Равил Мәганов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Равил Мәганов latin yazuında])
Равил Мәганов
Туган телдә исем Равил Өлфәт улы Мәганов
Туган 25 сентябрь 1954(1954-09-25)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Әлмәт
Үлгән 1 сентябрь 2022(2022-09-01) (67 яшь)
Мәскәү, РФ
Үлем сәбәбе Тупас җәрәхәт
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Русия дәүләт нефть һәм газ университеты
Һөнәре топ-менеджер
Җефет Елена
Балалар улы, кызы
Ата-ана
Кардәшләр Наил Мәганов
Бүләк һәм премияләре «Хөрмәт Билгесе» ордены
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
Почет ордены (РФ)
РФ Хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендәге премиясеРФ Хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендәге премиясеРФ Хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендәге премиясе

 Равил Мәганов Викиҗыентыкта

Равил Мәганов, Равил Өлфәт улы Мәганов (1954 ел, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Әлмәт2022 ел, Мәскәү) — топ-менеджер, «Лукойл» АҖ беренче башкарма вице-президенты (2006 елдан), идарә һәм директорлар шурасының башкарма әгъзасы, РФ нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре (1996), шәрәфле нефтьче, РФ Хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендәге премияләре лауреаты (1998, 2000, 2006). Мультимиллионер (милке $ 230 млн), эре шәхси нефть ширкәте хуҗаларының берсе («Лукойл» ААҖ $138,98 млн торучы 0.368% акцияләренә ия)[1][2].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1954 елда Әлмәттә нефтьче гаиләсендә туган. Әтисе Өлфәт Мәганов (19282018) 1953 елдан «Татнефтегеофизика» трестының Әлмәт конторасында өлкән инженер булып эшли, 19781998 елларда Әлмәт геофизика хезмәтләре идарәсен җитәкли[3]. Әнисе — Роза Фатих кызы, укытучы[4]. Равил Өлфәт улы «нефть һәм газ яткылыклары технологиясе һәм комплекслы механикалаштыру тау инженеры» белгечлеге буенча И. М. Губкин исемендәге Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтын тәмамлаган (1977).

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

19771984 елларда — «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең «Сөләйнефть» нефть-газ табу идарәсендә оператор, мастер, өлкән инженер, нефтепромысел башлыгы, цех башлыгы.

19841985 елларда — «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең «Ямашнефть» нефть-газ табу идарәсендә баш инженер — идарә башлыгы урынбасары.

19851988 елларда — «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең «Урьевнефть» нефть-газ табу идарәсендә (Көнбатыш Себер) баш инженер, идарә башлыгы.

19881993 елларда — «Лангепаснефтегаз» җитештерү берләшмәсендә: баш инженер — генераль директор урынбасары, генераль директор.

19931994 елларда — «ЛУКОЙЛ» ААҖ нефть чыгару буенча вице-президенты.

19942006 елларда—«ЛУКОЙЛ» ААҖ нефть эзләү һәм чыгару буенча беренче вице-президенты.

2006 елдан — «ЛУКОЙЛ» ААҖ беренче башкарма вице-президенты[5].

Нефтьүткәргечләр һәм сукудыргычлар коррозиясе проблемаларына, саклау системаларын булдыруга һәм нефть табуга багышланган фәнни мәкаләләр авторы. Авторлык таныклыклары, уйлап табуга 6 патент алган.

2011 елда 67,11 млн еллык гомуми кереме белән иң югары хезмәт хакы алучы топ-менеджерлар рейтингында 88нче урын били[6].

Җәмәгать эше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халыкара экология фәннәре һәм тормыш куркынычсызлыгы академиясе академигы (1998).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үлеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Равил Мәганов Мәскәүдә ачыкланмаган хәлләрдә һәлак була. Аның гәүдәсе 2022 елның 1 сентябрендә Маршал Тимошенко урамындагы үзәк клиник хастаханә тәрәзәләре астында табылган. Элегрәк ул йөрәк-кан тамырлары авыруы һәм депрессия белән әлеге больницага эләккән. Җәсәде Әлмәтнең мөселман зиратында җирләнгән[7].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]