Гүзәлия Нәҗипова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гүзәлия Нәҗипова latin yazuında])
Гүзәлия Нәҗипова
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Кәримова Гүзәлия Зөфәр кызы

Туу датасы:

3 ноябрь 1985(1985-11-03) (38 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, ТАССР, Яшел Үзән районы, Усаклы

Һөнәре:

драма актрисасы

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2005 — х. в.

Театр:

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры

Гүзәлия Нәҗипова, Кәримова Гүзәлия Зөфәр кызы (1985 елның 3 ноябре,[1] СССР, РСФСР, ТАССР, Яшел Үзән районы, Усаклы) — драма актрисасы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2005 елдан), Татарстан театр әһелләре берлеге әгъзасы.[2]

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гүзәлия Нәҗипова

1985 елның 3 ноябрендә Татарстанның Яшел Үзән районы Усаклы авылында туа. Әтисе - Зөфәр исемле. 1992 елда мәктәпкә укырга керә. 2001 елда, мәктәпнең 9нчы сыйныфын тәмамлагач, Казан театр укуханәсенә укырга керә. Укуханәне 2005 елда тәмамлый һәм Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли башлый. 2010-2014 (2015) елларда читтән торып Казан социаль-юридик институтында белем ала.[2]

Театр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2005 елның августында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективына кушыла. Әмма театрдагы эшчәнлеген күпкә иртәрәк, укуханәдә укыганда ук күмәк күренешләрдәге чыгышлары белән башлап җибәрә. Беренче ролен 2003 елда уйный. Ул да булса Дәрҗия Аппакованың "Тапкыр егет"тәге Шүрәле роле була. Тамашачыга күбрәк Аманулланың “Super светофор” спектаклендәге Алена һәм Ренат Аюповның "Сөннәтче бабай"дагы Сәгыйдә рольләре буенча таныш.

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Репертуарында 30га якын роле бар.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры сайты
  • ТАТ Медиа
  • ВКонтакте социаль челтәре
  • ИНТЕРТАТ

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]