Әмир Камалиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әмир Камалиев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әмир Камалиев
Туган телдә исем Әмир Аман улы Камалиев
Туган 29 май 1960(1960-05-29) (59 яшь)
Шыгай авылы, Апас районы, Татарстан
Яшәгән урын Фатыйх Әмирхан проспекты, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия
Һөнәре драматург, артист
Ата-ана
  • Аман Камалиев (әти)

Әмир Аман улы Камалиев, әдәби псевдонимы Аманулла — танылган татар артисты, драматургы, прозаик, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1996 елдан).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1960 елның 29 маенда Татарстанның Апас районы Шыгай авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында алганнан соң күршедәге Сатламыш авылында укуын тәмамлый.

1975 елда Казан моторлар төзү заводы каршындагы 15 нче профтехучиличега укырга керә Токарь һөнәрен үзләштереп, Казан моторлар заводында эшли башлый. 1980-1982 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

1984 елда Мәскәүдә театр училищесына укырга керә. 1988 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли башлый. 1992 елда аның Аманулла псевдонимы астында "Җәйге кырау" драмасы Чаллыда куела. Шуннан башлап төрле драмалары, җыентыклары чыга.

Басылган әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Моңлы ядкәр.
  • Бер кирпеч, ике кирпеч.


  1. Жители.инфо сайты