Шайтан шәһәрчеге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шайтан шәһәрчеге latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Истәлекле урын
Шайтан шәһәрчеге
Yelabuga Medieval tower.jpg
Урын Алабуга
Халәт Калып:Культурное наследие РФ 4

Шайтан шәһәрчеге ( тат. Алабуга шәһәрчеге , рус. Чертово городище) - Кама елгасы буенда, Алабуга шәһәре янында, ныгытма торак калдыклары.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүбашта бу районда безнең чорның I меңьеллыгының 2 нче яртысында яшәгән урындагы кавемнең сыену урыны була[1]. Шәһәрчекнең көнчыгыш өлешендә Идел буе Болгары дәүләте князе тарафыннан X гасырда торгызылган дип фаразланган дүрт башнялы квадрат таш Цитадель калдыклары (400 м2) урнашкан. Югалган корылманың очлы манарасы - тәбәнәк гөмбәз рәвешендәге металл түбәле буш таш цилиндр. Биеклеге - 7,1, эчке киңлекнең диаметры 5,7 метр. Дивар калынлыгы нигездә 2 метр булса, бинаның яртысыннан югаргы өлештә 0,7 метрга кадәр кими, шушы сәбәпле архитектура күләменең түбәнге яртысы конус формасын ала. Алебастрлы известь эремәсе белән ныгытылган беренчел тупас нигез ташлары бары төньяк якта гына саклана. 1844 елда ул җимерелә.

Дистәләрчә елдан соң Алабуга башлыгы И. В. Шишкин инициативасы белән җимерелгән башня иске нигездә торгызыла һәм түбәсе тимер белән каплана. 2007 елда башня кабат тәртипкә китерелә: түбәсе алыштырыла, чистартыла һ.б. эшләр башкарыла. Шәһәрчек ЮНЕСКО сагы астына алынган[2].

Ак мәчет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1993 нче елда күренекле археолог А.Х.Халиков Алабуга шәһәрлегендә киң казу эшләре үткәргән. Нәтиҗәдә, җир астында бер таш бина хәрабәләре ачылган. Бинаның нигезе яхшы сакланган: һәрьяк стенасының озынлыгы 21 метр, почмакларында – диаметры 6 метрга җитә торган түгәрәк манаралар. Бүгенге көнгә кадәр сакланган манараның диаметры зуррак – 10 метр чамасы. Бинаның манаралары өч якта ярымтүгәкәк, ә дүртенчесендә – өчпочмаклы иде. Соңгысы төп-төгәл кыйблага – изге Мәккә ягына карап тора. Бу борынгы мәчет хәрабәләре. Ул Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителгәч тә салынган булган. Аның янындагы тау битендә археологлар моннан 1200 еллар элек кулланылган ук очлары табалар. Димәк, ул бер үк вакытта хәрби ныгытма ягъни кечкенә крепость вазифаларын да үтәгән. Галимнәр әйтүенчә, Шайтан каласы 10 – 11 нче гасырларда төзелгән.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]