Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Шурасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Шурасы latin yazuında])
Татарстан Республикасы Дәүләт гербы

Татарстан Җөмһүрияте Куркынычсызлык Киңәше (рус. Совет Безопасности Республики Татарстан)Татарстан Республикасы президенты каршындагы консультатив орган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1999 елда Татарстан Республикасы президенты указы[1] нигезендә төзелгән. Утырышлары Куркынычсызлык Киңәше рәисе тарафыннан раслана торган планнар буенча даими нигездә үткәрелә. Кирәк булган очракта чираттан тыш утырышлары үткәрелергә мөмкин.

Даими тармакара комиссияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • мәгълүмат куркынычсызлыгы буенча.
  • транспорт куркынычсызлыгы буенча.

Фәнни шура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан Җөмһүриятенең Куркынычсызлык Киңәшенә үзенең бурычлары һәм функцияләрен нәтиҗәле төстә гамәлгә ашыру, дәүләт хакимияте органнарына тәкъдимнәр һәм киңәшләр әзерләүдә фәннилекне тәэмин итү максатында Куркынычсызлык Шурасы каршында фәнни шура төзелгән.

Максат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кеше һәм граждан хокукларын һәм иреген яклауда, Татарстан Республикасы конституциясе һәм законнарының үтәлүенә ирешүдә Татарстан Республикасы президентына вәкаләтләрен гамәлгә ашыруны тәэмин итү.

Киңәш бирүче орган[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәхеснең, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең иң мөһим мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итү мәсьәләләрендә Татарстан президенты, Татарстан Дәүләт Шурасы, Татарстан министрлар кабинетының карарларын әзерләүне, иминлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт сәясәте уздыруда тәкъдимнәр эшләүне гамәлгә ашыручы консультатив орган булып тора.[2]

Төп бурычлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Иминлек объектларына янаган икътисадый, мәгълүмати, экологик куркынычларны ачыклау һәм фаразлау.
  • Татарстан Республикасы иминлеген тәэмин итү стратегиясенең төп юнәлешләрен эшләү һәм аны тәэмин итү буенча республика программалары әзерләүне оештыру.
  • Шәхеснең, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча карарлар кабул итү өчен Татарстан президентына, Татарстан Дәүләт Шурасына, Татарстан министрлар кабинетына тәкъдимнәр әзерләү.
  • Гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм аларны бетерүне оештыру буенча оператив тәкъдимнәр әзерләү.
  • Гражданнарның тормышына һәм иминлегенә яисә конституцион корылышка турыдан-туры яный торган хәлләрне анализлау, Татарстан президенты тарафыннан «Гадәттән тыш хәл турында» федераль закон нигезендә гадәттән тыш хәл кертү, озайту яисә бетерү турында Россия Федерациясе президенты каравына тәкъдим кертү максатында, Татарстан Республикасында яисә аның аерым урыннарында гадәттән тыш хәл кертү, аны озайту яисә бетерү ихтыяҗын нигезләгән документ әзерләү.
  • Иминлек тәэмин итү өлкәсендә кабул ителгән карарларны гамәлгә ашыру барышында дәүләт органнары эшчәнлеген координацияләү буенча тәкъдимнәр эшләү һәм аларның нәтиҗәлелеген бәяләү.

Составы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Куркынычсызлык Шурасы составын Татарстан президенты раслый.

Рәисе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәис урынбасарлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәркатибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Куркынычсызлык Шурасы эшчәнлеген Татарстан президенты билгеләп куя торган[3] Куркынычсызлык Шурасы сәркатибе тәэмин итә.

Әгъзалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарстан Республикасы президентының 1999 елның 13 сентябрендәге 719 нчы указы
  2. Татарстан президенты рәсми сайтында, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-05-07 
  3. Указ №УП-964
  4. Секретарем Совбеза Татарстана стал Айрат Шафигуллин, archived from the original on 2016-03-06, retrieved 2015-05-07