Гайана

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гайана latin yazuında])
Гайана
Байрак
Илтамга
Шигарь One People, One Nation, One Destiny Edit this on Wikidata
Башкала Джорджтаун
Халык саны 777 859 (2017) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1966 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC−04:00
Рәсми тел инглиз теле
География
Мәйдан 214,970 км²
Координатлар 5.73333°N 59.31667°W Edit this on Wikidata
Сәясәт
Хөкүмәт башлыгы Марк Филлипс
Карта
Икътисад
ТЭП 8044 миллион US$ (2021), 15 358 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Гаяна дуллыры
Эшсезлек дәрәҗәсе 11% (2014)[1]
Туу күрсәткече 2.558 (2014)[2]
КПҮИ 0.714 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 66.65 ел (2016)[4]
Джини коэффициенты 45.1 (1998)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы сул[6]
Челтәр көчәнеше 240 вольт
Телефон коды +592
ISO 3166-1 коды GY
ХОК коды GUY
Интернет домены .gy


Гайа́на (ингл. Guyana) – Көньяк Американың төньяк-көнчыгышын ярында урнашкан дәүләт. Төньяктан Атлантик океан сулары белән юыла, көнбатышта Венесуэла белән, көньякта Бразилия белән, көнчыгышта Суринам белән чиктәш.

Хоацин кошы.
Хоацин кошы.

Сәяси корылыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Республика. Дәүләт башлыгы – президент. Парламент сайлауларында җиңеп чыккан партиянең лидеры президент була, президент сроклары саны чикләнмәгән. 1999 елдан башлап президент – Бхарат Джагдео.

Парламент – бер палаталы Дәүләт Мәҗлесе, биш елга сайланып куелучы 65 депутаттан тора.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны – 770 мең (2009 елның июль ае бәяләмәсе).

Халыкның 90 %ка якыны диңгез буе районнарында яши.

Еллык халык артуы – 0,2 %.

Туулар – 1000 кешегә 17,6.

Үлүләр – 1000 кешегә 8,3.

Эмиграция – 1000 кешегә 7,4.

Уртача гомер озынлыгы – 66,7 ел.

43,5 % – һиндстанлылар, 30,2 % – негрлар, 16,7 % – катнаш раса (метислар һәм мулатлар), 9,1 % – индеецлар, 0,4 % – башкалар (2002 елгы халык саны исәбе буенча).

Телләр: инглиз теле, индеец телләре, креол теле, кариб хиндустаниы (хинди диалекты), урду.

Диннәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2012 елда халыкның 63 % ы христианнар, 25 % ы Һинд дине тарафдарлары, 7 % ы мөселманнар булган[7].

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Табигый ресурслар: бокситлар, алтын, алмазлар, агач, креветкалар, балык.

ТМП буенча Гайана Кариб диңгезе бассейны илләре арасында соңгы урында тора.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  6. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  7. Wayback Machine. web.archive.org (2017-01-11). әлеге чыганактан 2017-01-11 архивланды. 2019-08-05 тикшерелгән.