Артем Пискунов
Артем Пискунов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Артем Олег улы Пискунов |
Туган | 5 июнь 1989 (33 яшь) Мөслим районы Яңа Усы авылы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Казан театр укуханәсе |
Һөнәре | драма артисты |
Җефет | Резеда Сәләхова, актриса |
Балалар | улы |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | «Тантана» премиясе (2014) Дамир Сираҗиев премиясе (2011) Муса Җәлил премиясе (2017) |
Артем Пискунов (Артем Олег улы Пискунов) – драма артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, «Тантана» (2014), Дамир Сираҗиев (2011), Муса Җәлил (2017) премияләре лауреаты.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1989 елның 5 июнендә ТАССР Мөслим районы Яңа Усы авылында туган. Казан театр укуханәсен (Рәшит Заһидуллин курсы), КФУ татар филологиясе факультетын тәмамлаган.
Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2008 Габдулла Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачылар театрына билгеләнә.
- Шул ук елны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына күчә.
Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Мостай Кәрим әсәре буенча куелган «Айгөл иле» романтик драмасында Ричард Галин ролен башкаруы танылу китерә. Театр белән Россия өлкәләрендә, Төркиядә, Бельгиядә гастрольләрдә була. Уильям Шекспирның «Гамлет»ында Гамлетны уйнау яңа уңыш китерә.
А. Пискунов: «Татар халкында ике Гамлет хәзер — Мөхтәр Мутин да мин».
Уйнаган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Гамлет — «Гамлет. Күренешләр» У. Шекспир.
- Рөстәм — «Гайфи бабай, өйлән давай!» Г. Зәйнашева.
- Марат — «Бәйрәм белән, кызлар!» Ш. Фәрхетдинов, Р. Заһидуллин.
- Шагыйрь — «Сөй гомерне!» Г. Тукай.
- Рамазан — «Төн яна учакта» Х. Ибраһим.
- Барлас — «Кияүләр» Х.Вахит.
- Артем — «Мәхәббәт баскычы» Ш. Фәрхетдинов, Р. Заһидуллин.
- Хор — «Төш» Т. Миңнуллин.
- Әлтафи — «Без — кырык беренче ел балалары» М. Мәһдиев.
- Гада — «Йосыф — Зөләйха» Н. Хисамов.
- Автор — «Язмышым юллары» Р. Вәлиев.
- Помидор Әфәнде, Мистер Кишер, Профессор Армут — «Чиполлино маҗаралары» Джанни Родари.
- Ильяс — «Назлы кияү» К. Тинчурин.
- Ят кеше — «Без барыбыз да кешеләр» Эрих Мария Ремарк.
- Язучы — «Гашыйклар тавы» И. Юзеев.
- Артист — «Өметсез хыяллар» Федерико Гарсиа Лорка.
- Камыр батыр — «Шүрәле- online» Ш. Фәрхетдинов.
- Рөстәм — «Нәрсә соң ул Яңа ел» Ш. Фәрхетдинов.
- Ричард Галин — «Айгөл иле» М. Кәрим.
- Җәләл — «Хаҗи әфәнде өйләнә» Ш. Камал.
- Илгизәр — «Яшьлегем- юләрлегем» Т. Миңнуллин.
«Тантана» премиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2014 «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә Тинчурин театры куйган «Гамлет» спектаклендә Гамлет роле өчен.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Тантана» премиясе (2014).
- Дамир Сираҗиев премиясе (2011).
- Муса Җәлил премиясе (2017) — «театр сәнгате өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен»[1]
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Фәнзилә Мостафина. Артем белән әңгәмә. «Безнең гәҗит», 11.03.2015
- Максим Шубин. Роль Гамлета на татарском языке принесла молодому актеру престижную премию. «Казанские ведомости», 08.05.2014.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Тинчурин театры рәсми сайты 2015 елның 29 июнь көнендә архивланган.
- Артем Пискунов: Миңа миллиард доллар бирсәләрме.. 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ ТР министрлар кабинеты карары № 420 23.06.2017 (PDF), archived from the original (PDF) on 2021-04-13, retrieved 2017-07-04