Тәтеш педагогика көллияте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тәтеш педагогика көллияте latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Тәтеш педагогика көллияте
Элеккеге исемнәр Укытучылар семинариясе (1917-1919)
Педагогик курслар (1919-1921)
Тәтеш педагогия техникумы (1921-1930)
Тәтеш татар педагогия техникумы (1930-1937)
Тәтеш педагогия укуханәсе (1937-2012)
Нигезләү елы 1917
Урын Русия байрагыТатарстан байрагы Тәтеш
Адрес 422370, Татарстан, Тәтеш шәһәре, Фрунзе урамы, 23..
Сайт http://www.tetushi-tpu.ru/
Көллият бинасы

Тәтеш педагогика көллияте, рус. Тетюшский педагогический колледж1917 елдан Казан губернасы (1920 елдан Татарстан АССР, 1991 елдан Татарстан) Тәтеш шәһәрендә эшләп килүче, Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы карамагындагы урта махсус һөнәри белем бирүче дәүләт мохтариятле белем бирү оешмасы. Татарстан хөкүмәтенең сыйфат өчен премиясе дипломанты (2010).

2015 елдан исеме «Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем оешмасы итеп үзгәртелә. Педагогика профильле уку йорты фәнни-техник профильле уку йортына әверелә, һөнәри коткаручыларны һәм янгын сүндерүчеләрне дә әзерли башлый[1].
2008 елдан укуханә директоры — Татьяна Адаева.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көллият бинасы. XX гасыр башы
  • Уку йорты 1917 елда оештырылган. Казан губерна идарәсенең 366 нчы санлы карары һәм Казан укыту округы попечителе күрсәтмәсе буенча 3 еллык укытучылар семинариясе ачыла. Семинария Казан губернасы чуаш мәктәпләре өчен башлангыч сыйныф укытучылары әзерләүне максат итеп куя.
  • 1919 елда Казан губернасы мәгариф халык комиссариаты карары белән семинария педагогик курслар итеп үзгәртелә. Курслар өчен 1914 елда төзелгән[2] элекке Тәтеш ир балалар гимназиясе бинасы һәм милке бирелә.
  • 1921 елда Татарстан АССР һөнәри белем бирү баш идарәсе (рус. Татглавпрофобразования) күрсәтмәсе белән педагогик курслар педагогик техникум итеп үзгәртелә. Техникумның беренче чыгарылышы 1924 елда була.
  • 1930, май-1937, гыйнвар Тәтеш татар педагогия техникумы. 1930 елда укырга татар яшьләрен генә алалар. Ләкин укучылар саны җитмәү сәбәпле катнаш контингент (татар, урыс, чуаш, мордва) тупларга туры килә. Техникумда татар һәм урыс бүлекләре, читтән торып уку бүлеге эшләп килә.
  • 1937-2012 Тәтеш педагогия укуханәсе (1937 елдан 3 еллык, 1948 елдан 4 еллык уку срогы белән). Укуханә директорлары булып Перминов, М.М. Зиновьев, З.С. Напалкова (1941 елдан), А.И. Елизаров (1947 елдан), А.А. Бусаргина (1952 елдан) , Г.К. Пигузов (1961 елдан), Н.М. Васильев (1968 елдан), Л.А. Лапаева һ. б. эшли. Студентлар 3 триместр укый, һәрберсенең ахырында зачет бирә, аларның белеме баштарак «канәгатьләнерлек», «канәгатьләнмәслек» дип бәяләнә. 1944 елдан ССРБ ХКШ карары белән укучыларның белемен 5 балл белән бәяләү, башлангыч сыйныфларда имтихан бирү кертелә. Бөек Ватан сугышы елларында 207 укытучы әзерләнә, алар ТАССР, Каракалпак АССР, Бурят АССР, Волгоград өлкәсенә җибәрелә.
  • 1947 елда татар бүлеге ябыла, бүлек Арча педагогия укуханәсенә күчерелә.
  • 1966 елда ССРБ министрлар шурасының «Спортны һәм физик тәрбияне киң җәелдерү турында» карарын үтәү максатында укуханәдә физик тәрбия бүлеге ачыла.
  • 1993 елда музыка бүлеге ачыла.
  • 1997-1998 уку елында башлангыч мәктәп психологлары әзерләүче тәҗрибә төркеме ачыла.
  • 2012-2015 Тәтеш педагогия көллияте[3].
  • 2015 елдан Тәтеш гражданнарны яклау көллияте дәүләт автоном һөнәри белем оешмасы[4].

Белгечлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башлангыч белем бирү (башлангыч сыйныфлар укытучысы)
  • Физик тәрбия (физик тәрбия укытучысы)
  • Музыка белеме (музыка укытучысы, музыка җитәкчесе)
  • Гамәли информатика (техник-программист)
  • Гадәттән тыш хәлләрдә саклану (техник-коткаручы)
  • Янгын куркынычсызлыгы (техник)
  • Туризм (туризм буенча белгеч)

Укуханәне тәмамлаучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Укытучылар семинариясе (1917-1919)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Михаил Кузьмин (Михаил Сеспель) — совет чуаш поэзиясенә нигез салучы.
  • Павел Бекшанский — журналист, Тәтештә комсомол оештыручы, ТАССР укытучылар һөнәри берлеге рәисе.
  • Петр Слесарев — ССРБ балык сәнәгате баш идарәсе кадрлар бүлеге башлыгы.
  • Михаил Каштанов — профессор (Ленинград).
  • Андрей Сергеев — химия фәннәре кандидаты (ССРБ Госпланында эшләгән).

Педагогик курслар (1919-1921)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Василий Дмитриев — РКСМ Чуаш өлкә комитеты беренче сәркатибе (1920).
  • Семен Андреев — Чуаш авыл хуҗалыгы институты профессоры.

Педагогия техникумы (1921-1937)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Варфоломей Харитонов — Чуаш АССР министрлар шурасы рәисе (1940-1950).
  • Иван Рушников — ТАССР мәгариф министры урынбасары.
  • Бари Хәмитов — биология фәннәре докторы, профессор (Горно-Алтайск).
  • Һадый Галиев — ТАССР Югары шурасы президиумы рәисе урынбасары.
  • Зиннур Сәгъдиев — ТАССР министрлар шурасы рәисе урынбасары.
  • Шәриф Сәлитов — икътисад фәннәре кандидаты (КФЭИ), запастагы майор.
  • Аркадий Сироткин — Буа ветеринария техникумы укытучысы.
  • Петр Петров — язучы, ССРБ язучылар берлеге әгъзасы.
  • Абдуллин — химия фәннәре кандидаты (КХТИ).

Педагогия училищесы (1937-2012)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Анастасия Топоркова — укытучыларның Бөтенсоюз съезды делегаты (1968).
  • Нурулла Габитов (1924-2001) — журналист, ТКН баш мөхәррире урынбасары, РСФСР, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре.
  • Азат Җәләлов — тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.
  • Иван Христенко — адвокат (Украина).
  • Вахит Хаков — профессор (КФУ), филология фәннәре докторы.
  • Анатолий Самаркин — дипломат (Финляндиядәге илчелектә 12 ел эшли).
  • Александр Вотетин — ССРБ спорт мастеры.
  • Георгий Цыганов — профессор, Яр Чаллы физик тәрбия институты ректоры.
  • Александр Земляков — профессор, педагогика фәннәре кандидаты.
  • Нина Воробьева — спорт мастеры.
  • Юрий Шегуров — спорт мастеры.
  • Михаил Горохов — спорт мастеры.
  • Мария Королева — спорт мастеры.
  • Евгений Нестеров — спорт мастеры.
  • Сергей Павлов — спорт мастеры.
  • Татьяна Васильева — чаңгы буенча «Урожай» ИСҖ чемпионы.
  • Галина Кӗмӗл (Серебрякова-Порфирьева) — чуаш шагыйрәсе, Русия язучылары берлеге әгъзасы (1999), милиция (полиция) капитаны.
  • Татьяна Власова — ВЛКСМ XVIII съезды делегаты.
  • Дина СадыйковаЧуашстан юстиция министры, генерал-майор.
  • Людмила Харисова — профессор.
  • Валентина Сандрюхина — «1998 ел мәктәбе», «Ел директоры» бөтенроссия конкурсы лауреаты.
  • Асия Гыймранова — «1997 ел укытучысы» конкурсы лауреаты (Казанның Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татмедиа сайты
  2. Тәтеш туган якны өйрәнү музее сайты
  3. Татарстан министрлар кабинеты карары 23.02.2012 № 150
  4. Татарстан министрлар кабинеты карары 28.08.2015 № 630