Иске Таш мәчет
| Иске Таш мәчет | |
|---|---|
| Нигезләнү датасы | 1802 |
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Казан |
| Урам | Мәҗит Гафури урамы |
| Урын | Яңа татар бистәсе |
| Мәдәни мирас һәйкәлләре исемлегенә керә | Казандагы мәдәни мирас объектлары исемлеге (2 нче бүлек)[d] |
| Мирас статусы | федераль әһәмияттәге Россия мәдәни мирас объекты[d][1] |
| Ирешү | улица Мазита Гафури, 34-а |
![]() | |
Иске Таш мәчете (Тугызынчы мәчет, Яңа Бистә мәчете) — Казанның тарихи мәчетләренең берсе, федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объекты. [2]Яңа Татар бистәсендә урнашкан.
Имамнары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Беренче имам — Надир Шәйморатов
- Икенче имам — Рамил Юныс (2018 елдан)[3]
Исеме
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Риваятьләргә күрә мәчет 1552 елда Казанны рус гаскәрләреннән яклап һәлак булган көрәшчеләр каберендә төзелгән. Кабер зур иске таш белән билгеләнгән булган.
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мәчет 1802 елда беренче гильдия сәүдәгәре Габдулла Үтәмешев акчасына төзелә.[2] 1830 елда Александр Шмидт проекты буенча реконструкция үтә. Мәчет 1930-елларда ябыла. Совет чорында бина мех фабрикасы склады, госпиталь, сәнгать мәктәбе өчен файдаланылган. 220 ел элек куелган 26 метрлы манарасы җимерелми калган. [2] 1994 елдан янә мәчет булып кулланыла башлый.
Яңарту
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2023 елда федераль финанслау хисабына мәчетне яңарту-төзекләндерү эшләре алып барыла, 2023 елга инвестиция күләме якынча 50 млн сум тәшкил иткән. Фасад эшләре 2023 елның кышына кадәр, реставрация һәм эчке эшләр 2024 елның җәенә төгәлләнер, дип уйланыла. Мәчеттән ерак түгел аерым мәдрәсә һәм хәләл кафе төзелә. [2]
2023 елның июлендә, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе карамагындагы Җирдән файдалану һәм төзелеш комиссиясе тәкъдиме буенча һәм иҗтимагый фикер алышулар нәтиҗәләре нигезендә, Казан хакимияте мәчеткә Мехчылар (Меховщиков) урамындагы 2152 кв.м мәйданлы җир участогын файдалануга бирә.[4]
Татар халкы каһарманнарына һәйкәл
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Быел Хәтер көне мөһим вакыйга белән истә калды – җомга намазыннан соң җыелган халык “Иске таш” мәчете янәшәсендә киләчәктә “Татар халкы каһарманнары истәлегенә” дигән мемориаль стела урнаштыру урынында символик таш куюда катнашты. Бу уңайдан аксакаллар Коръән аятьләре укыды һәм татар халкының шәһит булып киткән уллары рухына дога кылды.[5]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Постановление Совета министров Татарской АССР № 591 от 30.10.1959
- 1 2 3 4 Казанда XIX гасырда төзелгән Иске Таш мәчетен реставрациялиләр. Татар-информ, 17.04.2023
- ↑ Рамил Юныс Иске Таш мәчетенә икенче имам итеп билгеләнгән. Азатлык радиосы, 11.12.2018
- ↑ Казан хакимияте «Иске Таш» мәчетенә 2,1 мең квадрат метр мәйданлы җир бирде. Татар-информ, 13.07.2023
- ↑ Шәүвәл аеның 13нче көнендә Казанда Хәтер көне узды. Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте Матбугат хезмәте (2025 елның 11 апрель). 2025 елның 15 октябрь көне тикшерелгән.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
| Казанның истәлекле урыннары | ||

