Константин Васильевның музей-йорты (Васильево)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Константин Васильевның музей-йорты (Васильево) latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы
Константин Васильевның
музей-йорты
Музейның төп бинасы
Музейның төп бинасы
Нигезләү датасы 1994
Урын 422532 ТР Яшел Үзән районы Васильево штб, Ленин урамы, 61/4
Директор Сабина Альберт кызы Устинова
Марина Александр кызы Антонова
(филиал мөдире)
Сайт Музей сайты

Константин Васильевның музей-йорты, Константин Васильевның мемориаль музее — 1996 елның 10 гыйнварында ТР Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә ачылган, Татарстанда һәм РФдә үзенчәлекле рус рәссамы К. А. Васильевка (1942-1976) багышланган беренче мемориаль музей. Яшел Үзән тарихи-мәдәни мирасы музее филиалы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

К.А. Васильев (1942-1976). Автопортрет

Музей 1994 елның 13 сентябрендә нигезләнгән. 1996 елның 10 гыйнварында тамашачылар өчен ачылган. Татарстанда яшәп иҗат иткән рус совет рәссамы, Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1988) Константин Васильевның тормышын һәм иҗатын чагылдыра. Рәссамның иҗат мирасы 400 дән артык әсәрне тәшкил итә: портретлар, пейзажлар, сюрреалист корылмалар, мифлар һәм сугыш темасына язылган картиналар.

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

К.А. Васильев. Славянканың хушлашуы
К.А. Васильев. Көтү

Музей экспозицияләре 1946-1976 елларда рәссам үзе һәм 1946-1984 елларда әнисе Клавдия Пармен кызы Васильева (1916-1994) һәм бертуган апасы Валентина Алексей кызы Васильева (хәзер Мәскәүдә) яшәгән дүрт бүлмәле йортта һәм 2002 елда музейга тапшырылган күрше фатирда урнашкан.

Әлеге бина архитектура һәйкәле булып саналмый, әмма мәдәни һәйкәл статусы бар.

Төзекләндерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2022 елның ноябреннән, әлегәчә музей белән өйдәш булып торган ике фатирны Татарстан Министрлар Кабинеты бүлеп биргән акчага сатып алып, хуҗаларын яңа фатирларга күчергәч, музей бинасында зур реконструкция эшләре планлаштырыла. [1][2]

Бүлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мемориаль музей ике бүлектән тора:

  • Васильевлар гаиләсенең көнкүрешен чагылдыручы (өлешчә төзекләндерелгән) мемориаль бүлмәләр (Яшь чак бүлмәсе, Кухня, Әни бүлмәсе, Һөнәрханә, Биографик зал)
  • Рәссамның иҗади мирасын чагылдырган яңа экспозицияләр (2002 елда музейга бирелгән янәшәдәге фатирда)

Музейдагы экспозицияләр XX гасырның 1950-1970 еллары мохитен чагылдыра.
Һәр елны 29 октябрьдә «Константин Васильев. Хәтер көне» чарасы уздырыла.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2007 елда Heroic Fantasy (каһарман фэнтези) стилендәге «Нибелунг йөзеге» (рус. Кольцо Нибелунга) мультимедиа мәгариф проекты Татарстан Республикасы хөкүмәте грантына ия булды[3].

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]