Максим Горький музее (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Максим Горький музее
Нигезләнү елы 1946
Бина төзелгән 1850

Максим Горький музее (Казан) – рус язучысы А.М. Горькийның (18681936) тормыш юлына һәм иҗатына багышланган һәм аның Казан чоры иҗатын күрсәтү һәм тормыш юлын өйрәнү максатында оештырылган коммерцияле булмаган мәдәният оешмасы - музей. Казанның үзәгендә, Максим Горький урамында, 10 йортта (элекке А. Деренков пекарнясы) урнашкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәби - мемориаль музей А.С. Деренковның (18551953) Алексей Пешков (Максим Горький - тәхәллүс) пешекче ярдәмчесе булып эшләгән (1886 елдан) әүвәлге пекарня бинасында урнашкан.

Музей 1940 елның мартыннан эшли. Бина (ХIХ гасыр уртасы) – федерация күләмендә әһәмиятле мигъмарият һәйкәле.

1988 елда язучының 120 еллыгы уңаеннан бинага янкорма төзелә, музейга реконструкция ясала, аның мәйданы киңәйтелә.[1]

Күргәзмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музей коллекциясендә М. Горькийның Казандагы тормышына багышланган мемориаль экспозиция бар. Игътибарга лаеклы экспонатлардан – әдипнең армут агачыннан эшләнгән язу өстәле һәм урындыгы.

1968 елдан рус опера җырчысы, Казанда туган Федор Шаляпинның (1873-1938) тормышына һәм иҗатына багышланган экспозиция дә эшли. Анда җырчыга С.Мамонтов бүләк иткән рояльне, афишаларны, театр костюмын - барысын да кызы Ирина Шаляпина бүләк иткән - күрергә, җырчының тавышын ишетергә була.

Музейда мәдәни чаралар үткәрү өчен лекция залы бар. Анда еш кына әдәби очрашулар, концертлар уздырыла. Музей заллары иркен, әдәби - мәдәни даирәне дә, гади тамашачыларны да үзенә җәлеп итә. 1995 елдан музей каршында «Сукбай эт» («Бродячая собака») исемле әдәби кафе эшләп килә. Анда төрле гаммәви чаралар – квестлар, лекцияләр, театральләштерелгән тамашалар күрсәтелә. Шунда ук рус әдәбиятының билгеле чорына багышланган «Көмеш гасыр шагыйрьләре» («Поэты Серебряного века») даими экспозициясе дә эшли.

Язучы турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

А.М. Горький (Пешков) – күренекле рус язучысы, ССРБ язучылар берлеген оештыруны башлап йөрүче – Казанда 18841888 елларда яшәгән. Тормышының Казанда үткән катлаулы чоры һәм икмәк пешерүче булып эшләгән вакытлары турында үзенең «Минем университетларым» (1923) исемле күләмле әсәрендә бәян итә. Әдипнең Казан чорында авыр физик хезмәт сорый торган эштән башка, тормышта яшәү максатын эзләп бәргәләнүләре, җавапсыз мәхәббәт тарихы, хәтта үз-үзен үтерергә маташу очрагы да(1887) була.

Максим Горький: «Түбән Новгородта бәдәни яктан тусам да, рухи яктан Казанда тудым»

Музей турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музейда язучының култамгасы куелган китапларны күрергә була. Гасырлар кисешкән чордагы Казан тормышын күзалларга ярдәм итүче күп кенә экспонатлар бар.[2]

Эш вакыты – дүшәмбедән якшәмбегә хәтле һәр көнне.

Музей экскурсияләр һәм семинарлар үткәрә:

Аеруча игътибарга лаеклы (раритетлы) әйберләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мәскәү өлкәсендәге Горки дачасыннан алынган язу өстәле һәм кресло;
  • Язу - сызу әсбаплары, шәхси 200 китабы;
  • 1928 елда Казанга килгәндәге киеме;
  • Гасыр башында Түбән Новгородта, Санкт-Петербургта, Ялтада, Каприда (Италия), Соррентода, Финляндиядә төшкән фотографияләре (төп нөсхәләре);
  • Пешков гаиләсенең шәхси әйберләре: Ф.И. Шаляпинның үзе язучыга бүләк иткән фотографиясе; татар язучылары 1928 елда бүләк иткән татар түбәтәе;
  • Ф.И. Шаляпинга С. Морозов бүләк иткән рояль (кызы Ирина ярдәмендә музейга алынган);
  • Ф.Шаляпинның Мәскәүдәге фатирыннан алынган имән өстәлләр, Ш вензеле куелган ашъяулыклар, Римский-Корсаковның Шаляпин үзе уйган барельефы;
  • Шаляпинның Санкт-Петербургтагы фатирыннан алынган тавышы язылган 7 пластинка;
  • Язу - сызу кирәк-ярагы, шәмдәл, кытай каһвә сервизы (кызы Ирина тапшырган);
  • Театр реквизиты: Михаил Глинканың «Патша өчен гомер» операсында Иван Сусанин ролендә уйнаганда кигән итек, чабата; афишалар (Франция, 1909) (оныгы Ирина Морфей (АКШ) тапшырган);
  • Граммофон, фил сөяге башлы таяклар;
  • Тояк формасында ясалган тәмәке көле савыты;
  • 1912 елда фотограф Ситников Шаляпинның «Минем тормышымның битләре» китабы өчен төшергән Казанның фоторәсурәтләре;
  • ХХ гасыр татар язучыларының, Казан артистларының , драматургларының хатлары;
  • Гаяз Исхакый фонды (40 саклау берәмлеге).

Музейның нигезләүчесе: рус язучысы Мария Елизарова (19081994)[4]

Генераль директор – Гөлчәчәк Нәҗипова

Мөдир – Марианна Гаврилова

Адресы: Татарстан, Казан шәһәре, Максим Горький урамы, 10

Ачылу вакыты: 12.03.1940

Бюджет статусы: РФ субъекты, мунииципаль

Оештыру-хокукый формасы: коммерцияле булмаган оешма

Оешма тибы: мәдәни-гаммәви, тикшеренү, укыту

Оешманың классификациясе: шәхси яки мемориал, әдәби

Оешманың мәйданы: күргәзмә мәйданы 1 041 кв.м, вакытлы күргәзмәләр өчен 300 кв.м; фондларны саклау урыны 140 кв.м

Оешмага керә: лекция залы, кафе

Югарыдагы оешма: Татарстан Республикасының Милли музее – М1299

Партнёр оешма – Качалов театрының музее – М3020

Саклау берәмлеге60 000 (төп фондта)

Рәсми бит: http://www.museum.ru/M1813#web

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Л. Агеева М. Елизарова турында.«Казанские истории», №9, 2006 ел;

2. «Казанские истории», № 5 - 6, 2005 ел

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани