Зөлфия Камалова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зөлфия Камалова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Зөлфия Камалова
З.Камалова.jpg
Туган телдә исем Зөлфия Нәҗип кызы Камалова
Туган 1970(1970)
Удмуртия, Сарапул
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
АвстралияFlag of Australia.svg Австралия
Әлма-матер Пирем дәүләт университеты[d]
Һөнәре җырчы
Балалар кызы Зифа (2006)

Зөлфия Камалова (Зөлфия Нәҗип кызы Камалова) – җырчы. Австралиядә яшәп иҗат итә. World music стилендәге музыка конкурслары лауреаты. Австралиянең «Ел җырчысы-2001». Татарстанның атказанган артисты (2012).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зөлфия Камалова
Музыка төркеме белән

1970 елда Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә туган. Урта мәктәпне, Пермь университетының чит телләр факультетын (1991) тәмамлаган.

1991 елда студентлар алмашу программасы буенча Калифорниягә (АКШ) китә, Австралия егетенә кияүгә чыга, Тасмания утравында Хобарт шәһәрендә яши башлый.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Австралиядә үз музыка төркемен Zulya and The Children of the Underground[1] булдыра. Башкару стиле катлаулы: татар мотивлары, джаз элементлары, француз шансоны, популяр музыка, фолк, этностиль катнашкан. Һәрвакыт тере тавышка җырлыйлар.[2]

1997 елда Австралиядә 1 нче альбомын яздыра. Анда урыс, чегән, француз, португал, испан, инглиз телләрендә башкарылган җырлары кергән.

2007 елда «3 Nights» альбомы дөнья күрә. Анда татар, урыс, инглиз телләрендә башкарылган җырлары тупланган. Әлеге альбом Австралия тавыш яздыру сәнәгате берлеге премиясенә (Австралия «Грэмми»е) лаек була. Австралияле башкаручылардан беренче буларак, З. Камалова җырларыннан торган җыелма Аурупа музыка чартларының беренче унлыгында 16 атна буе саклана.

Австралиядә егерме ел яшәү дәверендә эре фестивальләрдә катнашып килә: Брисбен (2010, 2013), Сидней (2010), Мельбурн (2009), Квинсленд (2005), Мәскәү (Кызыл мәйдан), Таулы Алтай, Вена (Австрия). Казанда «Дөнья яратылышы» (Сотворение мира) I фестивалендә (2008) татар җырлары белән катнаша.[3]

Төркем музыкантлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Lucas Michailidis
  • Anthony Schulz
  • Andrew Tanner
  • Justin Marshall
  • Eamon McNelis

Дискография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1997 «Тавыш сәяхәте» («Journey of Voice»)
  • 1999 «Әллүки» («Aloukie»)
  • 2002 «Elusive» (2007дә яңадан бастырылган)
  • 2005 «Бушлык вальсы» («The Waltz of Emptiness»)
  • 2007 «3 төн» («3 Nights»)
  • 2010 «Tales of Subliming» Аурупада чыга
  • 2014 Kosmostan (тат.)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2002 The Best LIVE
  • 2005 National Archive Award — «Бушлык вальсы» альбомы өчен
  • 2007 Австралия тавыш яздыру сәнәгате берлегенең ARIA премиясе — «3 төн» («3 Nights») өчен
  • 2010 Мельбурн Music awards
  • 2012 Татарстанның атказанган артисты

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җырчы белән тәфсилле әңгәмә

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]