Яңа Минзәләбаш мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яңа Минзәләбаш мәчете latin yazuında])
Мәчет
Гыйният мәчете
Яңа Минзәләбаш мәчете
Ил Россия
авыл 423368 Татарстан, Сарман районы, Яңа Минзәләбаш, Яңа Минзәләбаш ур., 22а
Координатлары N 55° 2' 31.8372" E 52° 42' 8.8416"
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Сарман районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы түбәсендә урнашкан мәчет
Нигезләнгән 2015
Төзелеш еллары 20202021 еллар
Төп даталар:
2020 (төзелеш башлану)
2021 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Яңа Минзәләбаш мәчете, рәсми исеме Гыйният мәчетеТатарстанның Сарман районы Җәлил шәһәр бистәсе шәһәр җирлеге составындагы Яңа Минзәләбаш авылында 2021 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында. [1] Мәчет Яңа Минзәләбаш авылына нигез салган Гыйният карт исеме белән аталган.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1923 елда Чаллы кантоны Карамалы волосте Иске Минзәләбаш авылының [2] Гыйният исемле кешесе Минзәлә елгасы башланган урында [3] урнашкан Яңа Минзәләбаш авылы буласы урынга беренче казык кага, 1924 елда күченеп килә.[4]

2008 елда Гыйният картның оныгы Әнәс авылның Яңа Минзәләбаш урамы башында торган иске йортын (буш торган ихатасы белән) мәчет итеп файдалану өчен мөселман җәмгыятенә бирә. Татнефть АҖ ярдәме һәм халыкның тырышлыгы белән йорт мәчет итеп үзгәртелеп, ярты елдан ишекләрен ача, 2009―2020 елларда халыкка иман нурын чәчә.

2020 елда мөселманнар иске мәчет янәшәсенә зуррак мәчет салу кирәклеге турында фикергә киләләр. 2021 елның май аенда яңа мәчет ачыла. Әлеге мәчет шушы авыл кешеләреннән җыелган иганә акчасы, шулай ук чит дин тотучыларның матди ярдәмендә төзелә. Себердә эшләүче авылдашлары мәчет төзелешенә шактый өлеш кертә.

Яңа мәчет бер катлы, манарасы бинаның түбәсендә керү юлы өстендә күтәрелгән, бина һәм манара ачык төстәге сайдинг белән тышланган, бина газ белән җылытыла, тәһарәт бүлмәсе бина эчендә. Мәчеткә арткы яктан ялгап, ифтар ашлары үткәрү өчен залы булган янкорма төзелеп бетеп килә. Сарман районы Җәлил бистәсенә терәлеп торган (аралары 3 км) [5] авылның мәчетенә җомга намазларына унлап кеше йөри.

2021 елдан яңа мәчет имамы – Хәмзә улы Рәмзә хәзрәт Нигъмәтуллин. [6]

Яңа Минзәләбаш авылында бүгенге көндә дә манаралы ике мәчет янәшә басып тора. Әмма йорт хуҗасы вафат булган, иске мәчет бинасы сүтелеп, урынында яңа йорт салырга җыеналар.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. Казан, 2020.
  • Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 97нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]