Диләрә Зиннәтова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Диләрә Зиннәтова latin yazuında])
Диләрә Зиннәтова
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Зиннәтова Диләрә Фәргать кызы

Туу датасы:

13 декабрь 1980(1980-12-13) (43 яшь)

Туу җире:

СССР, РСФСР, ТАССР, Биектау районы, Киндерле подстанциясе

Һөнәре:

драма актрисасы

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2003 — х. в.

Диләрә Зиннәтова, Зиннәтова Диләрә Фәргать кызы (1980 елның 13 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Биектау районы, Киндерле подстанциясе) — драма актрисасы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2003 елдан).[1]

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диләрә Зиннәтова сәхнә түрендә
Диләрә Зиннәтова

1980 елның 13 декабрендә Татарстанның Биектау районы Киндерле бистәсендә туа. Әтисе - Фәргать исемле. 1999 елда, мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына актер белгечлегенә укырга керә. Аны 2003 елда тәмамлый һәм Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли башлый.[2]

Театр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2003 елда Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективына кушыла. Әмма театрдагы эшчәнлеген иртәрәк, интситутның соңгы курсында укыганда ук күмәк күренешләрдәге чыгышлары белән башлап җибәрә. Беренче ролен 2002 елда уйный. Ул Аманулланың "Светофорда кунакта" спектаклендәге Куян образы була. Тамашачыга күбрәк Кол Галиның “Йосыф-Зөләйха” спектаклендәге Зөләйха роле буенча таныш.[1]

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Репертуарында 20 тирәсе роль бар.

  • Куян - «Светофорда кунакта» (Аманулла, 2002);
  • Чеби - «Килмешәк» (Х.Ибраһим, 2003);
  • Халык - "Алмачуар" (Ф.Галиев, 2004);
  • Герда - "Кар иле патшабикәсе" (Ф.Галиев, 2009);
  • Миңнури - "Сержант" (И.Сираҗи, 2005);
  • Кәҗә, Халык - «Печән базары» (Р.Әюпов, 2006);
  • Хезмәтче - «Король Лир» (У.Шекспир, 2006);
  • Фатыйма - «Алхимик» (П.Коэльо, 2007);
  • Зөләйха - «Йосыф-Зөләйха» (К.Гали, 2007);
  • Ак Барс, Енот, Куян - «Ак барс маҗаралары» (Х.Ибраһим, 2011);
  • Массовка - "Зәйтүнәкәй" (Р.Батулла, 2011);
  • Кәҗә - «Әйт әле, күбәләк" (Т.Миңнуллин, 2014);
  • "Сәйяр" труппасы артисты, масса - "Артист" (Р.Зәйдулла, 2016);
  • Кәҗә - "Убыр-шоу" (З.Хөснуллина, 2017);
  • Ана – "Асылкош җыры" (Рүзәл Мөхәммәтшин);
  • Кармен, Курчак Солдат, Шәһәр биючесе– «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" (Кейт диКамилло, тәрҗ. һәм инс. Н.Кәримова);
  • Әхмәдулланың әнисе – "Кәҗүл читек" (Гаяз Исхакый, Н.Кәримова инсц.);
  • Масса - "Сәлам, Актәпи!" (А. Сальникова, Х. Уразова тәрҗ.);
  • Вендиның әнисе - "Питер Пэн" (Дж. М. Барри, Р. Нәҗмиев инсц.);
  • Камәр - "Сөннәтче бабай" (Ренат Әюпов). һ.б.[1]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры сайты
  • Тат Медиа
  • ВКонтакте социаль челтәре

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]