Зәй автоагрегат заводы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәй автоагрегат заводы latin yazuında])
Зәй автоагрегат заводы
Аккурайд Уилз Руссиа
Элеккеге исемнәр
Зәй көпчәк заводы (1972―1982)
КамАЗ-Автоагрегат (1994―2004)
КамАЗ-Автотехника (2004―2011)
Мефро уилз Руссия ― Зәй заводы (2011―2018)
Нигезләнгән 1972 ел
Штаб-фатир 423523, РФ, ТР, Зәй шәһәре, Автозавод ур., 11
Төп затлар
Иван Сергеевич Жустров, башкарма директор
Продукциясе
йөк һәм җиңел автотранспорт өчен тәгәрмәч продукциясе (дисклар һәм комплектлау әйберләре)
Хезмәткәрләр саны
5 мең
787↓ (2020)[1]

Зәй автоагрегат заводы, 1982―1994 елларда: «КамАЗ» акционерлык җәмгыятенең Зәй автоагрегат заводы (рус. Заинский автоагрегатный завод акционерного общества «КамАЗ»), 1982 елның 1 мартына кадәр: Зәй көпчәк җитештерү заводы (рус. Заинский завод по производству колес), 1994 елдан: «КамАЗ-Автоагрегат» ЯАҖ, 2004 елдан: «КамАЗ-Автотехника» ААҖ, 2011 елдан: «Мефро уилз Руссия ― Зәй заводы», 2018 елдан: «Аккурайд Уилз Руссиа» ― Татарстанның Зәй шәһәрендә урнашкан, КамАЗ, Жигули маркалы автомобильләр, җиңел трактор прицеплары өчен тәгәрмәчләр, ерактан идарә итү аппаратлары һ. б. җиһазалар чыгару өчен махсуслашкан завод. 1971–2011 елларда КамАЗ АҖ бүлендек оешмасы. Предприятие «ИнноКам» Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында катнаша. [2].

Тышкы рәсемнәр
Завод тарихыннан фотосурәтләр.
КамАЗ-Автотехника дирекциясе бинасы

Урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Завод Зәй шәһәре территориясендә, Куйбышев тимер юлының БөгелмәӘгерҗе линиясендәге Зәй тимер юл станциясеннән 2,5 км, Яр Чаллы пристаненнән 65 км читтә урнашкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Автоагрегат заводы (тәгәрмәч җитештерү заводы) Яр Чаллыда КамАЗ заводы төзелү уңае белән, СССР Министрлар Советының 1969 елның 7 октябрендәге 796нчы санлы карары белән проектлана башлаган.

Заводта елына 8 миллион данә төрле модификациядәге тәгәрмәч һәм КамАЗ автомобильләрен җитәрлек күләмдә тәэмин итәрлек ерактан идарә итү аппаратлары (рус. АДУ, аппаратура дистанционного управления) җитештерү планлаштырыла.

Татарстан АССРның Зәй бистәсе СССР Министрлар Советының 1970 елның 17 декабрендәге «КамАЗны комплектлау эшләнмәләре белән тәэмин итү өчен Минавтопромның заводларын төзү һәм реконструкцияләү турында» 1000нче санлы карары буенча тәгәрмәч җитештерү заводын төзү урыны итеп билгеләнгән.

1971 елның февралендә завод төзү мәйданнары итеп XXI партсъезд исемендәге күмәк хуҗалык (рәисе А. Т. Карпов) җирләре сайлап алына. Июль аенда төзелеш мәйданнары Перцовка авылына якынрак җиргә күчерелә.

Тәгәрмәч җитештерү заводының техник проектларын «Гипроавтопром» белгечләре эшләгән. Беренче чиратта, ике төп корпусны: 62 мең кв. км җирдә тәгәрмәч корпусын һәм 20 мең кв. км җирдә механика―җыю корпусын торгызу күз уңында тотыла. Завод төзелешенә (алдагы үсешне күздә тотып) барлыгы 54,6 га җир бүлеп бирелгән.

1972 елның 4 маенда булачак завод төзелеше мәйданында «Камгэсэнергострой» төзелеш идарәсенең «Теплоэнергострой-1» коллективы (башлыгы П. М. Мелих) тарафыннан заводны төзи башлауга багышланган тантаналы митинг уздырыла. Бу көн Зәй көпчәкләр җитештерү заводын төзи башлау көне дип санала[3].

1973 елның декабрь ахырында механика―җыю цехының беренче колоннасы урнаштырыла. Зәй заводын төзү темплары КамАЗның төп заводларын төзү темпларынннан калышу сәбәпле, ерактан идарә итү аппаратлары (АДУ) төп өлешләрен вакытлыча корылган мәйданчыкларда, ә КамАЗ автомобильләре өчен тәгәрмәчләрне вакытлыча Чиләбе кою-пресс заводында җитештерәләр.

1975 елның октябрендә Зәй заводы яңа КамАЗ автомобильләрен комплектлау өчен беренче ерактан идарә итү аппаратлары чыгара башлый һәм 1976 елның 16 февралендә ачылган КамАЗның төп конвейерының беренче чиратын өзлексез тәэмин итүгә керешә. Зәй заводында эшләгән слесарь А. И. Барабанов, көйләүчеләр В. И. Ильин һәм И. А. Якупов, электромонтажчы В. Н. Маличенко 1нче санлы КамАЗ автомобилен җыюда катнашу һәм аның янында фотога төшү хокукы ала.

1976 елның сентябрь―октябрендә, җитештерүне туктатмыйча, ерактан идарә итү аппаратларын җыюны вакытлы мәйданчыклардан механика―җыю цехының төп мәйданчыгына күчерәләр.

1978 елның августында ике (Воронежда һәм Көнбатыш Алманиянең «Кизерлинг» фирмасында җитештерелгән) ярымавтомат линиядә заводның төп продукциясе ― КамАЗ автомобильләре өчен 7,0 – 20 модельле тәгәрмәчләр җитештерелә башлый. Тәгәрмәч дискларын буяу Алмания Демократик Җөмһүриятеннән кайтарылган мичләрдә башкарыла.

1980 елның октябреннән заводның тәгәрмәчләр цехында КамАЗ автомобильләре өчен (элегрәк Мичуринскида җитештерелгән) май насослары җитештерү башлана.

1981 елның гыйнварыннан «КамАЗ-4310» (ru) автомобильләре өчен югары үтүчән көпчәкләр (рус. колеса повышенной проходимости) чыгарыла.

КамАЗ-4310

«Кировец» маркалы авыр трактор прицеплары өчен 330―462 модельле көпчәкләр җитештерү линиясе монтажлана.

1983 елда Жигули маркалы автомобильләр (ru) һәм җиңел трактор прицеплары өчен 152Г―406 модельле тәгәрмәчләр җитештерү линияләре эшли башлый.

Җитештерү күләме арту һәм заводның эшләп килгән мәйданчыклары җитешмәү сәбәпле, 20 мең кв. м мәйданда 2нче санлы механика―җыю цехы ачыла.

Заводның проектта каралган дирекция бинасы һәм лаборатория корпусы төзелеп бетә.

1994 елда Зәй һәм Кама Аланы агрегат заводлары базасында ябык типтагы «КамАЗ-Автоагрегат» акционерлык җәмгыяте оештырыла. Бу вакытта завод КАМАЗ, ОКА автомобильләре өчен төрле тәгәрмәчләр модельләрен чыгара.

Директорлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1971 елның сентябреннән ― Николай Василий улы Романюк
  • 1977 елның июленнән ― Виктор Андрей улы Гаврилов
  • 1979 елның февраленнән ― Константин Илларион улы Косотуров
  • 1983 елның октябреннән 2001 елның апреленә ― Вадим Георгий улы Мишин

  • Илья Давыдов
  • Иван Жустров

Социаль төзелеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәнәгать объектларын төзү белән беррәттән, торак йортлар һәм социаль-көнкүреш һәм мәдәният оешмалары төзелеше алып барлыа. 1978 елның мартында Зәй эшчеләр бистәсенең (1978 елның апреленнән шәһәр) яңа машина төзүчеләр микрорайонында беренче йорт (1―03) төзелеп бетеп, файдалануга тапшырыла. 280 урынлык балалар бакчасы ачыла.

Машина төзүчеләр микрорайоны проектын ТАССР Министрлар Советы каршындагы «Татгражданпроект» интистуты (директор Алпаров, проектның баш инженеры Рогова) белгечләре эшләгән (проект 1971 елның декабрендә расланган).

1981 елның февралендә яңа микрорайонда 1568 укучыга исәпләнгән урта мәктәп (6нчы), ике йорт (1―07, 1―09) сафка баса.

1983―1992 елларда завод көче белән (шәһәр төзелеш оешмаларын да җәлеп итеп) машина төзүчеләр микрорайонында күпкатлы 6 йорт, 3 балалр бакчасы (берсе санаторий тибында), физик тәрбия-сәламәтләндерү комплексы, «Автозаводчы» пионер лагере (кышкы чорда «Ялта-Зәй» ял итү йорты булып хезмәт итә), төрле юнәлештәге кибетләр, көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре, район хастаханәсенең берничә объекты сафка кергән.

Алексеевка авылы янында 1332 га җирдә заводның ит-сөт җитештерү юнәлешендәге ярдәмче хуҗалыгы булдырылган.

Җитештерү структурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Заводның төп бүлекчәләре: тәгәрмәчләр, алкалар, май насослары цехлары, ерактан идарә итү аппаратларын механик-җыю производствосы, термогальваника цехы.

Заводның ярдәмче бүлекчәләре: җиһазалрны ремонтлау цехлары (№ 1 һәм № 2), ремонт-механика цехы, инструмент-штамплау цехы, стоанок төзелеше цехы, җылылык һәм электр көчләре цехлары, транспорт цехы һәм төзелеш идарәсе.

Завод продукциясен төп кулланучылар: КамАЗ заводлары (беренче чиратта, автоҗыю заводы, аннары агрегат һәм двигательләр заводлары) – 2 модификациядә тәгәрмәчләр һәм 116 исемдә ерактан идарә итү аппаратлары китерелә. Шлай ук завод кооперация тәртибендә Россия Федерациясе һәм БДБ иләренең 2 дистә заводына җибәрә.

КамАЗның кою һәм тимер заводларыннан коелма (рус. литьё) һәм заготовкалар, РФның төрле металлургия заводларыннан ― тәгәрмәчнең тимер боҗрасы, һәртөрле алкалар өчен металллопрофиль кайтарыла.

Яңа заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Аккурайд Уилз Руссиа» ― Татарстанның Зәй шәһәрендә урнашкан көпчәк заводы, ААҖ. Accuride Corporation компанияләре төркеменә керә [4]. Барлык сегментларны ― җиңел автомобильләрдән алып авыл хуҗалыгы техникасына кадәр җитештерүчеләр өчен тәгәрмәчләр, тормоз барабаннары, ступица һәм башка запас частьләр әзерли. Зәй заводының төп заказчысы булып КамАЗ кала, шулай ук предприятие УАЗ, Isuzu, Урал, Volvo Trucks, Ford Sollers, МАЗ, GM-Avtovaz, АвтоВАЗ һәм башка эре җитештерүчеләргә продукция чыгара[5].

1975 елда төзелеш башланганнан бирле җитештерү КамАЗ составына керә, ләкин 2012 елда «Камаз-Автотехника»ны Mefro wheels GmbH компаниясе сатып ала. 2018 елда Accuride корпорациясе Mefro wheels GmbH төркемен сатып ала, шуннан соң завод заказчылар белән мөнәсәбәтләрне саклап, Accuride Wheels Europe and Asia структур бүлекчәсенә әверелә.

Бүгенге көндә заводның мәйданы 332 мең кв. м тәшкил итә, ябык мәйдан — 59 мең кв. м. Линияләрнең бер өлеше автоматлаштырылган: дисклар җитештерү тулы автоматлаштырылган һәм сәгатенә 100әр диск чыгара.

«Мефро Уилз Руссиа» заводы Россия базарында көпчәкле продукцияне уңышлы сата. 2014 ел нәтиҗәләре буенча аның күләме 1 миллиард 526 миллион сум тәшкил иткән, бу, «КамАЗ», «НЕФАЗ» (ru), «Автоприцеп-КАМАЗ» кебек предприятиеләрне тәэмин итеп, 2013 ел дәрәҗәсеннән 14% ка артыграк. «VOLVO», «SCANIA», «MAN», «IVECO» автомобильләре өчен «көмеш» төсенә буялган йөк профильле тәгәрмәчләр җитештерү юнәлеше үсә. Зәй заводы «FORD», «RENAULT» кебек җиңел автотранспорт өчен тәгәрмәчле продукция белән тәэмин итүне дә үстерә[6].

Завод мәйданнарында хәзер 2 производство бар: тәгәрмәч дисклары җитештерү (алманнарныкы) һәм базальт җылыткыч җитештерүче «Технониколь» заводы[3].

«Мефро уилз Руссия - Зәй» заводы” ҖЧШ ― Зәй шәһәренең иң зур предприятиесе. 2018 елда биредә 600гә якын кеше хезмәт куя. 2017 ел заводта 2 миллиард 517 миллион сумлык тәгәрмәч продукциясе җитештерелгән. Бу, 2016 ел белән чагыштырганда, 26 процентка күбрәк. Озатылган продукция күләме дә 24 процентка артып, 2 миллиард 542 мең сумга җиткән. Үсеш предприятиенең төп клиентлары тарафыннан заказларның артуы белән бәйле: 2017 елда КамАЗ, Минск (ru) һәм Ижевск (ru) автомобиль заводлары Зәй тәгәрмәчләренә заказларны күпкә арттырган. Җитештерелгән 1 миллион 57 мең тәгәрмәчнең 541 меңе ― җиңел автомобиль тәгәрмәчләре. Предприятиенең төп кулланучысы ― КамАЗның төп конвейерына продукциянең 56 проценты җибәрелә[7]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Заинский автоагрегатный завод (ЗААЗ). // Заинская энциклопедия (гл. редактор – составитель В. С. Малахов). Казань: Издательство «Реноме», 1994, стр. 78-83.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]