Илексаз мәчете (Сарман районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илексаз мәчете (Сарман районы) latin yazuında])


Мәчет
Илексаз мәчете
Ихлас
Ил Россия
авыл 423356 Татарстан, Сарман районы, Илексаз, Совет ур., 27
Координатлары 55°16′00″, 52°40′00″
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Сарман районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы керү юлы өстендә урнашкан мәчет
Нигезләнгән 1999
Төзелеш еллары 19992000 еллар
Төп даталар:
1999 (төзелеш башлану)
2000 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Илексаз мәчете, рәсми исеме Ихлас мәчете (рус. Иляксазская мечеть «Ихлас») ― Татарстанның Сарман районы Илексаз авыл җирлегенең административ үзәге Илексаз авылында [1] 2000 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында. [2]

Тышкы рәсемнәр
Мәчетнең эчке күренеше.
Тышкы рәсемнәр
Мәчет бинасы кыш көне.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда 1820-елларда мәчет булган, чөнки 1829 елгы метрикә кенәгәсе сакланып калган. Билгеле имамнар:

  • 1830 елдан ― Мөхәммәдгол Сәлимов
  • 1831 елдан ― Булатхуҗа Иркәшев (Мортышбаш авылыннан)
  • 1835 елдан ― Шәмгун Габделлатыйпов (Сарманнан), беренче имам
  • 1837 елдан ― Габделхәким Рәхмәтуллин (1808, Илексаз ― 1869), икенче имам, 32 ел мулла вазифасында булган. Аның икенче улы Хәйретдин (1847―1897), Димитарлау мәчете имамы булган.[3]

Азанчылар

  • Мөхәммәдрәхим Бәшир улы (Яңа Имәннән, 1830 елда вафат)
  • Гыйлаҗетдин Мөхәммәдрәхим улы
  • 1859 елдан ― Идрис Ишкуатов (1827 елгы), указлы азанчы (1859 елның 31 мартында 4907нче санлы указ алган), мөгаллим.[3]

1870 ел мәгълүматлары буенча, авылда мәчет, аның каршында мәктәп эшләгән.

1897 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Уфа губернасының Минзәлә өязе Әлмәтмулла волосте Илексаз авылында 1412 кеше (718 ир-ат һәм 694 хатын-кыз) яшәгән, барысы да мөселманнар.

XX гасыр башында биредә 3 мөселман мәхәлләсе булган, 1913 елда 3 мәктәптә 150 укучы белем алган.[4]

Авылда өч мәчет булса да, мәдрәсә беренче мәхәлләдә генә эшләгән. Хәлфә ― Габдерәүф Гайсин (Күтәмәледән).[5]

Татарстан АССР Югары Советы президиумының 1939 елның 23 июнендәге № 41-1373 указы белән Илексаз авылында мәчет ябыла, бинасы уку йорты (изба-читальня) итеп файдалану өчен район башкарма комитеты карамагына тапшырыла. [6]

Мәчет манарасын 1937 елның июнь аенда комсомоллар кискән.[7]

Габделхак, Габделмәҗит муллаларны Себергә кугач, 1994 елга кадәр дини йолаларны Әхмәтзәки мулла, Габдулла Хәбибуллин, Габдрахман Миңлеханов, Габделгафур Габделхаков башкарганнар. Алардан соң ― Рәшит Мифтахов, Фалыйх Хаҗиев, Инсаф Хуҗин. [7]

Яңа бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2000 елда ике катлы кирпеч бинада яңа мәчет ачылган. Бина газ белән җылытыла, су кертелгән. Гыйбадәт залы ~100 кеше сыйдыра, Манарасы бинаның керү юлы өстендә. Имамнар:

  • 2000―2003 елларда ― Салих хәзрәт Хаҗиев
  • 2003―2004 елларда ― Габделгазиз хәзрәт
  • 2004 елдан ― Нәҗип улы Инсаф хәзрәт Хуҗин[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Иляксазское сельское поселение. О поселении
  2. ММО Приход мечети Ихлас с.Иляксаз
  3. 3,0 3,1 3,2 Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 53-54, 92нче бит.
  4. История деревни Иляксаз. Татары без границ
  5. Илсур Фәрхетдинов. Илексазым ― моңлы сазым. 2018.
  6. Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 81нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1
  7. 7,0 7,1 Гөләндәм Хәлиуллина. Илексаз авылы (Сарман районы). Гөләндәм Хәлиуллина ВКонтакте, 17.07.2023

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Список населенных мест по сведениям 1870 года : Калып:Lg. — Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел. — СПб, 1877. — Вып. XLV : Уфимская губерния / Обработан редактором В. Зверинским. — CXXXIX; 1л. карт; 195 с. — (Списки населенных мест Российской Империи).
  2. Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 58-59нчы бит. ISBN 978-5-6044058-7-1
  3. Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 53-54, 92нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

.