Люция Гыйззәтуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Люция Гыйззәтуллина latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Люция Гыйззәтуллина
Туган телдә исем Гыйззәтуллина Люция Әнвәр кызы
Туган 3 ноябрь 1953(1953-11-03) (68 яшь)
Татарстанның Әгерҗе районы Кадыбаш авылы
Милләт татар
Белем Казан дәүләт университеты
Бүләк һәм премияләре А.Алиш исемендәге премия лауреаты, «Казанның 1000 еллыгы» медале,1996 елдан Татарстан һәм Россия Журналистлар берлеге әгъзасы, 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Люция Гыйззәтуллина - журналист, тәрҗемәче

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйззәтуллина Люция Әнвәр кызы 1953 елның 3 ноябрендә Татарстанның Әгерҗе районы Кадыбаш авылында туган. 1971 елда Кадыбаш авылы мәктәбендә ун сыйныфны тәмамлаган. 1971-1976 елларда  Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала.

Иҗат эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1976 елда Татарстан китап нәшриятында  корректор, өлкән корректор, аннары редактор булып эшли.

1992 елдан ул – «Мәгариф» милли нәшриятында балалар әдәбияты редакциясе мөдире хезмәтендә.

Люция Гыйззәтуллина – әдәби иҗат эшенең тәрҗемә өлкәсе вәкиле. Әдәби тәрҗемә белән ул Татарстан китап нәшриятында эшләгәндә шөгыльләнә башлый. Әүвәлге тәрҗемә хезмәтләре – рус, украин, казакъ язучыларының повесть, хикәяләре «Рәхмәт сиңа, солдат!» (1984), «Нәниләргә бүләк» (1985, 1988), «Дуслык аланы» (1987), «Дала гөлләре» (1991), «Сыбызгы сере» (1996) һәм башка исемнәрдә чыккан күмәк җыентыкларда дөнья күрә.

Беренче мөстәкыйль тәрҗемә китабы – танылган балалар язучысы С.Радзиевскаяның табигать турындагы хикәяләре тупланган «Урман әкияте» җыентыгы 1988 елда нәшер ителә. Шулай ук кече яшьтәге мәктәп балалары өчен хайваннар, кош-кортлар, җәнлекләр дөньясына багышланган «Баллы яңгыр» (1992) китабы, балалар өчен рус халык әкиятләрен эченә алган «Куян күчтәнәче» (1998), «Бармак малай» (2006), «Әтәчкәй – алтын кикриккәй» (2007) җыентыклары һәм бигрәк тә Л.Толстойның «Хаҗи Морат» (2000) повесте тәрҗемәләре Л.Гыйззәтуллинаның әдәби тәрҗемә өлкәсендәге зур иҗади уңышы буларак кабул ителә.

Тәрҗемәләреннән «Куян күчтәнәче» җыентыгы «2000 ел китабы» конкурсында махсус диплом белән бүләкләнә. «Хәзинә», «Милли әдәбият китапханәсе», «Бала күңеле», «Балачак әдипләре» кебек исемнәр астында серияләп чыгарыла торган китапларны оештыра, төзи һәм басмага әзерли.

1950-1960 еллар татар прозасыннан сайлап төзелгән «Таныш көйләр» (2007), «Хәзинә» сериясе, кече яшьтәге мәктәп балаларына атап чыгарылган Г.Тукай, А.Алиш әсәрләре җыентыклары, «Сайра, сандугачым» сериясеннән балалар өчен җыр китаплары, танылган шәхесләрнең, язучыларның канатлы гыйбарәләрен, хикмәтле сүзләрен, афоризмнарын туплаган «Татар акылы» (2002), «Матбугат йорты – гомер китабы» (2006 ), «Аккош күле – илһам аланы» (2007) исемле басмалар – болар һәммәсе дә Л.Гыйззәтуллинаның турыдан-туры катнашында һәм аның зәвыклы мөхәррирлек каләме булышлыгы белән мәйданга килгән әдәби мирас хәзинәләредер.

Аның хезмәт җимеше булган китаплар – республика «Ел китабы» конкурсының даими дипломантлары.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты

«Казанның 1000 еллыгы» медале

1996 елдан Татарстан һәм Россия Журналистлар берлеге әгъзасы.

1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Төп тәрҗемә китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Радзиевская С. Урман әкияте: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 168 б. – 15000 д.

Сладков Н. Баллы яңгыр: әкиятләр, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 255 б. – 15000 д.

Куян күчтәнәче: рус халык әкиятләре. – Казан: Мәгариф, 1998. – 95 б. – 3000 д.

Толстой Л. Хаҗи Морат: повесть. – Казан: Мәгариф, 2000. – 207 б. – 2000 д. Бармак малай: рус халык әкиятләре. – Казан: Мәгариф, 2006. – 40 б. – 2000 д. Әтәчкәй – алтын кикриккәй: рус халык әкиятләре. – Казан: Мәгариф, 2007. – 48 б. – 2000 д.

Андерсен Һ. Унике сәяхәтче: әкиятләр. – Казан: Мәгариф, 2008. – 175 б. – 2000 д.

Нәниләргә бүләк: балалар өчен шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 127 б. – 10000 д.

Күгәрченем, син дә гөрлә...: балалар өчен җырлар. – Казан: Мәгариф, 1994. – 127 б. – 15000 д.

Татар акылы: татар язучылары афоризмнары / соавт. А.Яхин, Л.Шәрифуллина. – Казан: Мәгариф, 2002. – 207 б. – 3000 д

. Йокы әкиятләре: татар халык әкиятләре. – Казан: Мәгариф, 2004. –119 б. – 3000 д.

Тукай Г. Сагыныр вакытлар: балалар өчен шигырьләр, шигъри әкиятләр, автобиографик истәлек. – Казан: Мәгариф, 2006. – 207 б. – 3000 д

Матбугат йорты – гомер китабы: истәлек-хатирәләр. – Казан: Мәгариф, 2006. – 271 б. – 1000 д.

Таныш көйләр: 50–60 нчы еллар татар прозасы. – Казан: Мәгариф, 2007. – 415 б. – 2000 д.

Аккош күле – илһам аланы: истәлек-хатирәләр. – Казан: Мәгариф, 2007. – 191 б. – 1000 д.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәйзуллина М. Күгәрченем, син дә гөрлә... // Шәһри Казан. – 1995. – 17 гыйнв.

Шәрифуллина Л. Сабыйларга куян күчтәнәче // Мәгърифәт. –1998. – 12 дек. Нурмөхәммәт Т. Люция 21 нче гасырга атлый // Шәһри Казан. – 1999. – 12 март.

Зыятдинова Ф. Үлми торган кеше // Мәдәни җомга. – 2001. – 24 авг.  Миннибаев К. Золотой век // К.Миннибаев. Перевод – это искусство. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2004. – С. 65–67