Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте
Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте | |
---|---|
Элеккеге исемнәр | Баулы индустриаль-педагогика техникумы (1963-1965) Бөгелмә индустриаль-педагогика техникумы (1965-1997) |
Нигезләү елы | 1963 |
Урын | Казан |
Адрес | 423235, Татарстан, Бөгелмә шәһәре, Ленин ур., 137. |
Сайт | http://college-bppk.ucoz.ru/ |
Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте, «Бөгелмә профессиональ-педагогика көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем учреждениесе[1], рус. Бугульминский профессионально-педагогический колледж — 1965 елдан Бөгелмә шәһәрендә эшләп килүче, Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы карамагындагы урта махсус һөнәри белем бирүче бюджеттагы дәүләт белем бирү оешмасы.
Көллият директоры (1985 елдан) — Фәрид Мәсгут улы Кәлимуллин, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган укытучысы.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1962 елда Лениногорск шәһәрендә Лениногорск индустриаль-педагогика техникумы ачыла[2].
- 1963 елда Баулы эшчеләр бистәсендә (1996 елдан шәһәр) Баулы индустриаль-педагогика техникумы ачыла[3].
- 1965 елда Баулы индустриаль-педагогика техникумы Бөгелмәгә күчерелә, исеме Бөгелмә индустриаль-педагогика техникумы итеп үзгәртелә.
- 1997 елда Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте итеп үзгәртелә[4].
- 2004-2009 елларда уку йортында Казан аграр университетының Бөгелмә вәкиллеге урнаша.
- 2015 елда Бөгелмә педагогика көллияте белән берләштерелә һәм аның дәвамчысы булып таныла[5].
Директорлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1962-1975 Николай Назаров
- 1975-1985 Хәмит Шәфыйков
- 1985 елдан Фәрид Кәлимуллин
Белгечлекләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Уку йорты нигезләнгән елларда «Хезмәт укытучысы», «Хезмәт һәм сызым укытучысы», «Хезмәт, сызым һәм физик тәрбия укытучысы», «Металл кисү» белгечлекләре дә булган.
- Авыл хуҗалыгын механикалаштыру (һөнәри белем мастеры, техник дипломы бирелә). Уку срогы 4 ел 10 ай.
- Автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт (һөнәри белем мастеры, техник дипломы бирелә). Уку срогы 4 ел 10 ай.
- Автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт (техник дипломы бирелә). Уку срогы 3 ел 10 ай.
- Авыл хуҗалыгын электрлаштыру һәм автоматлаштыру (һөнәри белем мастеры, техник дипломы бирелә) Уку срогы 4 ел 10 ай.
- Икътисад һәм бухгалтер исәп-хисабы (бухгалтер дипломы бирелә). Уку срогы 2 ел 10 ай.
- Банк эше (банк эше белгече дипломы бирелә). Уку срогы 2 ел 10 ай.
- Хокук саклау эшчәнлеге (юрист дипломы бирелә). Уку срогы 3 ел 6 ай.
- Социаль хезмәт (социаль эш белгече дипломы бирелә). Уку срогы 2 ел 10 ай.
- Хокук һәм социаль тәэминатны оештыру (юрист дипломы бирелә). Уку срогы 2 ел 10 ай.
- Автомеханик (слесарь, машина йөртүче, заправкада эшләүче дипломы бирелә). Уку срогы 10 ай.
- Электр челтәрен ремонтлау буенча электромонтер (электромонтер дипломы бирелә). Уку срогы 10 ай.
Көллият базасында Бөгелмә шәһәре һәм Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары өчен һәртөрле машина йөртүчеләр әзерләү үзәге ачылган. Производствога өйрәтү укытучылары өчен белем күтәрү курслары да эшли.
Уку йортын тәмамлаучылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]50 ел вакыт эчендә уку йортында Татарстан, Башкортстан, Ырынбур өлкәсе һ.б. өчен 10 меңнән артык белгеч әзерләнгән.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Көллиятнең рәсми сайты
- Көллиятнең «Татарстанның электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе 2020 елның 27 сентябрь көнендә архивланган.
- Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте: кичә, бүген, иртәгә(рус.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Уку йортының Уставы буенча атамасы
- ↑ РСФСР министрлар шурасы каршындагы Һөнәри белем бирү дәүләт комитетының баш идарәсе боерыгы № 204 13.07.1962
- ↑ РСФСР министрлар шурасы каршындагы Һөнәри белем бирү дәүләт комитетының баш идарәсе боерыгы № 127 24.03.1963
- ↑ РФ мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы 30.09.2011 № 2422
- ↑ ТР министрлар кабинеты карары № 224 06.04.2015