Шәмсетдинов
Внешний вид
Шәмсетдинов — татар фамилиясе. Гарәп теленнән кергән Шәмсетдин (Шәмс-әд-дин) («Диннең кояшы») исеменнән ясалган.
- Абдулла Шәмсетдинов (1870-1937), сәүдәгәр, Әсәдуллаев йортын (Мәскәү) төзетүчеләрнең берсе.
- Кәшаф Шәмсетдинов (1909-1993), химик-технолог, Казан мех комбинаты (хәзерге «Мелита» АҖ) баш инженеры (1953 елдан), ССРБ дәүләт премиясе (1951).
- Исмай Шәмсетдинов (1910-1982), композитор, ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1966), ТАССР халык артисты (1981).
- Гали Шәмсетдинов (1915-1944), Советлар Берлеге Каһарманы (1945, вафатыннан соң).
- Ясыйр Шәмсетдинов (1918-1996), ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1968), ТАССР мәдәният министры урынбасары (1953-1962), Галимнәр йорты директоры (1978-1991), Салих Сәйдәшев музее директоры (1991-1996).
- Габделхак Шәмсетдинов (17.08.1946), журналист, мөхәррир, «Ватаным Татарстан» газетасының (1996 елдан), «Мәгариф» журналының баш мөхәррире (2003-2013).
- Николай Шәмсетдинов (1949), рус телле шагыйрь, Россия язучылары берлегенең Төмән бүлекчәсе идарәсе рәисе (1994 елдан).
- Рушан Шәмсетдинов (1946), рәссам-график, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1997), ТКН баш рәссамы (1993 елдан).
- Солтан Шәмси (Шәмсетдинов) (1946), язучы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (1996).
- Валерий Шәмсетдинов (1947), химик-технолог, «Түбән Каманефтехим» ААҖ бутилкаучук хаводы баш инженеры (1978 елдан), «Татнефть-Түбән Каманефтехим-Ойл» ҖЧҖ директоры, фән һәм техника өлкәсендә ТР дәүләт премиясе (1994).
- Хәмит Шәмсетдинов (1949-2009), Гафури театры актеры, РФ атказанган, БАССР халык артисты.
- Хазбулат Шәмсетдинов (1954), журналист, «Вечерняя Казань» газетасының шеф-мөхәррире (1991 елдан).
- Ринат Шәмсетдинов (22.05.1972), Тинчурин театры артисты, ТР атказанган артисты.
- Марсель Шәмсетдинов, сәясәтче, ПАРНАС фиркасе.
- Мәсгудә Шәмсетдинова (1955), композитор, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1993) (АКШ).
Сүзнең яки сүзтезмәнең мәгънәләре исемлеге. Сез монда башка мәкаләдән эләккән булсагыз, зинһар, кире кайтып сылтаманы тикшерегез. Ул мәкаләгә сылтарга тиеш. |