Сарысаз-Тәкермән мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сарысаз-Тәкермән мәчете latin yazuında])


Мәчет
Сарысаз-Тәкермән мәчете
Мөхәммәд
Ил Россия
авыл 423373 Татарстан, Сарман районы, Сарысаз-Тәкермән, К. Маркс ур.
Координатлары 55°22'00 / 52°43'60
Дин Ислам
Мәхәллә ТР МДН Сарман районы мөхтәсибәте 
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы түбәсендә урнашкан мәчет
Нигезләнгән 1993
Төзелеш еллары 19931994 еллар
Төп даталар:
1993 (төзелеш башлану)
1994 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Сарысаз-Тәкермән мәчете, рәсми исеме Мөхәммәд мәчете (рус. Сарысаз-Такерманская мечеть «Мухаммад») ― Татарстанның Сарман районы Иске Имән авыл җирлегенә[d] керүче Сарысаз-Тәкермән авылында 1994 елда ачылган ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Сарман районы мөхтәсибәте карамагында.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XIX гасыр башында авылда мәчет булган. Билгеле дин әһелләре:

  • Рахманкол Сәиткол улы (1818 елда вафат), указлы азанчы.
  • 1836 елдан ― Фәтхулла Фәйрүш улы Фәйзуллин, азанчы.
  • 1847 елдан ― Камалетдин Сараев, имам-хатыйп, мөгаллим.
  • 1858 елдан ― Ибраһим Сәгъдетдин улы, имам.
  • Рәхмәтулла Җиһаншин, имам, мөгаллим.[1]

1855 елда җәмигъ мәчете төзелгән. Дин әһелләре:

  • 1886 елдан ― Мөхәммәтхафиз Камалетдин улы (?―1920), имам-хатыйп, мөгаллим.
  • 1896 елдан ― Мөхәммәтсабир Мөхәммәтгали улы, азанчы.
  • 1918 елдан ― Хуҗиислам Миңнехан улы (?―1920), азанчы.
  • 1921 елдан ― Әхмәтзәки Мөхәммәтгәрәй улы (1893, Юлтимер ― 1937), имам.[1]

1920 елга кадәр Уфа губернасы Минзәлә өязе Нөркәй волостена кергән Тәкермән авылында 1870 елда мәчет һәм мәктәп булуы турында искә алына.[2]

1859 елда авылда 824 ир-ат, 1902 елда 619 ир-ат теркәлгән. XIX гасыр уртасыннан авылда мәчет, 1870 елдан аның янында мәктәп булуы билгеле, 1905 елда авылда 2 мәчет теркәлгән.[3]

1902 елда Уфа губерна идарәсе авылда тагын бер мәчет төзергә рөхсәт биргән. Дин әһелләре:

  • 1903 елдан ― Габделкотдус Сәлахетдин улы, имам; Әгъләметдин Гыйззәтулла улы, азанчы.[1]

1877 елда басылган «1870 ел мәгълүматлары буенча торак урыннар исемлеге»ндә («Список населенных мест по сведениям 1870 года») авылда мәчет, мәдрәсә булуы теркәлгән. [4]

«1906 ел мәгълүматлары буенча торак урыннар исемлеге»ндә («Список населенных мест по сведениям 1906 года») авылда 2 мәчет булуы теркәлгән. [5]

Яңа бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1994 елда яңа бер катлы таш мәчет сафка баса. Мәчеткә «Мөхәммәд» исеме бирелгән. Бина газ белән җылытыла. Гыйбадәт залы ~60 кеше сыйдыра. Манарасы бинаның түбәсендә. Җир участогы белән бергә мәйданы 615 кв.м. Имамнар:

  • 1994―2012 елларда ― Нәсәд хәзрәт, имам.
  • 2012 елдан ― Әсхәт хәзрәт Габдрахманов, имам.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 42-43нче бит.
  2. Сарысаз-Такерман (Сарысаз Тәкермән). Институт Татарской Энциклопедии
  3. История деревни Сарысаз-Такирмень. Татары без границ
  4. Список населенных мест по сведениям 1870 года, 1877
  5. Сарсаз-Текирмень. Нуркеевская волость. Генеалогический форум ВГД(рус.)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Список населенных мест по сведениям 1870 года : Калып:Lg. — Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел. — СПб, 1877. — Вып. XLV : Уфимская губерния / Обработан редактором В. Зверинским. — CXXXIX; 1л. карт; 195 с. — (Списки населенных мест Российской Империи).
  2. Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: АО «ИД Казанская Недвижимость», 2020, 79-80нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1
  3. Д. Кашапова, Н. Мәхмүтов, Ф. Салихова. Гасырларны бәйләүче азан авазы. Сарман, 2022, 42-43нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

.