981 КПССның Чирмешән район комитеты икенче сәркатибе.
- 1981-1983 Сарытау югары фирка мәктәбе тыңлаучысы.
- 1983 ТАССР Яңа Чишмә районын оештыру бюросы әгъзасы.
- 1983-1987 КПССның Яңа Чишмә район комитеты икенче сәркатибе.
- 1987-1988 ТАССР Чирмешән районы шурасы рәисе.
- 1988-1990 КПССның Чирмешән район комитеты беренче сәркатибе.
- 1990-2005 Татарстанның Чирмешән районы шурасы рәисе, хакимият башлыгы.
- 2000-2004 II чакырылыш Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты.
- 2006-2010 Чирмешән муниципаль районы башлыгы.
- 2010 елдан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре шурасы рәисе.
- «Татарстанда җирле үзидарә» журналы редколлегиясе рәисе.
2023 елның 15 гыйнварында вафат. Туган ягы ― Чирмешән районы Лашман авылында җирләнә[1].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1997).
- «Дуслык» ордены (1999).
- «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале (2005).
- «Фидакәр хезмәт өчен» медале (2007).
- «Хөрмәт» ордены (2009).
- «Татарстан каршындагы хезмәтләре өчен» ордены (2010).[2]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Рәсми Татарстан» сайты
- «Чикләрсез татарлар» сайты
- Лашман мәктәбе сайты 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
Төркемнәр:
- 1 июнь көнне туганнар
- 1948 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Чирмешән районында туганнар
- 15 гыйнвар көнне вафатлар
- 2023 елда вафатлар
- Казанда вафатлар
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар
- Район башлыклары
- Татарстан Куркынычсызлык Шурасы әгъзалары
- Дуслык ордены (Россия) кавалерлары
- Почет ордены кавалерлары
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр