Эчтәлеккә күчү

Ришат Төхвәтуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ришат Төхвәтуллин latin yazuında])
Ришат Төхвәтуллин

«Татарстанның халык артисты»
исемен алганда. 2024 ел
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Ришат Айрат улы Төхвәтуллин

Туу көне

3 март 1989(1989-03-03) (36 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, БАССР Туймазы районы, Карамалы-Гобәй

Эшчәнлек еллары

2009 — х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Моң

лирик тенор

Кораллар

фортепиано, гитара, баян

Жанрлар

эстрада

Хезмәттәшлек

Р. Ваһапов фонды

Лейбллар

TATAR MUSIC

Бүләкләр

ТР халык артисты (2024)ТР атказанган артисты (2019) Башкортстанның атказанган артисты (2018)БР халык артисты (2025)

official_rishat

Ришат Төхвәтуллин, Ришат Айрат улы Төхвәтуллин (1989 елның 3 марты, ССРБ, РСФСР, БАССР, Туймазы районы, Карамалы-Гобәй) — эстрада җырчысы (лирик тенор), «Татар җыры» халыкара фестивале лауреаты, Башкортстанның атказанган (2018) һәм халык (2025), Татарстанның атказанган (2019) һәм халык (2024) артисты.

1989 елның 3 мартында БАССР Туймазы районы Карамалы-Гобәй авылында туган. Әтисе Айрат Сөләйман улы, механизатор; әнисе Розалия Нурулла кызы, клуб мөдире; абыйсы Ренат (1986), сеңлесе Айгөл (1997). Октябрьскида музыка укуханәсенең хор бүлеген (җитәкчесе Галия Закир кызы Мусина, БР атказанган мәдәният хезмәткәре), Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясенең ялгыз җырлау факультетын (профессор Фәрзәнә Фәтхулла кызы Сәгыйтова, РФ һәм БР атказанган сәнгать эшлеклесе, классы) тәмамлаган (2013).

Октябрьски музыка укуханәсенең 4нче курсында укыганда татар һәм башкорт җырын башкаручыларның «Дуслык моңы» төбәкара конкурсында 2нче урынны яулый. 2008 елда «Гәлсәр hандуғас» (Бәллүр сандугач) конкурсында катнашып, «Гармун моңы» җыры белән «Өмет» номинациясендә җиңү яулый. 4нче курстан концертлар белән тамашачы каршына чыга башлый. 2011 елда «Татар моңы» фестивалендә башкорт халык җыры «Элмәлек»не һәм татар халык җыры «Әллүки»не башкарып, 3нче урын ала. Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль лауреаты була. Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов җырчының беренче гастрольләрен оештыра.

Үзенең төркеме белән РФ төрле өлкәләрендә елына 130 концерт куя[1].

  • 2016 — «Гомеремнең бер елы»[2]
  • 2017 — «Мин бәхетле»

Башкарган җырлары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
  • Тыңлачы, сандугач
  • Карамалы Гобәй
  • Синнән башка
  • Сиңа кадәр
  • Зәңгәр күзле кызны сагынам
  • Мәхәббәтем
  • Кошлар кебек
  • Авыл көе
  • Туй теләкләре
  • Ярат чын йөрәгеңнән
  • Бүген ярат мине
  • Тургай
  • Күңелдә торналар тавышы
  • Абыема
  • Керим әле урманнарга
  • Казакъ кызы
  • Аккошлар мәхәббәте
  • Чын-чын әйтәмен
  • Агым суы
  • Әти-әнине зурлап
  • Ямьле җәй
  • Сыерчыгым
  • Мин еламыйм
  • Күзләреңә карыйм
  • Ялгыз агач
  • Син бит минем
  • Иң кадерле кешеләрем
  • Гомер буе көттем шул сөюне һ. б.[3]


Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Ришат Төхвәтуллин
«Гомеремнен бер елы» альбомы. 2016

2023 елда өйләнгән.[8] Хатыны Алия Карачурина (Дүртөйле районының Чишмә авылында туган) Казан мәдәният һәм сәнгать университетында укыган. Ришат белән бер коллективта эшли, яшьләр дуэт белән җырлый.[9]. Улы Алим (2024 елның 10 апрелендә туган)[10][11].

  1. Ришат Төхвәтуллин белән интервью. БИЗНЕС Online
  2. Альбом: Ришат Төхвәтуллин. «Гомеремнен бер елы»
  3. Ришат Төхвәтуллин. 2018 елның 19 апрель көнендә архивланган zvooq.online
  4. Ләйлә Аралбаева. Рустэм Хамитов вручил Ришату Тухватуллину звание заслуженного артиста Башкортостана. ИА «Башинформ», 13 сентября 2018
  5. Признание заслуг. 2019 елның 21 декабрь көнендә архивланган «Республика Татарстан», 11.12.2019
  6. Ришат Төхвәтуллин Татарстанның халык артисты булды! intertat.tatar, 23.12.2024
  7. Инсаф Хужабирганов. Ришат Төхвәтуллинға Башҡортостандың халыҡ артисы исеме бирелде. Башинформ, 4.03.2025
  8. Ришат Төхвәтуллин ЗАГСка Алиягә караганда да кызурак чапкан. Интертат, 12.05.2023
  9. Ләйлә Аралбаева. Йырсылар Ришат Төхвәтуллин менән Әлиә Ҡарасуринаның никахы булған. Башинформ, 18.04.2023(башк.)
  10. Ляйсан Закирова. Певцы из Башкирии Ришат Тухватуллин и Алия Карачурина впервые стали родителями. ИА «Башинформ», 11.04.2024
  11. Ляйсан Закирова. Звездная пара из Башкирии раскрыла имя первенца. ИА «Башинформ», 18.04.2024