Илгизәр Миргалимов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илгизәр Миргалимов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Илгизәр Миргалимов
Туган телдә исем Илгизәр Миргасыйм улы Миргалимов
Туган 5 август 1942(1942-08-05)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Боламык
Үлгән 20 гыйнвар 2019(2019-01-20) (76 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Рихард Зорге урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Әлма-матер Мәскәү дәүләт мәдәният үнивирситите[d]
Һөнәре дирижер, вуз укытучысы
Гыйльми дәрәҗә: педагогика фәннәре докторы[d]

Илгизәр Миргалимов, Илгизәр Миргасыйм (Миргас[2]) улы Миргалимов (1942 елның 5 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Боламык2019 елның 20 гыйнвары, РФ, ТР, Казан) — дирижер, педагог, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры (2002), педагогика фәннәре докторы (2001).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1942 елның 5 августында Татарстан АССР Сарман районы Боламык авылында туган. Мортыштамак җидеелык мәктәбенең башлангыч сыйныфларын, Сарман урта мәктәбен (1959), Алабуга мәдәни-агарту укуханәсен (2013 елдан көллият) (1962), Мәскәү мәдәният институтын (1968) тәмамлаган. «Социально-педагогическое моделирование профессиональной направленности в вузах культуры (Ценностно-содержательные аспекты)» темасына докторлык диссертациясе яклаган (2001)[3].

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

19621963 елларда Сарман районы (1976 елдан Тукай районы) Теләнче-Тамак авылы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе, Теләнче-Тамак урта мәктәбендә музыка укытучысы.

19681975 елларда Алабугада Татарстан республика мәдәният укуханәсендә (1993 елдан Алабуга мәдәният укуханәсе, 2007 елдан Алабуга мәдәният һәм сәнгать укуханәсе, 2013 елдан көллият) укыта [4].

1975 елдан Казан дәүләт мәдәният институты (1991 елдан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты, 1995 елдан Казан дәүләт мәдәният әм сәнгать академиясе, 2002 елдан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, 2015 елдан институт) укытучысы, профессор (2002). 20 дән артык фәнни хезмәт авторы. КДМИ каршындагы диссертацияләр яклау буенча шура әгъзасы (2008 елдан).

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сарман районы энциклопедиясе (төзүчесе Дамир Гарифуллин): 1нче китап. Яр Чаллы: «Идел-Йорт», 2000, 123нче бит.
  2. Илһамлы Сарман. Антология (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). Казан: «Яз», 2017. ISBN 978-5-95-00696-1-1
  3. Хушлашу сүзе. «Сарман», 2019 ел, 25 гыйнвар, 4нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]