Шәмил йорты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Истәлекле урын
Шамил йорты
Kazan-shamil-house.jpg
Шәһәр Казан
Мигъмари эслүб эклектика
Лаихә авторы Генрих Руш (архитектор),
Ф. Р. Амлонг (архитектор)
Төзелеш 18631865 еллар
Халәт Калып:Культурное наследие РФ 4
Русия гербы Русия Федерациясе мәдәни мирасы, объект № 1600201000объект № 1600201000

Шәмил йортыКазанның тарихи үзәгендә - Иске Татар бистәсендә урнашкан, XX гасыр башында эклектика ысулында үзгәртеп корылган бина. мигъмарият һәйкәле һәм регион (җөмһүрият) әһәмитендәге мәдәни мирас объекты булып исәпләнә.

1986 елдан бинада Тукайның Әдәби музее эшли.

Сурәтләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шамил йорты – ике катлы кирпеч йорт, мәйданы 430 м². Урта гасырлар Аурупа мигъмарияты шәкелендә җирле халыкның дини карашларына туры килерлек итеп төзелгән. Эклектика милли – романтик модерн белән үрелеп бара. Бинаның төп керү юлы өстендә дивардан чыгып торучы өлеше - эркер (алман. Erker) һәм фасадтан чыгып торучы өлеше - ризалит (ит. risalita) бар. Уң яктагы ярымтүгәрәк эркер флюгерлы биек чатыр белән тәмамлана. Бинаны замокка охшатыр өчен машикули (рус. бойница, варница), аркатура (тат. ялган(сукыр) аркалар), кече манаралар кулланылган.[1]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1863 елда Казанның Иске Татар бистәсендә Юныс мәйданы янында Екатерина урамында I гилдия сәүдәгәр, миллионер, Казанның шәрәфле ватандашы Ибраһим Апаков өчен ике катлы особняк җиткерелә. 1884 елда сәүдәгәрнең бердәнбер кызы 18 яшьлек Мәрьямбану имам Шамилнең өченче улы, генерал, 45 яшьлек Мөхәммәт-Шәфигә кияүгә чыга. Ике катлы бина аларга туй бүләге итеп бирелә.

1902 елгы янгыннан бина зыян күрә.

1903 елда Федор Амлонг һәм Генрих Руш үзгәртеп кору үткәрәләр.

1906 елда Мөхәмәт-Шәфи Шамил Кисловодскида йөрәк өянәгеннән кинәт вафат булгач, Бибимәрьямбану кызлары белән Санкт-Петербургка күчә. Йортны 25 яшьлек II гилдия сәүдәгәр Ибраһим Вәлиуллинга сата. Ул бинада кәнфит фабригы ачып җибәрә. 1919 елда йортны тартып алалар һәм 1981 елга хәтле торак фатирлар итеп файдаланалар.[2]

1981 елда тарихи һәм мигъмари һәйкәл дип игълан ителә.[3]

1986 елда Габдулла Тукайның тууына 100 ел тулуны билгеләп үту кысаларында, бинада Тукайның Әдәби музеен ачалар.[4]

2006 елда бинаның тышкы ягы төзәтелә.

2011 елда бинаның эчке өлешендә реставрация эшләре башкарыла.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Казан халкы баштарак 1849 елда мигъмар А. Песке төзегән йортны (Профсоюз урамы,32) «Шәмил йорты» дип йөрткән. Ул йортны М.-Ш. Шәмил сатып алган булган һәи Иске Татар бистәсенә күчкәнче (1884) шул йортта яшәгән.
  • Шәмил йортында туып үскән Фатыйма-Зөһрә Санкт-Петербургта инкыйлабчы Мөхәммәт-Али (Махач)[5] Дахадаев белән танышып, кияүгә чыга. Балалары булмау сәбәпле, Фатыйма-Зөһрәне аергач, Махач аның сеңлесе Нәфисәгә өйләнә.[6]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Беляев А.Б. Историческая генеалогия татарского народа. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012. ISBN 978-5-298-02215-6

2. Казань в памятниках истории и культуры / Под ред. С. С. Айдарова, А. Х. Халикова, М. Х. Хасанова, И. Н. Алиева. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1982.

3. Багаутдинова Д. Б. Музей Габдуллы Тукая в Казани. — Казан: Татарстан китап нәрияты, 1989.

4. Салихов Р., Хайрутдинов Р. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII — начало ХХ веков). — Казан: ФЕСТ, 1995.

5. Музеи Габдуллы Тукая в Татарстане. — Казан, 2006.

Сылтама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рөстәм Ахуновның Казан турындагы сайты

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар дөньясы
  2. Татар дөнясы гәҗитеннән
  3. ТАССР Министрлар шурасы карары № 601 1981 елның 23 октябре
  4. решение Татарского обкома КПСС от 30 мая 1984 года
  5. Махачкалага исем шуның хөрмәтенә бирелгән
  6. «Лица - в истории, История — в лицах», « Дагестан» журналы, 2005.
Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани