Норлат аграр техникумы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Норлат аграр техникумы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Норлат аграр техникумы
Элеккеге исемнәр 99нчы санлы Норлат һөнәри лицее (2001-2010)
Нигезләү елы 1979
Урын Русия байрагы Татарстан байрагы Норлат
Адрес 423040 ТР Норлат, Ленинград урамы, 15нче йорт
Сайт https://edu.tatar.ru/nurlat/org6223/page1363575.htm
Техникум бинасы
Техникум филиалы бинасы. Чирмешән

Норлат аграр техникумы, уку йортының ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[1] белән расланган уставы нигезендә Нурлат аграр техникумы, (рус. Нурлатский аграрный техникум ) — Татарстанның Норлат шәһәрендә (1938 елдан шәһәр тибындагы бистә, 1961 елдан шәһәр) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты.
Гамәлгә куючы (2013 елдан) — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы[2].
Директоры (2017 елдан) — Ранас Нурулла улы Нутфуллин.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Норлат районы Корманай (Кизләү) мәктәбе бинасында эшләгән 33нче авыл урта һөнәри-техник укуханәсе (ССПТУ-33) (423001 ТР Норлат районы, Корманай (Кизләү), Мәктәп ур., 2а) базасында ачыла[3].

2011 елда ТР министрлар кабинеты карары[4] белән 99ны санлы Норлат һөнәри лицее (ПЛ-99) Норлат аграр техникумы итеп үзгәртелә[5].

2013 елда ТР министрлар кабинеты карары[6] белән 106нчы санлы Чирмешән һөнәри укуханәсе (423100 ТР Чирмешән районы, Чирмешән авылы, Полевая урамы, 1нче йорт) Норлат аграр техникумының филиалы итеп үзгәртелә (филиал җитәкчесе — Владимир Александр улы Островский).

Белгечлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уку йорты ачылганнан бирле 10 меңнән артык белгеч әзерләнгән[7].

2017-2018 уку елына Норлат аграр техникумына ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[8] буенча 205 студент кабул ителә.

  • Эретеп ябыштыручы (кул белән һәм өлешчә механикалаштырылган эретеп ябыштыру)
  • Аш-су остасы, кондитер (аш-су остасы, кондитер)
  • Авыл хуҗалыгын механикалаштыру
  • Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты
  • Автомобиль транспортын техник файдалану һәм ремонтлау
  • Автомеханик
  • Икътисад һәм бухгалтер исәп-хисабы

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 4910/15 20.04.2015
  2. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
  3. Корманай (Кизләү) мәктәбенең «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе
  4. ТР министрлар кабинеты карары № 527 29.06.2011
  5. «Рәсми Татарстан» порталында
  6. ТР министрлар кабинеты карары № 209 27.03.2013
  7. 35 лет Нурлатскому аграрному техникуму. «Профобразование» интернет-басмасы, 13.10.2014
  8. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 2405/16 19.12.2016