Һанс Христиан Андерсен

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Ганс Христиан Андерсен
HCA by Thora Hallager 1869.jpg
Ганс Христиан Андерсен
Тулы исем:

Hans Christian Andersen

Һөнәре:

язучы-прозаик

Туу датасы:

2 апрель 1805(1805-04-02)

Туу җире:

Оденсе, Дания

Ватандашлыгы:

Дания байрагы Дания

Үлем датасы:

4 август 1875(1875-08-04) (70 яшь)

Үлем җире:

Копенгаген, Дания

Култамгасы:

Hans Christian Andersen Signature.svg

Ганс Христиан Андерсен Викиҗыентыкта
Wikisource-logo.svg Әсәрләр Викитекада

Ганс Христиан Андерсен (дат. Hans Christian Andersen, 1805 елның 2 апреле1875 елның 4 августы) — мәшһүр Дания язучысы һәм шагыйре. Бөтен дөньяга мәшһүр әкиятләрнең авторы.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул итекче гаиләсендә туа һәм кечкенәдән бу эшнең нечкәлекләренә төшенә. 14 яшендә Андерсен Копенгагенга юллана һәм корольлек балетына өйрәнчек биюче булып урнаша. Соңрак иҗат эшенә чума, журналларда шигырьләре басыла башлый. Шулай да гади итекче улы бөтен дөньяга үзенең әкиятләре белән таныла. Әдәбиятка керткән өлеше өчен 1833 елда ул Король стипендиясенә лаек була.[1]

«Импровизатор» (1835) романында түбән катламнан чыккан хыялый шагыйрь һәм җәмгыять каршылыгы тасвирлана. Андерсенның «Аккургаш солдат» (1838), «Былбыл» (1843), «Шыксыз үрдәк бәпкәсе» (1843), «Кар кыйралбикәсе» (1844), «Ана» (1848) кебек мәшһүр әкиятләре һәм «Сурәтсез сурәт китабы» (1840) шул дәвердә иҗат ителгән. «Мулат» (1840) пьесасын, «Шагыйрь базары» (1842) юл очеркларын язган. «Ике баронесса» (1849) романында катлаулар (сословный) җәмгыятен тәнкыйтьләп чыккан.

Андерсен премиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1956 елда балалар китабы өлкәсендә иң абруйлы һәм Нобель премиясенә тиң саналучы Ганс Христиан Андерсен исемендәге Халыкара премия булдырыла. Балалар китабы көнендә ике елга бер тапкыр балалар язучыларына һәм рәссамнарга бөек әкиятче исемендәге премия тапшырыла. 1976 елда бу мәртәбәле премиягә балалар китабын бизәүче рәссам Татьяна Маврина лаек булган. Башкача әлеге премия ССРБ вакытында да, Русия иҗатчыларына да бирелмәгән.

Фотосурәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Бөек әкиятче тагын кайчан туар?