Эчтәлеккә күчү

Саба аграр көллияте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Саба аграр көллияте latin yazuında])
Саба аграр көллияте
Тармак авыл хуҗалыгы
Нигезләнү датасы 1980
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Идел буе федераль округы, Татарстан, Саба районы һәм Байлар Сабасы
Идарә итүче орган Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Адрес 422060, Россия Федерациясе, Татарстан республикасы, Саба районы, Байлар Сабасы штб., Кол Гали урамы, 45 йорты
Рәсми веб-сайт edu.tatar.ru/saby/org6225/
Карта

Көллият бинасы

Саба аграр көллияте, «Саба аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе[1] (рус. Сабинский аграрный колледж) — Татарстанның Саба районы үзәге Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә (2004 елдан шәһәр тибындагы бистә) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты. 2011 елдан Казан дәүләт аграр университетының фәнни-белем бирү кластерына керә[2].
Гамәлгә куючысы (2013 елдан) — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы[3].

2009 елда ТР министрлар кабинеты карары[4] белән 104нче Саба һөнәри лицее Саба аграр көллияте итеп үзгәртелә.

2008 елда укуханә «Мәгариф» милли проекты буенча 68 млн сумлык грант ота.

Укуханәнең уку корпусы янында 3 катлы тулай торагы бар.

2015 елда «РФның иң яхшы 100 көллияте» проекты исемлегенә кергән.

2017-2018 уку елына Саба аграр көллиятенә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[5] буенча 150 студент кабул ителә.

  • Бина һәм корылмаларны төзү һәм файдалану
  • Электр белән тәэмин итү
  • Авыл хуҗалыгын механикалаштыру
  • Икътисад һәм бухгалтер исәп-хисабы[6]
  • 1980-???? — ???
  • ????-???? — ???
  • ????2005 — ???
  • 2005–2024 — Закирҗан Миңнемулла улы Бикмөхәммәтов (1963)[7], авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты (2004)