Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нефтехимик (хоккей клубы, Түбән Кама) latin yazuında])
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен
Нефтехимик битенә күчегез.
«Нефтехимик» хоккей клубы (рус. Нефтехимик (хоккейный клуб) ) — Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә 1968 елда нигез салынган профессиональ алкалы хоккей командасы. 2008 елдан Континенталь хоккей лигасында уйный.
1968 елның 23 октябрендә Түбән Кама нефть химиясе комбинаты директоры боерыгы белән оештырылган хоккей командасы зур хоккейга үз юлын шәһәр ярышларыннан башлый.
Өч елдан соң Түбән Кама клубы Татарстан АССР беренчелегенең даими катнашучысы була. 1978/79 елгы сезонда «Нефтехимик» — ТАССР беренчелегенең икенче призеры, яңа сезонда В классында чыгыш ясау хокукы бирә торган путевка иясе.
10 елдан соң — 1989 елда — команда А классына юллама яулый.
1990-еллар башында «Нефтехимик» яңа үсеш фазасына керә: хоккей командасы базасында «Нефтехимик» хоккей-спорт клубы төзелә, ул чыгыш ясаган елларында Россия ачык беренчелегенең кече көмеш медальләренә ия була, Россия ачык чемпионатында җиңүче була, шулай ук «Поволжье» зонасының иң көчле биш командасы арасына керә.
Соңгы яңарту: декабрь 2022
✳ — Статистика Плей-Офф матчларын исәпкә алып китерелә
Файл:Нефтехимик ХК 1.jpg Иске логотибы
2017/2018 сезоны башланыр алдыннан «Нефтехимик» логотибын үзгәртә, аңа бүре куя һәм кызыл төс өсти. Ребрендинг КХЛ клубларының яңа бәяләү системасы белән бәйле. 2017 елның 19 августында рәсми рәвештә «Нефтехимик»ның яңа эмблемасы тәкъдим ителә. Шулай ук команданың формасы да үзгәртелә, традицион зәңгәр-ак төсләргә кызыл төс өстәлә[ 1] .
Ларионов Игорь Викторович — генераль директор
Леонтьев Олег Юрьевич — баш тренер
Озимак Марцел — тренер
Митрошин Алексей Юрьевич — тренер
Ураков Александр Юрьевич — тренер
Никитин Андрей Борисович — видеотренер
2002 елгы Тампере Кубогы иясе
2003 елгы Татры Кубогы иясе
2007 елгы Лада Кубогы иясе
Мәскәү өлкәсе губернаторы Кубогы иясе 2007
1995 елдан бирле алкаалы хоккей буенча Россия чемпионатында. Иң югары казаныш ― 2000/2001 елгы алкалы хоккей буенча Россия чемпионатында 6нчы урын
2008 елгы сезоннан Континенталь хоккей лигасында . Иң югары казаныш ― 2009-2010 елгы КХЛ чемпионатында 6нчы урын
2012 елда Чиләбе өлкәсе губернаторы Кубогын яулаучы
Латвия тимер юлы Кубогының көмеш призеры: 2011
2017 елгы Казакъстан Президенты Кубогын яулаучы
2017 елгы Башкортстан Республикасы Кубогын яулаучы
ТАНЕКО Кубогы иясе 2022
Клубның рәсми сайты буенча