Эчтәлеккә күчү

Яр Чаллы сәнгать көллияте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яр Чаллы сәнгать көллияте latin yazuında])
Яр Чаллы сәнгать көллияте
Нигезләнү датасы 12 июнь 1979
Нигезләүче РСФСР Мәдәният министрлыгы[d]
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Идел буе федераль округы, Татарстан, Чаллы һәм Комсомол районы
Урам Габдулла Тукай яр буе урамы
Ана ширкәт Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
Адрес 423802, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Тукай яр буе урамы, 33 йорт
Рәсми веб-сайт artcollegechelny.ru(рус.)
Карта

Көллиятнең уку бинасы

Яр Чаллы сәнгать көллияте (рус. Набережночелнинский колледж искусств, ингл. Naberezhnye Chelny College of Arts) — 1979 елдан Татарстан АССРның (1991 елдан Татарстан) Яр Чаллы шәһәрендә эшләп килүче, Татарстан мәдәният министрлыгы карамагындагы уку йорты, дәүләт мохтариятлы урта һөнәри белем бирүче уку йорты (көллият).


Татарстанда сәнгать өлкәсендә күппрофильле белгечләр әзерләүче бердәнбер урта һөнәри белем бирүче дәүләт уку йорты [1]. Белем рус һәм татар телләрендә бирелә. Балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре өчен һөнәри әзерлекле укытучылар, балет һәм халык биюләре ансамбльләре өчен артистлар, хореографлар, мәдәният һәм сәнгать оешмалары өчен хезмәткәрләр, һөнәри рәссамнар һәм дизайнерлар, музыкантлар әзерли.

Устав буенча исеме — Татарстан Республикасының урта һөнәри белем бирү автономияле дәүләт мәдәният учреждениясе «Яр Чаллы сәнгать көллияте» (рус. Государственное автономное образовательное учреждение среднего профессионального образования Республики Татарстан «Набережночелнинский колледж искусств», ингл. The State Autonomous Educational Institution of the Secondary professional Education «The Art College of Naberezhnye Chelny»)[2].

  • 1979 елның 12 июнендә РСФСР мәдәният министрлыгы боерыгы, ТАССР министрлар шурасы карары белән Яр Чаллы сәнгать училищесы (рус. Набережночелнинское училище искусств) буларак оештырылган. Башта 3 бүлек ачылган: уен коралларында уйнау осталыгы (фортепиано, кыллы, тынлы һәм бәрмә уен кораллары), хореография осталыгы, сәнгатьчә бизәү. Соңрак тагын 3 бүлек өстәлә: вокал сәнгате, халык оркестры уен кораллары, музыка теориясе. Сәнгатьчә бизәү бүлеге исеме «Дизайн бүлеге» итеп үзгәртелә.
  • 2007 елның 24 августыннан Яр Чаллы сәнгать көллияте.
  • 2008 елның гыйнварыннан мохтариятлы уку йорты.
  • Уен коралларында башкару (фортепино, кыллы оркестр уен кораллары, тынлы һәм бәрмә уен кораллары, халык оркестры уен кораллары)
  • Музыка теориясе
  • Бию сәнгате (төрләр буенча)
  • Дизайн (тармаклар буенча)
  • Җыр сәнгате

«Уен кораллында башкару» бүлеген тәмамлаучыларның һәр икенчесе Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Екатеринбург, Түбән Новгород консерваторияләрендә, Гнесиннар исемендәге музыка академиясендә укуын дәвам иттерә.
«Дизайн» бүлеген тәмамлаучылар Мәскәүнең ВГИК, Строганов исемендәге сәнгать-сәнәгать университетына, Санкт-Петербургның барон Штиглиц (элекке Мухина) исемендәге сәнгать академиясенә, Казан, Түбән Новгород, Екатеринбург, Ижау архитектура-төзелеш академияләренә укырга керә.

Яр Чаллының ГЭС бистәсендә урнашкан бина 1979 елда кирпечтән 2 катлы итеп төзелгән.
Көллиятнең тулай торагы юк.


Уку йортында 35 ел дәвамында 1 750 белгеч әзерләнгән.
Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Казан» милли-мәдәни үзәгенең бию ансамбле, Яр Чаллының «Визит» джаз-оркестры (җитәкчесе Владимир Завьялов), «Провинция» камера оркестры (җитәкчесе Игорь Лерман) артистларының күпчелеге әлеге уку йортын тәмамлаган[3]. Яр Чаллы шәһәренең балаларга өстәмә белем бирү оешмалары хезмәткәрләренең 65 % ы, шәһәр иҗади коллективлары составының 37% ы — көллиятне тәмамлаучылар.
«Березка» академия хореография ансамблендә, И. Моисеев исемендәге дәүләт академия бию ансамблендә, «Гжель» дәүләт бию ансамлендә, М.Е. Пятницкий исемендәге рус халык хорының бию төркемендә, дәүләт академик Казак хорында, Төньяк флотның һәм Балтика флотының хәрби-диңгез ансамбльләрендә, Мәскәү хәрби округы ансамблендә, РФ ЭЭМ җыр һәм бию ансамблендә, Башкортстан һәм Коми дәүләт бию ансамбльләрендә, Чуаш дәүләт опера һәм балет театрында һ.б. көллиятнең «Бию сәнгате» бүлеген тәмамлаучылар хезмәт куя.
Көллиятне тәмамлаган РФ рәссамнар берлеге әгъзалары:



  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0