Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы
Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы | |
Нигезләнү датасы | 1989 |
---|---|
Җитәкче | Гөлзада Руденко |
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан |
Урын | Алабуга |
Мирас статусы | Төбәк әһәмиятендәге Россия мәдәни мирас объекты[d] |
Рәсми веб-сайт | elabuga.com |
Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы Викиҗыентыкта |
Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы | |
---|---|
Музей-тыюлык дирекциясе бинасы | |
Нигезләү датасы | 1989 |
Урын | 423600 Алабуга, Гассар урамы, 9 |
Директор | Гөлзада Руденко |
Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы Викиҗыентыкта |
Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, рус. Елабужский государственный историко-архитектурный и художественный музей-заповедник — Алабуга шәһәрендә 1989 елдан эшләп килүче музей-тыюлык, ТР мәдәният министрлыгы карамагындагы бюджеттагы мәдәният оешмасы.
1970 елдан «Россиянең тарихи урыны», 1995 елдан «РФ дәрәҗәсендә тарихи һәм мәдәни мирас ядкәре» исемен йөртә.
Генераль директоры (2002 елдан) — Гөлзада Руденко, РФ һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]РСФСР министрлар кабинетының 1989 елның 30 августы № 269 карары белән ачылган.
Музей-тыюлыкның саклау зонасы 491,5 га тәшкил итә. Анда 184 мәдәни һәм тарихи ядкәр саклана.
14 музей һәм күргәзмә залларын берләштерә.
- Иске Алабуга шәһәрчеге
- Рәссам Иван Шишкин музее
- Иван Шишкин күргәзмәсе
- Н.А. Дурованың музей-утары
- В.М. Бехтерев исемендәге өяз медицинасы музее
- М. Цветаеваның Хәтер йорты
- Рәссамнар салоны
- Туристлар үзәге
- Теплоходлар туктар өчен дебаркадер
- «Трактир» музей-театр йорты
- Иҗат әһелләре өчен арт-кафе
- «Портомойня» музее
- Күргәзмәләр залы
- «Көмеш гасыр» китапханәсе
- Интерактив остаханәләр
- «Латыш уланнары» клубы
Максаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Алабуганың борынгы һәм тарихи үз йөзен саклап калу, гаять бай матди һәм рухи тарихи-мәдәни мирасны саклау, тергезү һәм халыкка күрсәтү.
Музей-тыюлык 25 тармак буенча хезмәт куя.
- Җайдак-язучы Н. Дуровага багышланган хәрби-ватандарлык фестивальләре
- М. Цветаевага багышланган шигърият бәйрәмнәре
- «Мин Шишкин кебек ясыйм» исемле балалар иҗат бәйгеләре
- Спас ярминкәсендә катнашу һ.б.
Ирешкән уңышлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2010 Европа күләмендәге иң яхшы 25 музей исемлегенә кертелгән[1].
- 2010 РФ Ю. Сенкевич исемендәге «Регионнардагы иң яхшы музей» исеменә лаек булган.
- 2012 «Интермузей» фестивале, Гран-при.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Здравствуй, Елабуга. Сборник очерков. Составитель: М.Д. Абзянов. Казань: ТКН, 1980.
- Над шишкинским бором рассвет. Сборник очерков. Составители: Михаил Абзянов, Мәрьям Ларина, Николай Сорокин. Казань: ТКН, 1989.
- Курмашев И. Кама суы буенда. Алабуганың үткәне, бүгенгесе. «Казан утлары», 1988, № 5.
- Елабуга. Путеводитель. СПб.: Издательство Маматов, 2015.ISBN 978-5-91076-065-7
- В. Имамов. Гөлзада һәйкәлләре. «Мәйдан», 2011, № 3.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Музей-тыюлык сайты 2016 елның 11 сентябрь көнендә архивланган.
- Алабуга музейлары 2016 елның 22 июнь көнендә архивланган.(рус.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Музей-тыюлык сайтында, archived from the original on 2016-09-11, retrieved 2016-09-02