Боливия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Күпмилләтле Боливия Дәүләте
Estado Plurinacional de Bolivia
Buliwya Achka nasyunkunap Mama llaqta
Байрак Илтамга
{{{кыска исем}}} байрагы {{{кыска исем}}} гербы
{{{кыска исем}}} урнашуы
Башкала Сукре


Боли́вия (исп. Bolivia), рәсми атама Күпмилләтле́ Боли́вия Дәүләте́ (исп. Estado Plurinacional de Bolivia) – Көньяк Американың үзәгендә урнашкан дәүләт.

Гомуми мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Географик урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Боливия Көньяк Американың үзәк өлешендә урнашкан дәүләт. Төньякта һәм көнчыгышта Бразилия белән, көньяк-көнчыгышта Парагвай белән, көньякта - Аргентина белән, көнбатышта Чили һәм Перу белән чиктәш.

Мәйданы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Боливия территориясе 1 098 581 кв. км били.

Төп шәһәрләр, административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Боливия башкаласы - Сукре (рәсми), Ла-Пас (фактик). Иң эре шәһәрләр: Ла-Пас (1 246 мең кеше), Санта-Крус (695 мең кеше), Кочабамба (404 мең кеше), Оруро (183 мең кеше), Сукре (131 мең кеше), Потоси (112 мең кеше). Илнең административ-территориаль бүленеше: 9 департамент.

Дәүләт төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Боливия - җөмһүрият. Дәүләт һәм хөкүмәт башы - президент. Канун бирүче орган - Милли конгресс.

Табигате[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рельеф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илнең көнбатыш өлешендә төньяктан көньякка таба Андлар тау чылбыры сузылган. Боливия территориясендә бу тауларның иң югары түбәләре бар: Анкохума (6550 м), Иллампу (6485 м) һәм Иллимани (6462 м). Таулардан көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгышка таба киң Амазон тигезлекләре сузылган; көньяк-көнчыгышта Чако үзәннәре ята.

Геологик төзелеш һәм файдалы казылмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илнең җир эчендә аккургаш, табигый газ, нефть, көмеш, тимер рудасы, цинк, вольфрам, кургаш, алтын запаслары бар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Боливиянең климаты төрле регионнарда аерылып тора. Таулы регионнарда салкын һәм коры, үзәннәрдә җылырак. Тауларда уртача еллык температура +8°С, үзәннәрдә - якынча +26°С.

Эчке сулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Боливиянең төп елгалары арасында - төньяк һәм төньяк-көнчыгышта Бени, Мадре-де-Дьос, көньяк-көнчыгышта Пилкомайо һәм Десагуадеро.

Туфраклар һәм үсемлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төрле ландшафт булу сәбәпле Боливиядә барлык диярлек климатик зоналар үсемлекләре үсә. Иң күренеклеләрдән - каучук агачлары, 2 меңнән артык каты агач токымы, ваниль, сарсапарила һәм шафран.

Хайваннар дөньясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фауна вәкилләре арасында лама аерылып тора, шулай ук броненосец, пума, ягуар, альпака, викунья. Рептилияләр, кошлар һәм бөҗәкләр вәкилләре күп.

Халкы һәм теле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илнең халкы якынча 7,826 млн кеше, халыкның уртача тыгызлыгы континентта иң түбәннәрдән берсе: 1 кв. км га якынча 7 кеше. Этник төркемнәр: кечуа индеецлары - 30%, аймара индеецлары - 25%, метислар - 25-30%, европалылар (күбесенчә испаннар) - 14%. Телләр: испан теле, кечуа, аймара (барысы да дәүләт телләре, әмма индеец телләре киңрәк таралган).

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Католиклар - 95%.

Кыскача тарихи тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XIII гасырда хәзерге Боливия территориясе инклар империясе составына керә. 1538 елда ул испан конкистадоры Эрнесто Писарро тарафыннан яулап алына, соңрак испаннар күп санлы көмеш приисклары ачканнар, ә шуннан соңгы 200 ел дәвамында бу регион испан колонияләре арасында иң чәчәк атканнарның берсе була. XVIII гасырда приискларда запаслар бетә башлый һәм гасыр ахырына алар практик рәвештә ябыла. 1825 елның 6 августында Боливия бәйсезлеккә ия була. Соңрак берничә сугыш дәвамында Боливия яр буен Чилига бирә, нефть белән бай Чако территорияләрен Парагвайга бирә һәм территориянең бер өлешен Бразилияга бирә.

Кыскача икътисади тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хуҗалыкның нигезе - тау файдалы казылмалар чыгару сәнәгате. Боливия дөньяда аккургаш, сөрмә, вольфрам чыгару буенча беренче урыннарда; шулай ук цинк, кургаш һәм башка төсле металлар, нефть, табигый газ чыгаралар. Текстиль, тәм-азык-төлек, металл эшкәртү, нефть эшкәртү сәнәгате; төсле металлургия һәм нефть химиясе предприятиеләре. Төп авыл хуҗалыгы культуралары: кукуруз, дөге, бәрәңге, шикәр камышы, мамык, бананнар, кофе. Көтү хайванчылыгы. Урман кәсепләре: гевея согы җыю, хинна агачының кабыгын җыю, кока яфракларын җыю. Экспорт: тау рудасы чималы (бәянең 95%-ыннан артыгы), нефть, табигый газ. Акча берәмлеге - боливиано.

Кыскача мәдәният тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәнгать һәм архитектура. Ла-Пас. Милли музей һәм 12 мең кеше сыйдыра торган собор (1933 елда төзелгән). Потоси. XVI гасыр соборы; 1572 елда төзелгән тәңкә ханәсе.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "ВЕЧЕ", 2003, авторы-составители И.О. Родин, Т.М.Пименова