Казан католик гыйбадәтханәсе
Католик чиркәве | |
Ил | Россия |
шәһәр | Казан |
Дин | Христиан дине |
Кайсы дини агымга карый | Католик дине |
Бина төре | чиркәү |
Төп даталар: | |
Халәте | гамәлдә |
Сайт | Рәсми сайт |
Казан католик гыйбадәтханәсе, Казанның Изге Хачны Күтәрү гыйбадәтханәсе (фр. Église de l'Exaltation de la Sainte-Croix (Kazan), итал. Chiesa dell'Esaltazione della Santa Croce (Kazan'), рус. Храм Воздвижения Святого Креста) — Татарстанның башкаласы Казан шәһәрендә Островский урамы, 73 йортта урнашкан рим-католик чиркәве гыйбадәтханәсе. Изге Климент епархиясенең (үзәге Сарытауда) Башкортстан-Ырынбур-Татарстан деканаты карамагында.
Камил Сүз җәмгыяте руханилары җитәкли.
Гыйбадәтханәдә рус, француз телләрендә хезмәт күрсәтелә[1].
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Казанда чыгышлары белән Алманиядән һәм Балтыйк буеннан булган католик дине тарафдарлары XVIII гасырда төпләнә.
- 1835 елда Казанда поляк руханилары җитәкчелегендәге даими католик җыены оеша. Беренче елларда дини йолалар шәхси йортларда башкарыла.
- 1855 елда рухани Остиан Галимский католик чиркәве төзергә рөхсәт сорый.
- 1857 елда, янәшәдәге йортлардан аерылып тормау һәм тышкы кыяфәте белән католик чиркәвенә охшамау шарты белән, католик чиркәве төзүгә рөхсәт бирелә.
- А.И. Песке проекты буенча эшләнгән таш чиркәү 1858 елның 1 ноябренда рәсми ачыла.
- 1897 елгы халык исәбен алу мәгълүматы буенча, Казан губернасында 2 024, Казанда 1 760 католик дине тарафдары яшәгән.
- Казан университеты профессорлары арасында католиклар да булган.
- Россия императоры Николай IIнең 1905 елда чыккан «Дини түземлек нигезләрен ныгыту турында»гы указына нигезләнеп, Казан католик гыйбадәтханәсен инженер Л.К. Хрщонович проекты буенча үзгәртеп коралар.
- 1908 елның 14 сентябрендә яңартылган гыйбадәтханәдә приход мәктәбе ачыла.
Инкыйлабтан соң
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Совет хакимияте урнашкач, гыйбадәтханә эшләвен дәвам итә. 1921 елда Идел буе ачыгучыларына ярдәмгә дип, гыйбадәтханәнең милке тартып алына. 1927 елда чиркәү ябыла. Бина А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты лабораториясенә бирелә. Тарихи бинада аэродинамик торба урнаштырыла.
Яңа тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1995 елда Казанда католик дине тирле оешмасы торгызыла, рәсми теркәү үтә. Аэродинамик торбаны күчереп булмау сәбәпле, шәһәр хакимияте тарихи католик гыйбадәтханәсен диндарларга кайтарып бирми. Мессалар шәхси фатирда (Щапов урамы, 5) уздырыла.
- 1997-2016 елларда Казан католик дине җирле оешмасының рухи атасы — Диогенес Уркиза (13.07.1966), аргентиналы[2]. Ул 2016 елның сентябреннән Сарытауга баш викарий итеп билгеләнгән[3]. 2016 елның сентябреннән католик рухание итеп Рим папа университетын тәмамлаган Алексей Старцев (Чаллы) билгеләнә[4]
- 1998 елдан Казан католиклары, чит илләрдәге (Алмания, Италия, АКШ) католик оешмалары ярдәме белән, Арча зиратындагы кәшәнәне (часовня) яңартып, файдаланалар[5].
- 1999 елда Казан шәһәре хакимияте католикларга, яңа чиркәү төзү максатында, шәһәр үзәгендә Островский урамы һәм Әйдинов урамы кисешкән чатта җир кишәрлеге бүлеп бирә.
- 2005 елның 11 сентябренда нигез ташы салына.
- 2008 елның 29 августында яңа гыйбадәтханә ачыла.
- 2013 елның 21 июнендә Казанда Универсиада авылының Диннәр үзәгендә католик кәшәнәсе ачыла [6].
- Гыйбадәтханәдә өлкәннәрне, балаларны катехизислау башкарыла, яшьләр очрашуы уздырыла, хор эшли, чит телләр өйрәнелә, театр күрсәтелә, «Каритас» иганәчеләр фонды эшли, үз китапханәсе бар, газета чыгарыла.
Бина
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Классицизм стилендә корылган бина тышкы кыяфәте белән Казанның тарихи католик чиркәвенә охшаган. Өстән караганда, бина хачны хәтерләтә. Керү юлында дүрт колонналы портик урнашкан. Ян-якта 2 дүрткырлы, ике яруслы чиркәү манарасы бар. Бина эчен бизәгәндә ак гранит кулланылган. 10 витраж тәрәзә ясалган. Түрдә биеклеге 4, киңлеге 3 м булган агач хач тора. Италиядә эшләнгән оргáн урнаштырылган.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Казанның истәлекле урыннары | ||