Кама сәнгать һәм дизайн институты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кама сәнгать һәм дизайн институты latin yazuında])
Кама
сәнгать һәм дизайн
институты
Эшләү еллары 2003
Ректор Эльмира Габдулла кызы Әхмәтшина
Адрес 423826, Татарстан байрагы Татарстан, Яр Чаллы, Чулман проспекты, 112 (1нче уку бинасы)
Сайт kiid.ru

Кама сәнгать һәм дизайн институты (рус. Камский институт искусств и дизайна, ЧОУ ВО «КИИД») ― Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан, 2003 елда ачылган югары уку йорты, шәхси югары һөнәри белем бирү учреждениесе. 2007 елның апреленнән ― «Халыкара Дизайнерлар берлеге» ассоциациясенең коллектив әгъзасы.
Ректор ― Эльмира Габдулловна Әхмәтшина (Ахметшина, 13.04.1969), педагогика фәннәре кандидаты (2000), доцент, Россия Сәнгать академиясенең мөхбир әгъзасы (2023).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Институт эмблемасы

2003 елның 29 гыйнварында гамәлгә куючылар җыелышы карары белән Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасында дизайн өлкәсендә беренче мөстәкыйль югары уку йортын ― Кама сәнгать һәм дизайн институтын ачу турында карар кабул ителә[1]. Уку йортын гамәлгә куючылар ― Алабуга дәүләт педагогика университеты (ректор Наил Мансурович Вәлиев; 2006 елда гамәлгә куючылар исемлегеннән чыккан), Яр Чаллы дәүләт педагогика институтының элекке баш бухгалтеры Фәүзия Исхак кызы Аверьянова (1951 елгы), ЯЧДПИ сәнгать-графика факультетының элекке деканы Эльмира Габдулла кызы Әхмәтшина (1969 елгы), 1990―2002 елларда ЯЧДПИ ректоры в.б., беренче проректор Хаҗимөхәммәт Миңнемөхәммәт улы Нургалиев (1948 елгы)[2]. Беренче уку елында 70 абитуриентны «график дизайн» һәм «интерьерны сәнгатьле проектлау» белгечлекләренә укырга кабул итәләр.

Институт ректоры итеп Хаҗимөхәммәт Миңнемөхәммәт улы Нургалиев (хәзер институт президенты), укыту һәм фәнни эш буенча проректор итеп Эльмира Габдулла кызы Әхмәтшина (хәзер ректор), финанс бүлеге җитәкчесе итеп Фәүзия Исхак кызы Аверьянова, уку бүлеге мөдире итеп Гөлнара Николаевна Аверьянова, кадрлар бүлеге җитәкчесе итеп Людмила Николаевна Нургалиева билгеләнә, кафедра мөдирләре булып республикада танылган дизайнерлар Вадим Исакович Хайман һәм Шамил Шаһит улы Мотыйгуллин сайлана[3]. Кама сәнгать һәм дизайн институты ачылуның беренче көненннән эшли башлаган укытучылар арасында: Лима Рәфыйкъ кызы Букина (хәзер проректор), Диләрә Хәмз кызы Камалова, Григорий Анатольевич Новиков һәм башкалар. 2012 елдан соң институт базасында көллият (колледж) һәм Балалар сәнгать һәм дизайн академиясе (рус. ДАИД) ачыла[4].

Шәһәр мэры (1999—2003 елларда) Рәшит Сәет улы Хәмәдиевның (1947―2003) яңа вузга тискәре мөнәсәбәте сәбәпле, яңа уку елын Низаметдинов урамындагы автомәктәп бинасында башлаган институтны аннан чыгаралар, әмма вузны 12нче комплекстагы «Реклама-Үзәк» ҖЧҖ бинасында кабул итәләр (җитәкче Фәнис Харисов). Хәзер вуз ике бинада урнашкан — Чулман проспекты, 112 (48нче комплекс) адресы буенча урнашкан мәктәпнең бер почмагында ике катны һәм Шамил Усманов урамы, 139 (50нче комплекс) адресы буенча урнашкан элеккеге балалар бакчасы бинасын алып тора[3].

2006 елның октябрендә беренче мәртәбә Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда студентлар эшләре күргәзмәсе оештырыла.

2007 елда Кама сәнгать һәм дизайн институтында «Интерьерны сәнгатьле проектлау» һәм «Дизайн» (Графика) юнәлешләре буенча (югары белем базасында) беренче чыгарылыш булган. Шул вакыттан бирле студентларның 15 чыгарылышы була. 2008 елның 28 гыйнварыннан бирле институтның чыгарылыш (диплом) квалификация эшләрен яклау буенча дәүләт имтихан комиссиясе рәисе ― РФ Сәнгать академиясе академигы (2007) һәм вице-президенты (2008), «Дизайнерлар берлеге» Халыкара ассоциациясе президенты (2018) профессор Андрей Леонидович Бобыкин[d] (Мәскәү).

2011 елның язында Кама сәнгать һәм дизайн институты һәм рәссам Илдар Мәнсәви улы Ханов (1940―2013, Казан) арасында институт студентларының Казанның Киров районы Иске Уракчы[d] (Старое Аракчино) бистәсендә Барлык диннәр гыйбәдәтханәсен төзүдә ярдәм күрсәтүе турында килешү төзелә. Бу эш студентларның җәйге практикасы формасында уза.

2011 елның августында югары уку йорты белем бирү эшчәнлегенә мөддәте чикләнмәгән лицензия ала.

2011 елның мартында ел саен Яр Чаллыда «Кама дизайн атналыгы» үткәрү традициясенә нигез салына.

2012 елда РФ мәгариф һәм фән министрлыгы лицензиясенә ярашлы югары уку йорты каршында «Дизайн» әзерлек юнәлеше буенча колледж эшли башлаган. Шулай ук Балалар сәнгать һәм дизайн академиясе ачыла (Академиягә 5 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар алына), аның филиаллары бөтен шәһәр буенча урнашкан. Академия җитәкчесе – Кама сәнгать һәм дизайн институтын тәмамлаган Марина Сергеевна Залятдинова (Ваструкова).

2021 елның 1 июлендә Кама сәнгать һәм дизайн институты коллективы Мөслим районы үзәге Мөслимдә уздырылган Федераль Сабантуйда күп санлы сувенирлар ясап катнашкан.

Белгечлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзер Кама сәнгать һәм дизайн институтында күп баскычлы сәнгать-дизайн әзерлеге системасы эшли. Институтның чыгарылыш укучылары төрле өлкәләрдә профессиональ дизайнерлар сафларын тулыландыра.

  • Дизайн (тармаклар буенча) ― урта һөнәри белем бирә ― дизайнер, укытучы квалификациясе бирелә
  • Дизайн ― югары белем–бакалавриат ― бакалавр квалификациясе бирелә [5]

Уку түләүле[6].

Институтны тәмамлаучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кама сәнгать һәм дизайн институты укытучылары
  • Денис Александрович Залятдинов,
  • Айдар Фәрит улы Нуруллин,
  • Марина Сергеевна Залятдинова (Ваструкова),
  • Мария Эдуардовна Сухорукова
башка шәһәрләрдә

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]