Актаныш технология техникумы
Актаныш технология техникумы | |
Нигезләнү датасы | 1975 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Идел буе федераль округы, Татарстан, Актаныш районы һәм Актаныш |
Идарә итүче орган | Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы |
Адрес | 423740, Россия Федерациясе, Татарстан республикасы, Актаныш районы, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 61 йорт |
Рәсми веб-сайт | edu.tatar.ru/aktanysh/org6177 |
Актаныш технология техникумы, «Актаныш технология техникумы» дәүләт автоном һөнәри мәгариф оешмасы (рус. Актанышский технологический техникум) — Татарстанның Актаныш районы үзәге Актаныш авылында (1988-1991 елларда эшчеләр бистәсе) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты. Гамәлгә куючысы (2013 елдан) — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы[1].
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1975 елда Бөгелмә районы Карабаш эшчеләр бистәсендә урнашкан 40нчы санлы Карабаш урта һөнәри техник уку йорты (СПТУ) базасында «12нче санлы һөнәри техник уку йорты» (ПТУ) буларак оештырылган[2].
1977 елның 11 апреленнән «12нче санлы Актаныш авыл урта һөнәри техник уку йорты» (ССПТУ).
1983 елдан «80нче санлы урта һөнәри техник уку йорты» (СПТУ).
1994 елдан «Актаныш районының 80нче санлы һөнәри уку йорты» (ПТУ)[3].
2007 елда «80нче санлы һөнәри уку йорты» дәүләт бюджеттагы башлангыч һөнәри белем бирүче уку йорты ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карамагына күчерелә[4].
2011 елдан лицей — «80нче санлы һөнәри лицей» дәүләт автоном башлангыч һөнәри белем бирүче уку йорты[5].
2013 елдан техникум — «Актаныш технология техникумы» дәүләт автоном урта һөнәри белем бирүче уку йорты (ГАОУ СПО) [6]. 2013 елдан гамәлгә куючысы — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы[7].
2014 елда «Актаныш технология техникумы» дәүләт автоном урта һөнәри белем бирүче уку йорты (ГАОУ СПО) «Актаныш технология техникумы» дәүләт автоном һөнәри мәгариф оешмасы (ДАҺМУ, ГАПОУ) итеп үзгәртелә[8].
Белгечлекләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты — 9 сыйныфтан соң, уку вакыты 2 ел, 10 ай (торып уку);
- Терлекчелек остасы (мастер) — 9 сыйныфтан соң, уку вакыты 2 ел, 10 ай (торып уку);
- Авыл хуҗалыгын электрлаштыру һәм автоматлаштыру — 9 сыйныфтан соң, уку вакыты 3 ел, 10 ай (торып уку);
- Авыл хуҗалыгын механикалаштыру — 9 сыйныфтан соң, уку вакыты 3 ел, 10 ай (торып уку);
- Җәмәгать туклануы системалары азык-төлек технологиясе — 9 сыйныфтан соң, уку вакыты 3 ел, 10 ай (торып уку);
- Икътисад һәм бухгалтер хисабы — 9 сыйныфтан соң, уку вакыты 2 ел, 10 ай (торып уку);
- Тегү җиһазлары операторы (тегүче) — 8нче төр коррекция мәктәбе базасында, уку вакыты 2 ел (торып уку). 2017-2018 уку елында кабул итү юк.
Бина
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Уку бинасы 1977 елда 440 укучы урынына исәпләп төзелгән. 1992 елда бина өстәмә 180 укучы урынына киңәйтелгән. 168 урынлык тулай торагы бар[9].
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Директорлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1975-1977 — Инсаф Гыйлемҗан улы Андерьянов
- 1977-1982 — Марс Гали улы Шәйхин
- 1982-1987 — Ясур Фәрухҗан улы Әхтәмов
- 1987-2003 — Баязит Шәймәрдан улы Мөхәммәтов
- 2003-2009 — Фидания Кәндел кызы Фәтхиева
- 2009-2015 — Клара Разетдин кызы Вәлиева («Ел директоры-2011»)
- 2015-2016 — Таһир Зиннур улы Әхмәев
- 2017 елдан ― Ләйсән Фоат кызы Нурлыева
- 2020 елдан ― Ландыш Җәүдәт кызы Шәмсунова [10]
Укытучылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Шулай ук карагыз: Төркем:Актаныш технология техникумы укытучылары.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Тәмамлаучылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Шулай ук карагыз: Төркем:Актаныш технология техникумын тәмамлаучылар.
35 ел эчендә уку йорты 14 меңнән артык белгеч әзерләгән, шул исәптән 5 111 тракторчы-машинист, 5 626 шофер, 213 комбайнчы, 1 039 аш-су остасы, 208 сыер саву операторы, 303 ташчы, 25 штукатур-буяучы, 24 төзүче, 92 сугару остасы, 95 сатучы, 593 авыл хуҗалыгы бухгалтеры, 379 тегүче, 122 эретеп ябштыручы, 32 терлекчелек остасы, 15 чәчәк үстерүче, 18 мәдәниятне оештыручы, 25 ветеринария хезмәткәре, 20 токарь, 61 электромонтер, 25 социаль хезмәткәр.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ ТР мәгариф һәм фән министрлыгы сайты, archived from the original on 2017-05-17, retrieved 2017-04-23
- ↑ ТАССР халык мәгарифе министрлыгы фәрманы № 285 13.05.1975
- ↑ ТР мәгариф министрлыгы фәрманы № 320 01.12.1994
- ↑ ТР министрлар кабинеты карары 3 492 20.09.2007
- ↑ ТР министрлар кабинеты карары № 619 01.08.2011
- ↑ ТР министрлар кабинеты карары № 340 22.05.2013
- ↑ ТР министрлар кабинеты карары № 592 22.08.2013
- ↑ ТР министрлар кабинеты карары № 160 15.03.2014
- ↑ Техникум тулай торагының Вконтактедагы сәхифәсе
- ↑ Шамсунова Ландыш Явдатовна. 2021 елның 27 сентябрь көнендә архивланган. Электронное образование Республики Татарстан
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Уку йортының «Татарстан республикасы электрон мәгарифе» порталындагы бите(үле сылтама)
- Техникум сайты 2018 елның 7 март көнендә архивланган.