Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте latin yazuında])
Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте
Элеккеге исемнәр Баулы индустриаль-педагогика техникумы (1963-1965)
Бөгелмә индустриаль-педагогика техникумы (1965-1997)
Нигезләү елы 1963
Урын Россия байрагыТатарстан байрагы Казан
Адрес 423235, Татарстан, Бөгелмә шәһәре, Ленин ур., 137.
Сайт http://college-bppk.ucoz.ru/
Көллият бинасы

Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте, «Бөгелмә профессиональ-педагогика көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем учреждениесе[1], рус. Бугульминский профессионально-педагогический колледж1965 елдан Бөгелмә шәһәрендә эшләп килүче, Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы карамагындагы урта махсус һөнәри белем бирүче бюджеттагы дәүләт белем бирү оешмасы.
Көллият директоры (1985 елдан) — Фәрид Мәсгут улы Кәлимуллин, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган укытучысы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Директорлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Белгечлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уку йорты нигезләнгән елларда «Хезмәт укытучысы», «Хезмәт һәм сызым укытучысы», «Хезмәт, сызым һәм физик тәрбия укытучысы», «Металл кисү» белгечлекләре дә булган.

  • Авыл хуҗалыгын механикалаштыру (һөнәри белем мастеры, техник дипломы бирелә). Уку срогы 4 ел 10 ай.
  • Автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт (һөнәри белем мастеры, техник дипломы бирелә). Уку срогы 4 ел 10 ай.
  • Автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт (техник дипломы бирелә). Уку срогы 3 ел 10 ай.
  • Авыл хуҗалыгын электрлаштыру һәм автоматлаштыру (һөнәри белем мастеры, техник дипломы бирелә) Уку срогы 4 ел 10 ай.
  • Икътисад һәм бухгалтер исәп-хисабы (бухгалтер дипломы бирелә). Уку срогы 2 ел 10 ай.
  • Банк эше (банк эше белгече дипломы бирелә). Уку срогы 2 ел 10 ай.
  • Хокук саклау эшчәнлеге (юрист дипломы бирелә). Уку срогы 3 ел 6 ай.
  • Социаль хезмәт (социаль эш белгече дипломы бирелә). Уку срогы 2 ел 10 ай.
  • Хокук һәм социаль тәэминатны оештыру (юрист дипломы бирелә). Уку срогы 2 ел 10 ай.
  • Автомеханик (слесарь, машина йөртүче, заправкада эшләүче дипломы бирелә). Уку срогы 10 ай.
  • Электр челтәрен ремонтлау буенча электромонтер (электромонтер дипломы бирелә). Уку срогы 10 ай.

Көллият базасында Бөгелмә шәһәре һәм Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары өчен һәртөрле машина йөртүчеләр әзерләү үзәге ачылган. Производствога өйрәтү укытучылары өчен белем күтәрү курслары да эшли.

Уку йортын тәмамлаучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

50 ел вакыт эчендә уку йортында Татарстан, Башкортстан, Ырынбур өлкәсе һ.б. өчен 10 меңнән артык белгеч әзерләнгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Уку йортының Уставы буенча атамасы
  2. РСФСР министрлар шурасы каршындагы Һөнәри белем бирү дәүләт комитетының баш идарәсе боерыгы № 204 13.07.1962
  3. РСФСР министрлар шурасы каршындагы Һөнәри белем бирү дәүләт комитетының баш идарәсе боерыгы № 127 24.03.1963
  4. РФ мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы 30.09.2011 № 2422
  5. ТР министрлар кабинеты карары № 224 06.04.2015