Мельбурн

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Мельбурн
Мельбурн (Җир)
Мельбурн
Байрак Герб
Байрак Герб
Ил Австралия
Штат Виктория
Координатлар 37°49′14″ к. к. 144°57′41″ кч. о.HGЯO
Нигезләнгән 1835
Мәйдан 8806 км²
Климат уртача
Халык саны 3 806 092 кеше
Халык тыгызлыгы 432 кеше/км²
Телефон коды 03
Рәсми сайт melbourne.vic.gov.au/

Ме́льбурн (ингл. Melbourne /ˈmɛlbə(r)n/, шулай ук [ˈmælbən, —bn̩]) — зурлыгы буенча Австралиянең икенче шәһәре, Виктория штаты үзәге.

Шәһәр илнең мәдәни, икътисадый, сәнәгый мәркәзләренең берсе. Мельбурнны шулай ук дәүләтнең «мәдәни һәм спорт башкаласы» дип атыйлар. Шулай ук шәһәр архитектура үзенчәлекләре белән мәшһүр.

2015 елда чыккан Economist Intelligence Unit (EIU) тикшеренү төркеме дөньяда яшәү өчен иң уңайлы шәһәрләр исемлегендә беренче урынга Мельбурнны куйды. Беренчелекне шәһәр 5 еш рәттән тота[1].

Халкы күпмилләтле (180ләп милләт вәкиле) булган бу шәһәр паркларга һәм бакчаларга күмелгән. Аны хәтта бакча-шәһәр дип тә атыйлар. Мәдәни чаралар да монда бик еш уздырыла, спорт та шәһәрдә әһәмиятле урын били. Каланың архитектур күренеше викториан һәм заманча биналар синтезын чагылдыра.

Шул ук вакытта Мельбурн дөньяның иң кыйбат шәһәрләре исемлегендә 36нчы урында. Аеруча монда торак бәяләре югары икән.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1956 елның 22 ноябрендә Мельбурнда XVI Олимпия уеннары башлана.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]