Нур (мәчет, Зәй)
Нур | |
Дәүләт | Россия |
---|
Мәчет | |
Нур
Таҗетдин Ялчыгол исемендәге мәчет | |
Зәй шәһәренең «Нур» мәчете | |
Ил | Россия |
Шәһәр | 423520, Татарстан, Зәй, Т. Ялчыгол ур., 16 |
Координатлары | 55.317231, 52.064289 |
Дин | Ислам |
Мәхәллә | ТР МДН Зәй районы мөхтәсибәте |
Бина төре | манарасы түбәсендә булган мәчет |
Төзелеш еллары | 1990—1994 еллар |
Төп даталар: 1990 ― нигез салу
1993 ― ярымай урнаштыру 1994 ― ачылу | |
Халәте | гамәлдә |
«Нур», 1996 елдан Таҗетдин Ялчыгол исемендәге мәчет ― Татарстанның Зәй шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). ТР МДН карамагындагы Зәй мөселман дини җәмгыяте җаваплылыгындагы оешма. 1996 елның 28 апреленнән татар дин әһеле, тарихчы, язучы Таҗетдин Ялчыгол (1768―1838) исемен йөртә.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1960-еллар башында шәһәр аксакаллары мөселман зиратын булдыруны, аңа юл, күперләр салдыруны кайгырталар. Җомга намазлары, Ураза бәйрәме, гает намазлары зиратта (яки шәхси йортларда) укыла. Мулла вазифасын 1960-елларда Салих, Зәйнетдин исемле, 1970-елларда Йосыпов фамилияле мөселманнар, 1980-елларда Әхкәметдин Искәндәров, 1989 елның июненнән Мөнир Заһидуллин алып барган.
1988 елның 17 августында Зәй гражданнары халык депутатларының шәһәр советы башкарма комитетына мөселман җәмгыятен теркәү буенча гариза кертә. 1989 елның 29 декабрендә 24 аксакал, шәһәр советы депутатлары Р. Г. Гыйбадуллин һәм Г. Г. Таҗетдинов катнашында мөселман җәмгыятенең беренче оештыру җыелышы уза. Җәмгыять шурасы рәисе итеп Мөнир Заһидуллин сайлана. 1990 елның февралендә Зәй шәһәренең мөселман җәмгыяте Татарстан АССР Министрлар Советы каршындагы Дин эшләре буенча комитетта теркәлү үтә. 1990 елның маенда Зәй шәһәр советы мәчет төзү өчен җир кишәрлеге бүлеп бирә. Шул ук вакытта мөселман җәмгыяте Европа һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәтендә 230нчы сан белән теркәү уза. Мәчет өчен бүленеп бирелгән җирдә гыйбадәтләр кылу оештырыла башлый.
1990 елның 4 ноябрендә мөселман җәмгыяте рәисенең төзелеш буенча урынбасары Раиф Хафизов белән «Сельстрой» ПМК прорабы Ф. Ханов җитәкчелегендә тантаналы төстә булачак мәчетнең беренче нигез ташы салына. Тантанада халык депутатларының Зәй шәһәр советы башкарма комитеты рәисе Валериан Демьян улы Некратов (1950―2007), халык депутатларының Зәй район советы башкарма комитеты рәисе М. Камалюков, шәһәрнең сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һ. б. шәһәрләрдән мөселманнар катнаша [1].
Шул елда мәчетнең нигезен күтәрү эшләре төгәлләнә. 1991 елның гыйнварында мәчет төзү мәсьәләсе буенча мәхәллә җыены уза һәм яңа совет сайлана.
Мәчет төзелешенең матди чыгымнарын шәһәрнең эре сәнәгать предприятиеләре һәм оешмалары: модульле металл конструкцияләре һәм автоагрегат заводлары, район һәм шәһәр хакимиятләре, шулай ук иганәче гражданнар күтәрешә.
1991 елның 6 сентябреннән мәчетнең имамы вазыйфасына Габдулла хәзрәт (Габдулла Әгъләметдин улы Әгъләмов) керешә.
1993 елның 7 октябрендә мәчетнең манарасына ярымай куела. Ярымай, манарага менүче баскыч проекты авторы ― Альберт Гайсин[2].
1994 елның 26 августында мәчет рәсми рәвештә ачыла. Тантанада Үзәк диния нәзарәте мөфтие Тәлгать Таҗетдин катнаша.
1996 елда мәчеткә һәм мәчет урнашкан урамга Таҗетдин Ялчыгол исеме бирелә. Зәй районының беренче имам-мөхтәсибе Әнәс Салих улы Салихов ттырышлыгы белән Зәй мәхәлләсе һәм мәчет Европа һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәтеннән ТР МДН карамагына күчерелә.
2011 елдан, мәчет ачылуның 20 еллыгына (2014 елның 26 августы) багышлап, бинага ремонт ясала: мәчетнең су үтә торган түбәсе алыштырыла, идән җылытыла, керү-чыгу ишекләре, беренче кат тәрәзәләре яңага алыштырыла, тәһарәтханә зурайтыла[3], гыйбадәт залына 54 лампочкалы өчъяруслы бәллүр люстра эленә.
Сез матур мәчет салгансыз. Тышкы яктан ― компактлы, эчтән ― тыйнак, шул ук вакытта иркен. Бина традицион татар-болгар архитектурасы стиленә җавап бирә[4] Рабит Батулла, язучы
|
Имамнар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1991―1995 елларда ― Габдулла Әгъләметдин улы Әгъләмов
- 1995―2000 елларда ― Әнәс Салих улы Салихов
- 2000 елдан ― Риф (Гарифулла) Мөхәммәт улы Кашапов[5]
- 2016 елдан ― Фатих Фәрит улы Нуруллин
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Главной мечети Заинска - 25 лет(рус.)
- ↑ Заинская энциклопедия (гл. редактор–составитель В. С. Малахов). Казань: Издательство Реноме, 1994, стр. 180-181.(рус.)
- ↑ Мечеть «Нур» готовится к 20-летию. islam-today.ru, 17.12.2013(рус.)
- ↑ Мечеть с двадцатилетней историей. ТР МДН сайты, 23.10.2014
- ↑ Роза Илалтдинова. Главной мечети Заинска – 25 лет. Новости Заинска, 9.11.2019
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Нур». // Заинская энциклопедия (гл. редактор–составитель В. С. Малахов). Казань: Издательство Реноме, 1994, стр. 180-181.(рус.)
- Гариф Мәрданшин. «Нур» мәчете: төзелеш тарихы (китап).
- Роза Илалтдинова. Главной мечети Заинска – 25 лет. Новости Заинска, 9.11.2019
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә. |