Лима Букина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лима Букина latin yazuında])
Лима Букина
Туган телдә исем Лима Рәфикъ кызы Букина
Туган 26 гыйнвар 1967(1967-01-26) (57 яшь)
СССР, РСФСР, БАССР, Борай районы, Зур Бадрак
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре рәссам, педагог
Балалар кызы Рузанна
Сайт Картины Лимы Букиной

Лима Букина, Лима Рәфикъ кызы Букина (1967 елның 26 гыйнвары, СССР, РСФСР, БАССР, Борай районы, Зур Бадрак) ― дизайнер, рәссам-акварелист, «Дизайнерлар берлеге» халыкара иҗтимагый ассоциациясе (2007) һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы. Яр Чаллыдагы Кама сәнгать һәм дизайн институтының проректоры (2008 елдан), доцент. Практик рәссам, акварель сәнгате һәм флористика буенча күпсанлы мастер-класслар авторы[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1967 елның 16 гыйнварында БАССР Борай районы Зур Бадрак авылында туган. 1969 елдан гаиләсе Кызыл Кама районы үзәге Николо-Берёзовка бистәсендә яшәгән. Нефтекамскидагы балалар сынлы сәнгать мәктәбендә белем алган. 1984 елда Алабуга дәүләт педагогика институтының Чаллыдагы филиалына (1990 елдан Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты) укырга кергән.

Югары уку йортын тәмамлагач, Чаллы дәүләт педагогика институтының (ЧДПИ) «Сынлы сәнгать һәм сызым укыту методикасы» кафедрасында эшли башлый. ЧДПИ студентларына рәсем, сынлы сәнгать, гамәли сәнгать, махсус методика укыта.

Лима Рәфикъ кызы Букина Кама сәнгать һәм дизайн институтының 2003 елның 29 гыйнварында ачылган көненнән эшли башлаган укытучыларның берсе[2]. 2008 елдан уку эше һәм гомуми мәсьәләләр буенча проректор вазыйфасында [3]. Әлеге институтның «Гуманитар һәм гомуми сәнгать дисциплиналары» кафедрасы доценты, рәсем сәнгате, үзенчәлекле текстиль, декоратив-гамәли стильләштерү дәресләрен алып бара.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы рәсемнәр
Кайбер хезмәтләре.

Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Лима Рәфикъ кызының иҗаты акварель әсәрләре белән кызыксыну уята. Педагог буларак, үзе яраткан акварель жанры һәм флористика буенча осталык дәресләре дә үткәрә. Үз әсәрләрен ясау өчен рәссам юеш кәгазьләр сайлап ала, «по-сырому» техникасын куллана. Иҗатында якты кояшлы мохитта сурәтләнгән җиләк-җимешләр, төрле чәчәкләр өстенлек итә. Темалар диапазоны: букетларда, бакчада, болыннардагы чәчәкләр; үзе булган шәһәрләр (мәсәлән, Прага, Венеция) һәм илләр; җиләк-җимеш, десертлар һәм йомшак уенчыклар белән натюрмортлар; кошлар һәм хайваннарның матур образлары һ. б.

Рәссам лессировка[d] ысулын куллана, «a la prima» алымы кулланып иҗат иткән хезмәтләре дә күп.

Төрле дәрәҗәдә уздырылган күргәзмәләрдә, арт-проектларда, пленэрларда даими катнашып килә. Үзенең шәхси күргәзмәләрен оештыра (мәсәлән, Яр Чаллының Энергетик мәдәният сараенда[4], Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмә залында [5], Әлмәт картиналар галереясында[6] һ.б. урыннарда). Идарә итү структураларыннан һәм коммерцияле булмаган берләшмәләрдән һәм ассоциацияләрдән (республика һәм федераль дәрәҗәдәге) дипломнар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Аның күп кенә эшләре Россиядә һәм чит илләрдә шәхси коллекцияләрдә, музейларда, күргәзмә заллары һәм галереялар запасникларында саклана. Болгарда ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган Бөтенроссия пленэры вакытында ясалган бер хезмәте «Казан Кремле» музей-тыюлыгына алынган [7].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызы Рузанна, Кама сәнгать һәм дизайн институтының костюм дизайны бүлеген тәмамлаган мода өлкәсе белгече, бохо стилендәге кием коллекцияләрен һәм «премиум-класс» кием–салымнарын иҗат итә. Оныклары Ева, Летиция.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәкалә
  • Зилә Нигъмәтуллина. Лиманың чәчәкле мохите. «Сөембикә», 2023 ел, № 9, 64-65нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]