Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте
Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте | |
---|---|
Элеккеге исемнәр | Алабуга китапханә техникумы (1936-1960) Татарстан республика мәдәни-агарту училищесы (1960-1990) Татарстан республика мәдәният училищесы (1990-1993) Алабуга мәдәният училищесы (1993-2007) Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесы (2007-2013') |
Нигезләү елы | 1936 |
Урын | Алабуга |
Адрес | 423600, Татарстан, Алабуга шәһәре, Яр буе ур., 7. |
Сайт | https://edu.tatar.ru/elabuga/page892.htm/page968103.htm |
Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте, рус. Елабужский колледж культуры и искусств — 1936 елдан Татарстан АССР (1991 елдан Татарстан) Алабуга шәһәрендә эшләп килүче, Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы карамагындагы урта махсус һөнәри белем бирүче дәүләт автоном белем бирү оешмасы.
Көллият директоры (2005 елдан) — Әлфирә Гыйльмулла кызы Әкбәрова, филология фәннәре кандидаты.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1936 елда Алабуга педагогия училищесынең китапханә бүлеге нигезендә Алабуга китапханә техникумы оештырыла.
- 1949 елда Алабуга сәяси агарту техникумы ачыла.
- 1960 елда әлеге уку йортлары китапханә һәм клуб бүлекчәләре булган Татарстан республика мәдәни-агарту училищесынә берләштерелә.
- 1990 елдан Татарстан республика мәдәният училищесы.
- 1993 елдан Алабуга мәдәният училищесы.
- 2007 елдан Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесы.
- 2013 елдан Алабуга мәдәниият һәм сәнгать көллияте.
Директорлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]И.Н.Кучеров, Г.О. Колчерин, С.Я. Әхмәтов, Н.С. Каверзин, И.Т. Кобров, Г.Г. Насыйбуллин, М.И. Машанов, Г.Х. хөсәенов, И.Г. Нургалимов, Р.А. Рәхмәтуллин, И.З. Шәймәрданов.
Белгечлекләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|
|
Уку йортын тәмамлаучылар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз:Төркем:Алабуга мәдәният укуханәсен тәмамлаучылар
80 ел эчендә Татарстан һәм күрше өлкәләрнең мәдәният оешмалары, гомуми белем бирү мәктәпләре һәм сәнгать мәктәпләре өчен махсус урта белемле 15 мең хезмәткәр әзерләнә.
- Мансур Хәсәнов, Татарстан ФА президенты.
- Равил Низамов, Татарстан мәгариф министры.
- Н. Максютин, профессор.
- Татьяна Дунаева, профессор.
- Фоат Галимуллин, КФУ профессоры.
- Илгизәр Миргалимов, дирижер, КДМИ профессоры.
- Әнәс Галиуллин, Татарстанның халык артисты (2008).
- Г. Вафина, Татарстанның халык артисты.
- Александр Богатырев, Татарстанның халык артисты.
- Әнвәр Шәрәфиев, композитор.
- Илфат Дәүләтшин, композитор.
- Валерий Әхмәтшин, композитор.
- Владимир Мироваев, үзешчән композитор, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.
- Веня Фомин, чуаш композиторы.
- Гөлзада Әхтәмова, шагыйрә.
- Халидә Уразаева, мәдәният эшлеклесе, җырчы, ТАССР, РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре.
- Сылу Бәйрәмова, драма актрисасы, Әтнә татар дәүләт драма театры артисты.
- Зөлфия Газизова, драма актрисасы.
- Римма Гайсина, драма актрисасы, Татарстан Республикасының Атказанган артисты (2019).
Бина
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Уку йортының Яр буе һәм Спас урамнарында урнашкан биналары — XIX гасыр уртасы архитектура истәлеге, Алабуга тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгына керүче биналар.
1848-1856 елларда Вятка губернасы архитекторы А.С. Миртов проекты буенча төзелгән. Әүвәл Спас соборының бер өлеше булган әрхәрәй йорты булып хезмәт иткән[1].
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Көллиятнең «Татарстан электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе 2021 елның 16 апрель көнендә архивланган.
- Алабуга мәдәният училищесы турында «Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрендә 2016 елның 6 август көнендә архивланган.