Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте - фәнни җәмгыять. 1878 елның мартында, Дүртенче археологик съезд карары нигезендә Казан университеты каршында оештырыла. Максаты: Идел-Урал төбәге һәм Себер белән Урта Азия халыкларының тарихын, археологиясен һәм этнографиясен өйрәнүче галимнәр эшчәнлеген берләштерү.

Оештыручы әгъзалары: Петр Шестаков (рәис), Сергей Шпилевский (рәис урынбасары), Андрей Лихачев, Николай Загоскин, Дмитрий Корсаков, Николай Фирсов, П.Осокин, Ян Бодуэн де Куртенэ, Александр Штукенберг, Николай Булич, Вилһелм Радлов һәм башкалар (барлыгы 40 кеше).

1878 елда җәмгыятьтә 64, 1886 елда 130 дан артык галим әгъза булып тора (шул исәптә П.Пономарев, Н.Толмачёв, Н.Лихачев, В.Смолин, Николай Катанов, татар галимнәреннән Шиһабетдин Мәрҗани, Гайнетдин Әхмәрев, Сөләйман Гаетев, Һади Атласи һәм башкалар).

Җәмгыять тарафыннан археологик казу-тикшерү эшләре һәм этнографик экспедицияләр оештырыла; археология музее, нумизматика кабинеты, китапханә ачыла, урыс телендә «Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском государственном университете» журналы чыгарыла. 1929 елда эшчәнлеге туктатыла. 1963-1965 елларда шул исемдә яңа җәмгыять эшләп ала.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]