Иркә Сакаева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иркә Сакаева latin yazuında])
Иркә Сакаева
рәсем
Казан телестудиясе дикторлары Абдулла Дубин (с) һәм Иркә Сакаева. 1974
Туганда бирелгән исеме:

Иркә Шаһибәк кызы Сакаева

Туу датасы:

10 июль 1938(1938-07-10)

Туу җире:

СССР, РСФСР, ТАССР, Казан

Үлем датасы:

1980 ел(1980)

Үлем җире:

СССР, РСФСР, ТАССР, Казан

Һөнәре:

драма актеры, диктор

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР

Активлык еллары:

1961 ― 1980

Бүләк һәм премияләр:

ТАССР атказанган артисты

Иркә Сакаева, Иркә Шаһибәк кызы Сакаева (1938 елның 10 июле, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Казан1980 ел, шунда ук) ― Казан телевидениесе дикторы (1961―1980), Татарстан АССР атказанган артисты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1938 елның 10 июлендә[1] Казанда туган. Татар театрына нигез салучыларның берсе, актер һәм режиссер, Хезмәт Батыры Нури Сакаев (Нуретдин Нәбиулла улы Сакаев, 1885―1927) белән бер нәселдән[2] .

1956 елда Мәскәүнең Щепкин исемендәге Югары театр училищесының татар студиясенә укырга керә һәм аны 1961 елда тәмамлый. Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, Николай (Наил) Дунаев, Роберт (Рабит) Батуллин, Туфан Миңнуллин, Әзһәр Шакиров, Нәҗибә Ихсанова, Гөлсем Исәнгулова, Фирдәвес Әхтәмова, Флера Хәмитова һ.б. белән бер төркемдә укыган[1]. Авылдан килгән төркемдәшләреннән нык аерылып торган. Белеме дә, дөньяга карашы да шәһәрчә, үзен тотышы да иркен, ул күп укыган, үзен укытучылар белән бик иркен, тигез дәрәҗәдә тота белгән[2].

« Укыган чакта ул безне, авыл малайларын, аңламады да, аралашмады да. Укыган чакта безне санлап бетермәсә дә, олыгая башлагач, безгә тартылды[2].
»

Татар студиясендә укыгач, татар студиясе данын якларга, теләсә-теләмәсә дә, уку йортына белем алырга төрле илләрдән килгән, башка милләт студентлары алдында татар халкының бер илчесе сыйфатында чыгыш ясарга шактый туры килгән[2].

Казан телевидениесе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлап кайткач, Казан телевидениесе дикторы булып эшләгән. Ул телевидениедә эшләгән чорда аңа көндәш булырлык, аның белән ярышырлык дикторлар булмый. Ике телне дә камил белгәнлектән, ул алып барган тапшырулар, кайсы телдә булса да, һөнәри яктан яхшы сыйфатлы булулары белән аерылып торган. И. Сакаева телевидениедә эшли башлаган чорда әле тасмага төшереп алулар булмый, күпчелек тапшырулар тамашачы каршында ук эшләнә, дикторларга бер кичтә бер-берсен кабатламаган, төрле темага караган (мәсәлән, архитектурага, авыл хуҗалыгына) ике-өч тапшыруда катнашырга туры килгән. Иң җаваплы тапшырулар (яңа тапшырулар шәлкеме, рәсми тапшырулар, хөкүмәт җитәкчеләре белән интервьюлар, читтән килгән рәсми делегатлар, күренекле шәхесләр, җиңүчеләр белән әңгәмәләр) аңа ышанып тапшырыла[2].

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче курста укыганда ГИТИС студенты Александр Демьяненкога[d] гашыйк булган [2].
Казан телевидение студиясенә яңа техника корырга һәм урындагы белгечләрне өйрәтергә Ленинградтан килгән инженер белән өйләнешәләр. Уллары туа[2]. Ире төрмәгә утыргач, спиртлы эчемлекләр белән электән дус булган Иркә Сакаева, сыйлаучы булганда, каршы килмәслек дәрәҗәгә җиткән. 1980 елда үзенә кырык ике, улына унике яшь булганда, бавыры таркалудан вафат булган [3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Айсылу Кадырова. О дружбе с ней мечтали. «Вечерняя Казань», 9.07.2008, № 110 (3676)(рус.)
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 Мансур Мортазин. 150 атаклы татар турында. Кызык та, кызганыч та: публицистик язмалар. К.: Мәгариф-Вакыт, 2022, 307-308нче бит. ISBN 978-5-4494-0086-4
  3. Госман Гомәр. Сакаевлар — зыялы токым. Китапта: Даһилар мөнбәре. К.: ТКН, 2015, 104нче бит. ISBN 978-5-298-02909-4

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]