Болгар ислам академиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Болгар ислам академиясе latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Болгар ислам академиясе
Болгар ислам академиясе.jpg
Халыкара исем
Bulgarian islamic academy
Төр академия
Нигезләнгән 2017
Ректор Данияр Габдрахманов (2019 елдан)
Адрес 422840, РФ, ТР, Болгар, Кол Гали ур., 1а
Сайт bia.tatar

Болгар ислам академиясе — югары дини белем бирү буенча мөселман уку йорты. Укыту магистратура, аспирантура һәм докторантура программалары буенча алып барыла. Уку йортының өч оештыручысы бар: Үзәк диния нәзарәте, РФ мөселманнарының дини идарәсе, Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2015 елның 4 ноябрендә ТР Президенты Р. Н. Миңнеханов «Болгар ислам академиясен нгезләү һәм Казан изге ана иконасы соборын торгызу турында» № УП-1066 санлы указга кул куя[1].

Төзелешнең инвесторы итеп Минтимер Шәймиев җитәкчелендәге «Яңарыш» фонды билгеләнә.

2016 елның 21 маенда бина нигезенә беренче таш, истәлек капсуласы салына.

2017 елның 4 ноябрендә академия тантаналы төстә ачыла[2].

Максаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Болгар ислам академиясенең төп бурычы — югары белемгә ия булган ислам дине белгечләрен әзерләп чыгару, традицион исламны, дини тәгълимәт мәктәбен яңадан торгызуга ярдәм итү, дөнья стандартларына туры килүче классик югары ислам белемен чит илләргә чыкмыйча алу мөмкинлеге тудыру.

Структура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Академия биш кафедрадан тора. Ислам икътисады һәм финанслар кафедрасы, Коръән нигезләрен һәм сөннәт өйрәнү кафедрасы, гарәп теле кафедрасы, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы, менеджмент һәм дәүләт белән конфессияләр арасын өйрәнү кафедрасы.

Студентларның гомуми саны якынча 150 кеше, шуларның 50 студенты беренче курста. Магистрларның уку вакыты 3 ел дәвамында бару турында карар кабул ителгән. Докторантурада уку 2 ел дәвам итә.

Укыту теле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Болгар ислам академиясе — федераль дәрәҗәдәге уку йорты. Шуңа күрә уку гарәп һәм рус телләрендә алып барыла. Фәнни эшләр язганда, студентлар татар телле чыганакларга да таяна ала[3].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]